Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ГӘРӘБӘЛЕ КЕНИГСБЕРГ

    «Декабрьдә чираттагы ял алмасаң, яна!»

    Редакциябезнең офис-менеджеры Эльвира кереп, шулай дип кисәтү ясады. Сәяхәтебез тарихы әнә шул җөмләдән башланып китте...

    Яңа җирләр күрергә шундый яратам! (Кем яратмый инде, әйеме?) Күрше авыл булсынмы ул, ерак шәһәрме, чит илме! Барыбер! Бер урында озак утыра башласам, «авырый» башлыйм. Инде быел бер җиргә дә барып булмас ахры, дип моңаеп йөргән көннәрем иде. Рәхмәт Эльвирага! Этеп җибәрде!

    «Русиянең берәр шәһәренә юл тотарга кирәк. Үзенчәлекле шәһәр булсын ул. Гади булмасын».

    Башта мең уй. Үзем уйлыйм, үзем сәфәргә чыгарга ышанычлы танышларымны барлыйм. Гөлия!

    ГӨЛИЯ

    Гөлия белән без инстаграм аша таныш. Идек. Бер-беребезгә лайклар куешабыз, сторизларга җавап бирешәбез. Бер-беребезне үз итсәк тә (сез дә үз итмәгән кешегә лайк куймыйсызмы ул?), тормышта күрешкән юк иде. Ә Гөлия инде күп илләр, шәһәрләр күргән, Алманиядә укып кайткан, күп нәрсәләр белән кызыксынучы, бик талантлы кыз. Аңа язарга булдым. Аннан аның яңа гына Питерны әйләнеп кайтуы искә төште (бу санда Питер сәяхәте дә урын алган. – Ред.). Барыр микән инде? Һаман да да шул инстаграм аша хатымны юллыйм.

    25 ноябрь иде бу.

    – Әйдә, сәяхәткә барыйк әле бергә! Декабрьдә берәр җиргә җыенмыйсыңмы? – Әйдәә-әә-әәә! Мин биш куллап риза! Планда юк иде. Уйлап карарга була!

    Авызым ерыла. Яратам шундый җиңел, озак уйламый торган, шалт-шолт кешеләрне!

    – Русиянең берәр шәһәрен сайласак була. Екатеринбург, мәсәлән. Әйдә, күрешеп сөйләшик әле, – дип язам.

    Кызык булды бу! Үзем аның белән сәяхәткә җыенам. Үземнең аны күргән дә юк! Әмма, гадәттә, алдамый торган интуициям Гөлия белән барсам, үкенмәячегемне фаразалады. Һәм ялгышмады.

    Килеп җитте. Каршы алырга чыгам, ә исеме баштан чыгып очкан. Тиз генә «инста»га кереп, искә төшереп чыгасы булды.

    Шулай итеп, мин бар баруда ике сәяхәт ясап кайттым. Беренчесе Калининградка булса, икенчесе кызыклы шәхес дөньясы булды.

    – Бәлки, Калининградка барырбыз!

    – Хо! Шәп идея! Әйдә!

    Озакка сузмыйча билетларны алып та куйдык. 6 декабрь көнне Калининградка очабыз! Үзем: «Сәфәрне бераз кичектерәсе булганмы шунда. Сәяхәткә барам, дип хисләнеп, тәмләп хыялланып йөрергә вакыт калмый ич инде», – дип уйланам.

    Һава торышын карыйбыз. Гөлия:

    – О, анда җылы икән. +5 күрсәтә. Бездә -17 градус салкын. Мин:

    – Кышкы куртка белән барсак, пешеп үлмәбез микән?

    – Эссе булса, эчтән футболка киярбез, – ди Гөлия.

    Кышкы куртка киеп, язгы башлык һәм перчатка алып, икебезгә бер чемодан тутырып, юлга кузгалдык. Җылы якка очам, янәсе.

    КЕНИГСБЕРГ-КАЛИНИНГРАД

    Мәктәптә география укытучыбыз Рүзилә Һадиева Русиянең субъектларын ятлаткан иде. Бөтенесен! Карта янына чыгып баса идек тә, шуларны төртеп күрсәтә-күрсәтә, яттан сөйли идек. Ә Калининград гел онытылып кала. Аның турында укытучының сораулы карашыннан соң гына искә төшә. «Һәм Калининград өлкәсе», – дип өстәп куябыз аннан.

    Менә шул чакта ук әлеге читтәге Русиягә карата кызыксыну туды. Үзе Аурупа, үзе Русия!

    Реклама

    Калининград – Русиянең читтәге өлеше. Анда бару өчен Литва, Белоруссияне узарга кирәк. Шул сәбәпле, самолет белән очу арзангарак чыга. Поездда барсаң, чит илләр аша узасы була. Аларны узу, беренчедән, хәзерге вазгыятьтә мөмкин түгел, икенчедән, моның өчен чит ил паспорты, виза кирәк.

    Ә хәзер иң кызыклысы: Калининград 1946 елга кадәр Кенигсберг дип аталган. Мин инстаграмда: «Кенигсберггка килдем», – дип язгач, берничә кеше: «Алманиядәмени?» – дип аптырап язды. Һәм алар өлешчә дөрес иде. Бу шәһәр 1945 елга кадәр алман шәһәре була, Алмания составына керә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Советлар Союзы тарафыннан яулап алына, аның составына кушыла. Калининградка килеп төштек. Татарстаннан бер сәгать аерма. Ватаныбызда инде 15.25 булса, монда әле 14.25 кенә. Гомеребезне бер сәгатькә озынайттык!

    Температура, чыннан да, 0дән югары. Кар юк. Кояш булмаганда көз, кояш елмайса, яз айлары кебек. Әмма... БИК ҖИЛЛЕ! Калининградның әйләнә-тирәсендә сулыклар, сулыклардан бигрәк якында гына Балтыйк диңгезе булу аркасында әллә нинди ачы җилләр исә. Без хыялланганча, футболка киеп «пешеп» йөреп булмады.

    Отельгә барып җитеп урнаштык та, автобуска утырып үзәккә юл тоттык. Билет бәяләре бездәгечә – утыз сум. Банк картасы белән түләсәң, ике сумга арзанрак.

    Нәкъ шәһәр уртасында Кант утравы бар. Әлеге утрауда Кенигсберг соборы урнашкан. Ул – шәһәрнең иң тарихи һәм иң истәлекле урыны. Калининград өлкәсенең төп символы. Русиядәге готика стилендә төзелгән сирәк корылмаларның берсе. Собор 1333 елда салына башлап, 1380 елда гына төзү эшләре тәмамлана. Әлеге бинаның диварларына кагыла алуыма чиксез шатмын!

    Күңелне нечкәртә, күзләрне яшьләндерә торган урын бу. Тарихның үзе! Сүз уңаеннан, соборның көнчыгыш почмагында бөек фәлсәфәче Имануиль Кант җирләнгән. Кант Кенигсбергта туган һәм гомер буе шушында яшәгән.

    Шәһәрдә әлеге шәхескә бәйле урыннар байтак.

    «НА ОСТАНОВКЕ!!!»

    Үз тукталышларына җиткәч, кешеләр шулай дип кычкыра бу шәһәрдә. Кай чак кычкырмый лар, ә акыралар.

    Халык усал монда. Күп ачуларын китереп торсаң, берне менеп төшәргә дә мөмкиннәрдер. Шуңа без аларга андый мөмкинлек тудырмый ча, матур гына кунак булып йөрергә тырыштык. Автобус туктасын өчен әй телә торган әлеге тылсымлы сүз бик сәерсендерде. Тукталыштан башка җирдә туктамый бит инде ул болай да.

    «АГАЧ ТҮГЕЛ, ПАРАЗИТ УЛ!»

    Калининградта тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: агачлар да шактый гына зур карга оясын хәтерләткән түмгәкләр бар. Башта без аларны, чыннан да, карга оясы дип уйладык. Аннан шул түмгәкләрнең берсенең җирдә ятканын күрдек. Килеп карасак, ямь-яшел яфрак ярган шар формасындагы сәер әйбергә юлыктык. «О, бу декабрь аенда яфрак яра торган агач икән», – дип уйладык. Ялгышканбыз. Дөрес җавапны безгә катерда елга буенча сәяхәт оештырган Игорь абый бирде: «Агач түгел! Паразит ул! Омела исемле. Агачларда яши».

    БАЛТЫЙК ДИҢГЕЗЕ

    Баргач, диңгездә аякларны чылату максаты куйган идек... Мин куйдым инде моны. Самолеттан төшкәч үк:

    «Диңгездә аякларны чылатабыздыр бит инде, Гөлия?» – дим. Гөлия миңа бик аптырап карап: «Кулларны чылатырбыз. Бәлки», – диде. «Ничек инде диңгез хәтле диңгезгә барып, аяк та чылатмыйсың?!» – дип уйладым мин шунда...

    Гөлиянең акыллыбаш булуын Калининградтагы беренче сәгатьләрдә үк аңлап алдым. Нинди аяк, нинди кул! Бармак очын да тыкмыйм! Бррр-ррр-рррр! Сал-кын!!! Бик салкын! Диңгез ярына матур итеп басып акчарлаклар белән фотога төштек тә... Вәссәлам! Кышкы сапоги белән ком буенча рәхәтләнеп йөрдек тагын!

    Алай иткән юк иде!

    ЗЕЛЕНОГРАДСК

    Калининградка килгәч үк, таксист абыйдан: «Кайларга барырга киңәш итәсез?» – дип сорап куйган идек. Ул: «Калининградтагы бөтен әйберне дә карап бетерсәгез, электричкага утырыгыз да, Зеленоградск һәм Светлогорск шәһәрләренә барып кайтыгыз», – диде.

    И абый, дөрес әйтмәгәнсез бит сез безгә. Болай диясегез булган: «Сез, иң беренче эш итеп, Зеленоградск шәһәренә барыгыз, вакытыгыз калса, Калининградны
    карарсыз».

    Зеленоградск элек Кранц дип аталган. Бу шәһәргә без электричка белән бардык. Билет бәясе җитмеш-туксан сум. Килеп тә җиттек, аһ-ваһ килә дә башладык. Шундый матур, шундый тылсымлы, шундый кечкенә, ә үзе шундый серле шәһәр иде бу. Моңарчы аның җир йөзендә барлыгын да белми идем. Ул әкияти кибетләр, ул мультфильмнардагы кебек төрле төстәге өйләр, ул мәчеләәәррр! Песиләр шәһәре! «Котошеф» дигән һөнәр дә бар икән монда. Бу апаның хезмәт кенәгәсенә дә нәкъ шулай дип язып куелган, ди.

    Биредә әлеге йорт хайваннарын ашаталар эчертәләр, дәвалыйлар. Хәтта песи музее да бар! Шәһәр үзәгәннән аз гына җәяү барсаң, диңгезгә килеп чыгасың.

    Акчарлаклар оча, диңгез ярга бәрелә! Фильмнардагы ул тылсымлы кадрларың бер читтә торсын! Бик сокланып, бик хозурланып, бик илһамланып кайттык биредән! Икенче юлы бу якларга килә калсак, туры шушында киләчәкбез, дип нәтиҗә ясадык.

    СВЕТЛОГОРСК

    Икенче көнне Светлогорскига юл тоттык. Аның элекке исеме – Раушен. Бу шәһәр үзенең авылча тыныч, гади булуы белән гаҗәпләндерде. Шәһәр уртасында чиркәү чыңлый. Башка бер тавыш та юк.

    Безне биредә иң тетрәндергән урын часовня булды. 1972 елның 16 маенда Светлогорск шәһәрендәге балалар бакчасы өстенә самолет төшә. Нәтиҗәдә, утыз биш кеше һәлак була. Самолеттагы сигез кеше һәм бакчадагы егерме җиде кеше. Аларның егерме дүрте – балалар. Балалар бакчасы урынында бүгенге көндә часовня эшли. Кайчандыр монда булган куркыныч вакыйганы искә төшереп, аның әйләнә-тирәсендә тыныч, әмма шомлы гына агачлар шаулап утыра.

    Язам, язам, язып туеп булмый. Ә вакыт кыса: «Идел»нең басылырга китәсе бар! Әле мин сезгә Калининградтагы «Баллы күпер», «Бии торган урман», «Штайндайм 99» рестораны, «Куршск толымы» («Куршская коса») милли паркы, су асты көймәсе музее, марципан һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләмәдем... Шуңа
    күрә һәр теләгән кешегә Калининградка барып боларның барысын да үз күзләрең белән күрү, аһ итү, илһам җыю насыйп булуын телим!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы