Логотип Идель
Блоглар

Төркиягә сәяхәт, яки юл газабы — гүр газабымы?

Сәфәребезнең икенче көне кичкә авышканда Кавказга җиткәнебезне инде язган идем (http://idel-tat.ru/news/blog-tt/mashina-beln-trkiyag). Мәгърур Кавказ машина тәрәзәсеннән дә шәп күренә: таулар, таулар!

Сәфәребезнең икенче көне кичкә авышканда Кавказга җиткәнебезне инде язган идем (http://idel-tat.ru/news/blog-tt/mashina-beln-trkiyag). Мәгърур Кавказ машина тәрәзәсеннән дә шәп күренә: таулар, таулар! Алар әле еракта, ләкин ымсындырып, чакырып тора, якынайганнан-якыная сыман. Минеральные воды шәһәрен узгач, офыктагы болытларга күз төште. Болытлар тау формасында иде. Әллә ерактагы таулар болытлар артыннан шулай күренә — кичен һич аңлашылмый иде. Ничә сәгать барабыз — офыкта һаман шул күренеш. Ахыр чиктә, бу рәшә дә булырга мөмкин: һаман бер үк таусыман болыт, һаман шул урында. Фата-моргана дигән рәшә турында укыган бар иде — әллә шуны күрдек инде?!
Владикавказга җиткәндә кояш байган иде инде. Балкыган утларын гына күреп өлгердек. Аны узуга дәүләт чиге һәм таможня башлана. Машиналар чиратка тезелгән.


Русия-Грузия чиген тоткарлыксыз уздык. Машинаның багажнигын ачтыруын ачтырдылар, тик карамадылар. Таможнячы егет (йөзенә караганда, калмык йә казах булуы ихтимал) елмаеп, наркотикларыгыз юкмы, дип сорады. Егетнең шаяру катыш соравына кыска һәм җитди җавап кайтардык, чик буенда шаярып торырга килмәдек ич.
Машинаны чит илгә чыгарган өчен 1800 сум пошлина түләдек. Чит ил паспортларыбызга мөһер суктырдык. Чиратта көтәсе булмаса, барлык мәшәкате ун минутлык икән.
Гөрҗистанга кергәндә, караңгы иде инде. Уң ягыбызда озын-озын фуралар тезелгән. Җиңел машиналардан аермалы буларак, алар чикне якты вакытта гына уза. Шуңа да шатландык инде, фуралар чиратта булмагач, Грузия таможнясын һәм паспорт контролен тиз узабыз, янәсе. Иртәрәк шатланганбыз икән.
Беренчедән, Грузиягә кердек дип уйлавыбыз ялгышу гына булган. Чөнки ил белән ил, чик белән чик арасында ким дигәндә бер-ике чакрым ара бар. Һәм ул арада машиналар шыплап тулган, чират ташбакадан да әкрен хәрәкәтләнә. Ләкин без бу турыда соңрак, шушы чиратны узып, гөрҗи таможнясына җиткәч кенә белдек. Русиядән чыкканда кичке 10 иде, һәм шуннан соң без һаман билгесезлектә, әйтерсең, караңгыдагы сарык көтүе. Бер якта биек тау, аның буенда — безнекеннән дә озынрак фуралар чираты. Икенче якта безгә каршы, Русиягә ашыга торган машиналар. Шушы тап-тар, бормалы тау юлы астында — куркыныч упкын.


Икенчедән, йөзләгән, меңләгән машинадан тезелгән бу чиратта керфек кагарга да ярамый — ялгыш йоклап китсәң, алдыңа хәзер үк башка машиналар керә, узып китә. Җитмәсә, озын һәм караңга туннельгә кердек. Совет заманында, әйтик 50нче елларда техниканың иң соңгы казанышларын кулланып эшләнгән булгандыр ул. Совет иле таркалганга да утыз ел, ә шыксыз туннель, ахры бер ремонт та күрмәгәндер. Шул тиклем хәрәкәт булган җирдә хәвеф-хәтәрдән Аллаһ сакласын.
Хәләл җефетем берзаман җитәкчебезнең (беренче машинадагы Тайсын абыйны үзара шулай атый башладык) йоклап киткәнен күреп алды — алдына машиналар керә дә керә! Барып, аны уятып килгәнче, унбиш-егермеләп машина узып китте шулай.
Һавасы дымлы, машина төтененә тәрәзә ачып булмый. Балаларның йокысы килә, ниһаять, җайсыз булса да, бер-бер артлы утырган җирләрендә күзләрен йомдылар. Вакыт-вакыт үзем дә «мәрткә китеп» алам. Каешларны ычкындырдым, ул хәзер миңа балаларны җәзалар өчен генә уйлап табылган кирәксез әйбер булып тоела иде.
Әлеге билгесезлектә һәм «җәза режимында» өч-дүрт сәгать бардык (тордык, дисәң, дөресрәк). Ниһаять, Грузия таможнясына җитәбез, дигән сүзләр ишетелде.
Инде җиттек дигәндә генә тагын бер «сюрприз» барлыгы ачыкланды. Чиктән машиналар — аерым, пассаҗирлар аерым урыннан уза икән.
Йоклаган балаларның берсен җитәкләп, берсен кочагыма алып, Грузия чиген узарга киттем. Аны да уздык, машина килгәнне төнлә урамда көтеп утырдык. Салкын икән. Ниһаять, машиналар да чикне узды. Яктырып килә иде инде.
Отель эзләп йөрергә вакыт та теләк тә калмаган — тау юлының киңрәк өлешен табып, читкәрәк киттек тә, шунда гына кунып калдык. Ике-өч сәгать йокладык та янә кузгалдык. Ни гаҗәп, төнлә күргән михнәтләр инде онытыла язган, кәеф тә шәп. Бормалы һәм тар серпантин нык игътибар таләп итә. Ләкин тауларның матурлыгы моны да җиңә икән.
Дәвамы булыр шикелле.


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев