Логотип Идель
Блоглар

Гөлүсә Закирова. Балыкчы язмалары

Хәтер төпкеленнән балачак хатирәләре калка… Офыклардан төн пәрдәсен ертып, таң яктысы җиһанга үтеп кергән мәлдә, кече яктан әти белән әнинең сөйләшкәннәре шәйләнеп китә. «Йокласын инде, уятма, йокысының тәмле чагы…» «Кичә минем белән барам диде бит, үпкәләр аннан, теге атнада да бүселеп йөрде. Бар, эндәш…» Әтинең коры сүзеннән әни мыштым адымнар белән генә олы якка үтә.

Хәтер төпкеленнән балачак хатирәләре калка… Офыклардан төн пәрдәсен ертып, таң яктысы җиһанга үтеп кергән мәлдә, кече яктан әти белән әнинең сөйләшкәннәре шәйләнеп китә. «Йокласын инде, уятма, йокысының тәмле чагы…» «Кичә минем белән барам диде бит, үпкәләр аннан, теге атнада да бүселеп йөрде. Бар, эндәш…» Әтинең коры сүзеннән әни мыштым адымнар белән генә олы якка үтә.

Сикереп торам да, ипи кисәген кәгазьгә төреп, ишегалдында кармаклар белән маташкан әти янына атылып чыгам. Салкынча. Биек тупылларның ботак очларын гына селеккәләгән таң җиле, мине күрүгә, юлга сикереп төшә, чәчләргә урала, муеннарны кытыклый. Җиңел киенелгән, куырылып киләм. Җил-җил атлап барган әти арка җылысын салып, миңа кигезә. Калкулыктан авыл уч төбендәге кебек күренә. Томан-юрганын ябынган да авыл йоклый әле. Йокласын. Ә без чыклы үләннәрне аралап, инеш-елганың иплерәк урынына тукталабыз. Әти агач ботагына тарттырып бәйләгән кармак җебен сүтеп, ыргагына суалчан кигезеп бирә дә миңа тоттыра… Бакалар хоры концерт бирә. Аларга күктә нокта булып кына очкан тургайлар моңы кушыла. Шуннан… калкавычка карап, әтинең арка җылысына оеп, йокыга киткәнмен. Әтинең: «Әнә, чиртә, ал кармагыңны!» – дигән сүзләреннән уянып китәм дә, куркудан, кармагымны эһ иткәнче тартып чыгарам… Чәнти бармак кадәр чабак балыгы битемә сылана. «Балык капты! Әти! Урра!!!» Әтинең чиләге яртылаш тулы: кызылканат, алабуга балыклары елгасына кире кайтырга омтылып бәргәләнә…

Икенче юлы ул миңа җаваплырак эш йөкләде. Кулда кармак түгел, әти үзе ясаган ятьтмә. Билдән суга төшәбез дә әти ятьмәне су төбенә терәп куеп, сабын миңа тоттыра, үзе бер ун метрлап алга китә дә елга агымына каршы махсус таягы белән суны болгатып, балык куа. Анда булган балыклар мин тотып торган ятьмәгә туп-туры керергә тиеш. Тотып торырга дигәч тә, әйтергә генә җиңел. Дулкында үзем дә дулкынланып басып торам. Әти команда бирү белән, ятьмәне өскә күтәрәсе. Беләк буе кызылканатларның терелеге: сикерәләр дә чыгып үз җайларына йөзеп тә китәләр. Әти кызы булгач, нык торырга кирәк! Ул көнне без балыкларны зур капчыкка тутырып кайттык. Тирә-күршеләргә дә, ялгыз әби-бабайларга да өлеш чыкты.

Әти балыкка әнине дә алып барырга тырышып карады. «Әнә, Болгаерның Ильяс хатыны Динә дә йөри. Әйдәле, балык тоту рәхәт нәрсә бит. Талларында чут-чут сандугачлар сайрый, челтер-челтер су тавышы йөрәккә дәва, кояш чыкканда су өстендә ялтырап балыклар уйный башлый, шап та шоп бакалар сикерешә…» «Кит әле, булмаганны…» Әнине тәки үзе белән ияртә алмады әти. Тотып кайткан балыкларны әти гел үзе чистартты, ә әни, онда әвәләп, шундый тәмле итеп кыздыра барды. Берсендә, әле үсеп җиткәч, әнинең авырып хастаханәдә яткан чагы булды бугай, моңсуланып йөрмәсен дип, мичтә карп томалап пешердем үзенә. Эченә кишерләр уып, лимоннар сыгып, яшел тәмләткечләр белән бөтен шартып китереп… Әти генә: «Моны анаң шикелле генә тәмле итеп кыздырып булмый идемени»,  дип куйды. Шуның белән шул.

Ике ел элек эш белән Балык Бистәсенә кайтасы иттек. «Татмедиа» газета-журнал мөхәррирләре десантының районнарга подписка артыннан йөргән чаклары. Иртәнге сәгать өчтә кайтып, башта күлдә балык тотарга ниятләдек. Солтан авылы күленә борылгач та, район газетасы мөхәррире Вазыйх абый Фатыйхов шул авылда җәйге ялын үткәрүче аксакал язучы Вакыйф Нуруллинны да алды.

Күле тын. Таулар арасына сыенып утырган, сирәк кенә әрәмәләр белән капланган гаҗәеп урын. Күл өстендә озын аяклы бөҗәкләр генә сикергәләп йөри. Ара-тирә балыкларның көмеш тәңкәләре ялтырап китә. Айдар Гыймадиевнең запас кармагын алып, Вакыйф ага янына чүгәлим. «Шинельсез солдатлар», «Һәлакәт», «Аккан су юлын табар» һ.б. китаплар авторы, ак сакаллы зирәк бабайны тыңлауның тәмлелеге! Миндә балык тоту кайгысы калмады, тере легенда янында балык кирәкмени? Ә Вакыйф абый сүз ара балык тоту хикмәтләрен дә аңлата. Менә, ди, арпа ярмасын бүрттердем, аны җимгә сибәргә кирәк. Шулай эшлибез дә. Элек суга таш сикертеп уйнаш бар иде, төбәп атасың да, ул су өслегенә берничә тапкыр кагылып, өч-дүрт алка ясап җайлап кына су төбенә чума. Аннан су астында җанланыш барлыкка килә. Бусы балык малайлары уйный. Алар уенына кызыгып, бераздан олырак балыклар килә. Менә шул чакта суалчан кидергән кармагыңны балык оясына атасың. Вакыйф абый кукуруз да бүрттереп алып килгән, суалчан янына анысын да куеп җибәрсәң, алтын балык капмалы. Шул рәвешле ярты чиләк кәрәкәләр каптыргач, иртәнге сәгать тугызга билгеләнгән очрашуга юл тоттык. Ә күңелдә тантана! Берлинны алып кайтып киләммени! Балык җене кагылганны белгәч, әти катырак шатлана. Ул җәйне без аның белән, атна саен диярлек, Якты күлгә йөрдек.

Быел исә кышкы балыкны да тотып карарга насыйп булды. Мамадыш районына дусларга кунакка кайткач, уйнап кына Чулманга төштек. Көне дә көне! Бураннар тынып, урман аланнарына карның төрле сурәтләргә кереп яткан чагы. Чыршы, нарат ылысларындагы кар мендәрләрдә тиеннәр сикерешә. Чулман елгасының текә яры агач тамырларыннан бүселеп-бүселеп чыккан. Боз өстенә ак, камуфляж киемле балыкчылар тезелгән. Кар машиналары йөреп тора, кемдер килә, кемдер китә. Кура җиләге төсендәге курткадан килгән бердәнбер хатын-кызны сәерсенеп каршыладылар билгеле. «Корабта хатын-кыз булу – бәлага!» диләр бит әле. Яратмадылар. Кыек карашларны арттан да, яннан да сизәм, нишләп йөрим инде мин монда дигән булам. Әмма кызыксыну көчлерәк. Диаметры ун-унбиш сантимерлар тирәсе булган бәке каршына кармак тотып утырам. Кояш нурлары тирә-юньдәге аклыкка уралып, күзләремнән җанга үтеп керә. Бәке өстенә җыела башлаган бозларны учым белән җыеп алам да, күшеккән кулларымны кайнар сулышым белән җылытып, бәкегә багам. Туңмыйм: әнинең мамык шәлен аркама урап чыккан идем. Җәйге балык тотудан бераз аерыла: кармакны ипләп кенә селкеткәләп, җимен төпкә каккалап торасы. Ике минут үттеме-юкмы, кармагымда җанланыш сизелде. Капты, дигән булам. Ышанмыйлар. Бүген балык көне түгел, янәсе, иртәдән бирле бер балыктан кала, берни эләкмәгән, хәтта гомере буе балыкчы даны казанган Сергейның да бүгенге табышы ике балыктан артмаган. Ярар, ышанмасагыз, дип, кармак җебен җай белән генә судан тарта башладым. Ух син! Налим! Сөенечемнән май кояшы кебек балкыйм, татарчалап кына «Без булдырабыз!» дип җырлап та җибәрәм. Кара көеп кенә каршы алган балыкчыларым, бар да башларын минем якка борды. Бер-икесе килеп карарга да җөрьәт итте. Шуннанмы? Инде кайтырга көйләнә башлаганнары кире утырды. Эләгәчәк, болай булгач! Икенче кармакны берничә тере суалчанны мулдан куеп, вакланган алабуга кисәген элеп, янә шул бәкегә аттык. Кирәк бит, бер минуттан тагын бер жумба капты! Сөенечтән тыпырдап биеп алдым. Балыкчыларның берничәсе кулым кысты: «Сез безгә уңыш алып килдегез!» Табышларым белән фотога төштем дә, туңган кулларыма мамык йон бияләйләрем киеп, кар машинасында кышкы урманга очтык. Кабан дуңгызын да очраттык әле. Анысы инде башка вакыйга.

Менә шулай кызлар, ирләрегезне тагын балыкка китте дип ачуланганчы, аның белән бер тапкыр гына булса да, су буена барып карагыз. Бәлки сезгә дә ошап китәр.

12

3

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Балыкчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев