-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
ЭССЕДӘН САКЛАНУ ӨЧЕН ТӨП-5 КИҢӘШ!
Без, адәм балаларына, ярап булмый инде. Әле генә яңгырдан, салкын һавадан зарланган идек, хәзер исә “Кайчан бетә бу эсселек?” – дибез. Җәйнең бар яме шул кызу кояш нурларында булса да, югары температурада авыр икән. Кичә дә Казанда температура рекорды куелган.
Эсседән саклану өчен иң беренче киңәш – көндезге сәгать 11дән кичке сәгать 5кә кадәр, кояш бик актив кыздырган вакытта, урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгызга кию турында да онытмагыз.
Икенче киңәш – көнгә суны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минерал су, компот, морс. Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчемлекләрне дә кулланмагыз.
Өченче киңәш - бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга ярамый. Организмны суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, тавык ите, балык ашарга кирәк.
Дүртенче киңәш - троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бу мәслихәт икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәр 15 минут су эчегез. Хәтта теләмәсегез дә моны эшләргә кирәк. Су белән чылатылган яулыкны иңбашларга, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк. Сыланып торган киемнәр кимәгез.
Бишенче киңәш - кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Салкын һава сезгә турыдан-туры исмәслек булсын. Гадәттә кондиционерларда бик күп бактерияләр була, аларның салкын һава белән бергә тәэсир итүе хроник бронхитның кискенләшүенә, пневмониягә китерергә мөмкин.
Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Шуңа күрә биргән киңәшләргә кылак салыгыз! Хәлегез авырайса, тиз арада 03 телефоны буенча ашыгыч медицина ярдәмен, торак пунктларда фельдшер чакырыгыз. Сәламәт булыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз