Логотип Идель
Блоглар

Гөрҗистанга бер караш

Кавказга кемнәр генә гашыйк булмаган! Әдәбиятның иң талантлы вәкилләре Кавказ тауларын, Грузия табигатен бик матур итеп тасвирлаган, шуңа күрә бу ил турында ни генә язсаң да кабатлану булыр шикелле.

Кавказга кемнәр генә гашыйк булмаган! Әдәбиятның иң талантлы вәкилләре Кавказ тауларын, Грузия табигатен бик матур итеп тасвирлаган, шуңа күрә бу ил турында ни генә язсаң да кабатлану булыр шикелле. Шулай да Грузияне һәркем үзенчә һәм яңадан “ача”. Үзем күргән, бер чигеннән икенче чигенә чаклы ике мәртәбә иңләп чыккан (кайту юлыбыз да шушы ил аркылы узды), Мцыри һәм “Мимино” фильмы, Вахтанг Кикабидзе һәм Тамара Гвердцители, атаклы грузин чәе һәм хинкали ватаны турында тәэсирләрне язмыйча мөмкин түгел.

Май чүлмәгенең эчен тышыннан белә алмадык

Грузиягә ничек килеп керүебез турында телгә алган идем инде, кабатлап шуны әйтә алам. Русия чиген узгач, сәгатьләргә һәм чакрымнарга сузылган машиналар, аптыраган, интеккән пассажирлар чираты бу ил белән танышу теләген үтерә язды. Гөрҗистан безне ничек каршыласа, бу дәүләт буйлап сәфәребез дә шундый төксе, күңелсез, рәхәтсез булыр иде төсле. Әле өстәвенә бу җәйдә Грузия-Русия арасында сәясәт тагын катлауланып киткән иде. Мәскәү русиялеләргә турист буларак Гөрҗистанга сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итте.

Өстә язылган сәбәпләр аркасында Гөрҗистан туфрагына сагаеп кына аяк бастык. Ләкин безгә кадәр сәфәр кылган танышлар “анда куркыныч юк” дип тынычландыргач, халык та аргы якка ташкындай агылгач, һәм, бигрәк тә, тыныч кына үз вазыйфаларын башкаручы грузин чик сакчыларын һәм тамгачыларын күргәч, без дә иркен сулап куйдык. Бернинди автоматлар, курку-куркыту, тикшереп үзәккә үтүләр юк. Монда чыннан да таможня барлыгына бер генә нәрсә ишарәли иде – паспортларга тамга суккан бинада музей сыман бүлмә бар. Анда туристлардан алынган “экспонатлар”: болан мөгезләре, төрле хайван карачкылары... Иркенләп карап булмады ул “музей”ны: таң алды бит әле, музей кайгысымыни...

Таулар, таулар...

Грузиядә иртән йокыдан уянганда кәефләр шәп иде инде. Күзне ачсак – тирә-юньдә таулар! Биек кыялар арасыннан салкынча томан саркыла. Таулар артыннан кояш калкып бара. Рәссам булмаганнар, монда таң аттырганнан соң, “ник мин рәссам түгел?” дип үкенәдер. Минем дә иң беренче хәрәкәтем – телефонны алып тизрәк фотога төшерү омтылышы иде. Тауларны фотога төшерү – шигырь язу кебектер, мөгаен. Шагыйрь җанлы булсаң гына матурлыкны күрсәтеп буладыр. Шулай да мин әле тауларны объективка “эләктерергә” озак азапландым. Тукталган җирләрдә дә, хәтта әкренрәк йөргәндә машина тәрәзәсеннән дә. Ахыр чиктә ирем: “Телефоныңны ялгыш кына әәәнә теге астагы тарлавыкка төшереп җибәрсәң, бөтенләй “коралсыз” каласың бит”, дип куйды. “Әәәнә теге астагы” дигәне без бара торган бормалы тау юлыннан илле-йөз метр төптәрәк, гел кыя һәм таштан “түшәлгән” үзән, әле анда кайный-кайный, бәргәләнә-бәргәләнә тау елгасы ага...

Ай-һай, мондагы халык ничек һәркөн шушы юллардан җилдерәдер? Аска таба карасаң да башың әйләнерлек, баш өстеңдә дә “менә коелам, менә ишеләм” дип алагаем ташлар асылынып тора. Тап-тар серпантин буйлап һич тә әкрен йөрмиләр бит монда. Алдыңда да, артыңда да – бер минутка туктап тормаган хәрәкәт, узышырга чамалап, йөзләгән җиңел машина, автобуслар чаба, җитмәсә тагын борылышларга да көчкә-көчкә сыешкан фуралар үзләрен юл хуҗасы итеп саный.

Кавказ халыкларын электән “кызу канлы” диләр иде. Аңладым бугай мин аларның нигә шундый булуын. Моның кадәр хәвефле тау юлларыннан тыз-быз куалаганда ничек невротикка яки йөрәк чирлегә әверелмәскә ди?! Менә Русия кешеләре, әйтик, урыслар ник пошмас? Минемчә, мантыйкый җавап шулдыр: таулар күпмени соң Русиядә!? Безнең “тау” дигәнебез дә калкулыклар гына. Аларын да автомобиль юллары кискәләп, чолгап бетермәгән. Русиядә юллар тау арасыннан һәм сыртыннан түгел, яныннан урап уза. “Умный в гору не пойдет, умный гору обойдет”, ди урыс. Ә монда – кырыннан әйләнә-әйләнә бер тауның башына “инде менеп җиттек” дип кенә сөенәсең – икенчесе башлана, аннары – тагын яңасы, элеккеләреннән дә хәтәррәге... Татар халык әкиятләрендә төп каһарманга явыз көчләр корган каршылык – катлы-катлы Каф таулары гүя. Безнең халык таулардан бигрәк еракта яши бит – ничек килеп кергән бу таулар татар әкиятләренә?..

Әле җәй көннәрендә йөрүе ул кадәр куркыныч та түгелдер – кышын менә нишлиләр икән бу серпантиннарда?! Безнең туп-туры, тип-тигез Казан юлларында да ике-өч сәгать дәвамында кар яуса, бөтен хәрәкәт тукталып, чын мәхшәр, аварияләр башланганны – Грузиянең карлы, бозлавыклы серпантиннарында нинди генә бәла-казалар булып бетмидер. Әллә бу юлларда, бездәгедән аермалы буларак, карларны шундук көрәп өлгерәләрме?..

Кыскасы, мәгърур Каф тауларын беренче күргәннәрнең беренче кичерешләре – курку катыш соклану иде. Таулар шомлы матурлыгы белән җәлеп итә. Үзең “ялгыш кына тарлавыкка очып төшмәсәк иде” дип, бар белгән догаларыңны хәтергә төшерәсең, ә үзең дөньяның шул гүзәллегеннән күзеңне ала алмыйсың. Грузиягә эчкәрәк кергән саен, таулар матурая гына бара. Баштарак очлы-очлы булып тоелган таулар соңрак ямь-яшел урманнар, чәчәкләр, кыргый җимешләр, сырганак куаклары белән капланды. Юл уңаенда очраган беренче зур поселокмы, кечкенә шәһәрчекме, – Гудауридан соң аерма бигрәк тә сизелерлек иде.

Тау башында салынгандыр... отельләр

Без күбрәк тау-таш күрсәк тә, монда тормыш гөрли. Әнә чабан җәйләвендә маллар утлап йөри. Кыя өстендә түтәл кадәр яссы җир тапса, грузин шунда бакча утырткан. Шунда ук печән эскертләрен дә өеп куйган - малларына азык үстерерлек далалар юк бит монда. Шушындый биектә кешеләр дөнья көтә. Алай гынамы, иң озын гомерле кешеләр – тау халыклары арасында диләр бугай әле.

Кыялар өстенә юл техникасы, аяк та басардай урын күренмәгән җирләргә экскаваторлар менгергәннәр. Әллә вертолет белән күктән төшергәннәрме соң?! Куәтле техника үҗәтләнеп тауны кимерә – совет чорыннан калган озын-озын тоннельләр инде искергән, яңаларын төзиләр. Аңлавымча, төзелешләр монда да күбрәк бизнес өчен алып барыла, тау башына беркем дә хастаханә, мәктәп салмас – отельләр, отельләр...

Кунакханәләр, рестораннар болай да адым саен. Турист автобусларыннан коелган халык канат юлларына, туристлар өчен махсус корылган тагын ниндидер әкәмәтләргә ашыга. Кайдан гына килмәгән туристлар: Мәскәү номерлары да, Питерныкылар һ.б. да күренә. Бөтен Русия монда җыелган диярсең. Канында адреналин җитмәгәннәрне планерлар, парашют мәйданнары; чиле-пешле ит сөючеләрне шашлыклар зарыгып көтә. Шунысы гаҗәпләндерде: тау башындагы күңел ачу индустриясе кафеларына “хәләл” язуы чәпәп куелган. Грузин кунакчыллыгы легендага әверелгән үзе, ләкин кунак күңелен күрер өчен генә насара динендәге гөрҗи хәләл ит җитештерер, дигән уй башка да сыймый.

Юл күрсәткечләрдәге язулар – фәкать гөрҗи телендә. Заманында русча һәм грузинча булгандыр инде алар, чөнки Грузия курортларына туристлар бөтен Союздан агыла иде бит. Ярый әле, зәңгәр такталарда инглизчәгә тәрҗемә бар. Югыйсә, грузинча белмәгәннәргә эш харап монда, дип уйлап куйдым.

Гөрҗистан буйлап гизеп тә, грузин ризыкларыннан авыз итмәсәк, үкенечкә калырбыз дип, тау итәгендәге бер кафега тукталдык. Кирәк-яракка тотарга рус акчасын ларига алмаштырган идек. Ипи-тозлык инглизчәне барлый-барлый, каһвә сорарга, термоска кайнар су тутырырга һәм капкаларга берәр нәрсә сорарга әзерләнәм. Мөлаем ханым русча исәнләшә, милли ризыкларын тәкъдим итә. Хачапури алдык. Дөресен әйткәндә, Казанда ашап караган бар аны, тик мондагысы башка – камыры кетердәп, авызда эреп тора, эчендәге сыры да үзләрендә ясалган диделәр. Мин кесәдән ларилар эзли башлагач, теге ханым: “Рубльдә исәпләшсәк тә була”, - диде.

Гомумән, Грузиядә рубльне әле күп җирдә кабул итәләр булып чыкты. Мәсәлән, заправкада. Тик бу очракта, әлбәттә, акча курсы клиент файдасына булмаска да мөмкин, моңа үзебез инандык.

Таныш булмаган һәм таныш республика

Грузиягә эчкәрәк кергән саен таулар “эреп” югала бара. Аның каравы, Грузия эчендә күз алдына үзебезнең илдәге күренешләр, бигрәк тә Советлар Союзыннан калган чынбарлык килеп баса. Юллар да ничектер үзебезнең юлларны хәтерләтте, шәһәрләрдәге иске хрущевкалар да, хәтта сирәк кенә булса да очраштыргалаган ташландык фермалар да Русиядәге кебек иде. Монда инде, таулы өлкәләрдәгедән аермалы буларак, һәр карыш җирне кадерләмиләр. Кая ул! Ташландык, кадерсез җирләр, бездәгедәй, гектарларга сузылган.

Каралган-тәрбияләнгән җирләр, олы-олы теплицалар, төзек фермалар да җитәрлек очрый. Сәяхәт иткән илнең “баймы-юкмы”, “иминме-түгелме”, “халыкка бу дәүләттә яшәве рәхәтме”, “бездә яхшырыкмы, әллә алардамы” икәне турында һәркем үз фикерен булдырырга омтыладыр, шуңа күрә күп нәрсәне кызыксынып, чагыштырып, энә күзеннән үткәреп карап узасың. Илләрне ирекле рәвештә гизү, турфирмалар оештырган сәяхәтләрдән аермалы буларак, шул ягы белән отышлы да инде.

Юл буе язуларыннан аңлавымча, Гөрҗистанда чит ил инвесторлары үз эшчәнлеген яхшы ук җәелдергән. Хәтта Кытай ширкәтләре дә килеп җиткән (әлифбабыздай якын иероглифлар шуңа ишарәли)! Ә Русиянекеләр – күренми. Төрек бизнесы чәчәк аткан, дигән тәэсир кала. Җәмәгать туклануы, автосервислар, заправкалар – төрекләр монда үзләрен өендәге сыман иркен сизә бугай. Гомумән, төрекләр белән гөрҗиләрне берләштергән нәрсә – бизнес кына түгел. Гөрҗистанда төрек шәһәрчекләрендәге шикелле тар, светофорсыз, тыгыз хәрәкәтле урамнар, тауарларын урам уртасына тиклем чыгарып тезгән сәүдәгәрләр; бик охшаш йортлар. Көнкүрештә, ашау-эчүдә дә уртаклыклар шактый.

Грузия субтропикларында йөзгә яңгырлы, җылы һава килеп бәрелде. Калкулыкларда йөзем, чәй плантацияләре, цитруслар үсеп утыра. Як-ягы балконнар белән уратып алынган, тәрәзә өслекләре түгәрәкләп уелган грузин йортлары шау чәчәктәге бакчаларга күмелеп утыра.

 

Чын Батуми

Зур шәһәрләрдән Батумины карап гиздек. Атаклы курорт Кара диңгез буенда урнашкан. Ялтыравыклы да, матур да шәһәр. Монда инде русча реклама такталары да очрый. Арендага беренче сызыктагы фатирлар дисеңме, сатып алырга йортлармы – гөрҗиләр Русия кешеләрен колач җәеп көтә!

Батумины юл уңае гына булса да күрүемнән бик мәмнүн калдым. Балачак хыялы искә төште. Мәктәптә укыганда сыйныфыбыз белән берзаман Союзның кайсы шәһәренә барырга икән дип киңәшләштек. Кыланмышыбыз үтә зурларча иде: ил картасын өстәлгә җәеп салдык та һәркайсыбыз бугаз ерта-ерта йә Мәскәүне, йә Волгоградны, йә Ташкентны мактарга тотындык. Кычкырышуыбыз мәктәпне яңгыратып торгандыр инде, узып баручы укытучы, яшь физрук кереп, кырыс кына: “Ник бу кадәр тавышланасыз?” – дип кызыксынды. Хәлне аңлатып биргәч, ул бик эре кыяфәт белән, әйтерсең, Советлар Союзын аркылыга-буйга әллә ничә кат иңләп чыккан илгизәр: “Һи, Мәскәү дә булдымы шәһәр? Зур авыл бит ул! Волгоград тагын? Ташкентның ние бар? Менә Ленинградны шәһәр дисәң була. Музейларын карап чыгарга да бер ай вакыт җитми. Яки Батуми... Үзе диңгез ярында, үзе җылы, урамнарында мандариннар үсеп утыра”. Мандариннар дигәч, бетте инде. Без ул мандариннарны әле елына бер тапкыр, “Кыш Бабай” пакет биргәндә авыз итә идек. “Батуми, Батуми!” дип кычкырыша башладык. Язса – язга, язмаса – көзгә дигәндәй, Батумига барырга карар кылынды. Парыбызны чыгардык та барып кайткандай булдык. Әти-әниләрнең безне шулкадәр “җир кырыена” ышанып җибәрергә теләге, акчасы булгандыр дип уйламыйм. Укытучылар да икешәр-өчәр тәүлеклек юлга алып чыгып китмәс иде. Сыйныфташларым әлеге хыялны хәтерлидерме-юкмы, һәрхәлдә, берәүнең дә социаль челтәрендә бу хакта искә төшергәнен күргәнем юк. Тик үзем үсмер чакларга кайтып килгәндәй булдым...

Аңлашыладыр, мин Батумига машина тәрәзәсеннән сөю тулы караш белән бактым. Җем-җем итеп балкыган, үзләренә дәшеп күз кыскан яр буе рестораннары да, заманча архитектуралы спорт сарайлары һәм сәүдә үзәкләре дә матур, сүз дә юк. Туристларга хәерхаһлы булуы белән шәһәр бүгенге Казанны хәтерләтеп куя. Ләкин нишләтәсең, без ияреп барган машинаның навигаторы юлның турырагын сайлый иде шул. Бездәге кебек үк, монда да хәерче урамнар, хәрабәләрне хәтерләткән йортлар, җимерек асфальт, автобус көтеп торучы халык, мал-туар асраган йортлар тирәсендәге абзар исе бар икән. Кыскасы, чын шәһәр ул Батуми, ясалма гына түгел, шул ягы белән хөрмәткә лаек.

Шунысы да бар, элекке Советлар Союзы республикалары ирекле дәүләтләрен төзеп, чикләре буйлап биек диварлар торгызып, чик сакчыларын бастырып куйса да, җитмеш еллык коммунистик мирас әле аларда үзен озак сиздерәчәк. Аламалык, искелеккә ябышып яту мәсьәләсендә исә Русия һәммәсеннән “алга киткән”. Элекке союздаш республикалар белән безнең уртак “кара сакалыбыз”дан – ришвәтчелек, хуҗасызлык, ялган демократиядән алай тиз генә арынып булмастыр... Ни хикмәттер, халык моны аңлый, бергә-бергә яшәүнең тынычрак та, файдалырак та, рәхәтрәк тә икәнлеген тәгаен белә, бары тик сәясәтчеләр генә дәүләтләр арасында мәгънәсез киртәләр кора...

Безнең ише транзит юлчылар өчен Батуми – сәфәрнең мөһим бер этабы, максаты. Грузия-Төркия чиге шәһәрне чыккач ук башлана. Таможня – диңгез ярында. Русияне чыгып Грузиягә кергәндә күргән мәшәкать, уңайсызлык монда кабатланмаганга шөкер иттек. Ике дәүләтнең чиген кичү һәм таможня пассажирлар өчен бигрәк тә уңайлы. Сәяси вәзгыятьне түгел, кеше турында уйлап эшләнелгәнлеге күренеп тора. Ике таможня, зур халыкара аэропортлардагы сыман, озын коридор белән тоташтырылган. Бер ишектән керәсең, паспортыңны тамгалатып, икенчесеннән чыгасың. Һәм без – Төркиянең Артвин шәһәрендә.

Гөрҗистанның буенан-буена озатып барган монастырь-чиркәүләрдән, аңламаган телдәге элмә такталардан соң, ниһаять, хозурыбызга беренче мәчет, төрекчә язулар ачылды. Колакка таныш төрек сөйләме ишетелә башлады. Кояш шәфәкъ белән тоташырга җыена иде. Искиткеч гүзәллек! Кояш баеганчы, “тотып алырга” өлгерим дип, тагын кабалана-кабалана телефонга үрелдем. Камерага инде диңгезгә яртылаш баткан кызылсу нокта гына эләкте. Ул арада диңгез ярындагы мәчеттән азан аһәңнәре ишетелде. Әйе, без чыннан да Төркиядә икәнбез!

Рузия Сафиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев