Логотип Идель
Блоглар

«Ялан аяк» һәм «Яланаяк» - кайсы дөрес?

Татар хатыннары әле йөз ел элек кенә бизәнү максаты белән теш карасы ягып тешләрен каралткан.

Кырым ханнары исемнәрендәге ханәданны белдергән «Гәрәй» өлеше аерым языла. Бу санда шулар турында сөйләшербез. Янә баш бәласе булган кушма сүзләргә, шулай ук колоронимнарга һ. б. кызыклы фактларга да тукталырбыз.

ГӘРӘЙЛӘ́Р

Үзем дә теләмичә алдакчы булып чыктым бит әле. Хәер, алай ук әйтү ярап та бетмидер. Кыскасы, беркөнне эш белән Татарстан китап нәшриятына кергән идем. Шунда редакторлардан берсе кеше исемнәрендә очрый торган Гәрәй турында сорау бирде. Сүз Кырым ханнары турында иде. Башны кашый-кашый уйлаштык-уйлаштык та, кушып язарга кирәк дигән карар чыгардык. Ярар, хуш, хәзер без ханнарның исем шәрифләрен Сафагәрәй, Газигәрәй, Сәлимгәрәй кебек язылышта кабул иткән булдык. (Җәя эчендә генә «Татар энциклопедиясе»нең дә шул ук язылышны сайлавын әйтеп узыйм). Мәгәр берникадәр вакыттан соң «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дигән орфографик сүзлек төзи башладык.

Бу белешмәлеккә төрле династия-ханәданнарның да исемнәре кертелергә тиеш иде. Җәмәгать, бер семантик төркемгә караган сүзләрне бер урынга җыйгач, бик кызык манзара килеп чыга: Рюрикларны, Стюартларны, Газнәвиләрне, Сәфәвиләрне һ.б. дистәләрчә династия исемен аерым язабыз, Гәрәйләргә килеп төртелгәч, болар кушылырга тиеш булып чыгамы? Яки тегеләрнең барысын да кушабызмы? (Тәүбә-әстәгъфирулла!) Коллегалар белән уйлаша торгач, Мария Стюарт, Мәхмүд Газнәви, Мөхәммәд Газнәви дип аерым язабыз икән, димәк, Гәрәйләрне дә аерым язарга тиеш булабыз дигән уртак фикергә килдек. Һәм шуны да ассызыклау урынлыдыр: Кырым татарлары үзләре ханнарының ханәдан исемен һәрвакыт аерым яза.

Шулай итеп, без дә сүзлеккә тарихи шәхесләрнең исемнәрен Сафа Гәрәй хан, Сахиб Гәрәй, Арыслан Гәрәй, Гази Гәрәй дип алдык. Шунысы да бар: әгәр дә бер үк исемле ханнар булса, аларны аера торган рим цифрлары Гәрәй сүзе алдыннан булырга тиеш. Мәсәлән, Ислам I Гәрәй, Ислам II Гәрәй, Ислам III Гәрәй. Шул ук вакытта сүз Кырым ханнары турында түгел, үзебезнең гади татар кешесе хакында икән, аның исемендәге яки исемнән ясалган фамилиясендәге Гәрәй компоненты кушылып языла: Исламгәрәй абзый, Сафагәрәева Гөлназ. Менә бит ул казына-казына нинди нәтиҗәләргә килеп бетәсең!

АЧЫГАВЫЗ // АЧЫК АВЫЗ

Ну бу кушма сүзләрне! Авыр инде безгә, уйлыйсыбыз килмиме шунда... Ярый ла бик бәхәсле очрак булса. Юк бит, кушылып язылуы инде кычкырып тора торган чакта да кушып язасы килми кайбер сүзләрне. Коллегам Добруҗа татарларының әкиятләрен тәрҗемә иткән иде. Шулар китап булып чыкты. Җыентыкның исемен китап тышына «Аю колак батыр» дип язып чыгарганнар, югыйсә кулъязмада ул Аюколак иде. Менә шундый типтагы сүзләрнең язылышы турында әйтәм инде. Хәтерләрдә дә буталчык, сүзлекләрдә дә буталчык бар, ләкин бер үрнәктә ясалган сүзләрне бер урынга җыеп карасаң, шактый аңлаешлы картина килеп чыга.

Әгәр дә мәгәр берәр кешене атау өчен, аның авызының, колагының, башының яки башка гәүдә өлешенең аерым бер сыйфаты бергә килеп, шул кешенең үзен белдерер өчен кулланылса, мондый сүз кушылып языла. Ягъни ул фразеологизм буларак түгел, кушма сүз буларак оештырыла. Болай коры килеш аңлатуны кабул итү кыенрактыр, шуңа таралганрак мисалларны төркемләп тәкъдим итәм: баш сүзе белән: исерекбаш, пумалабаш, тазбаш, такырбаш, чүпрәкбаш; авыз сүзе белән: ачыгавыз, кыегавыз, мәмиавыз, урамавыз, шәлпегавыз, этавыз; борын сүзе белән: почыкборын, сыбызгыборын; күз сүзе белән: акайкүз, каракүз; тамак сүзе белән: тәмлетамак; сакал сүзе белән: аксакал, карасакал; мыек сүзе белән: карамыек; җан сүзе белән: сатлыкҗан һ. б.

(Монда шулай ук төрле кушаматларны да кертеп карарга була: Актырнак, Актәпи… Шул ук модельдә бик күп хайван атамаларының ясалуын да искәртеп үтәргә кирәк: озынборын, күбавыз, сигезаяк…) Ахыр чиктә мондый сүзләрнең метонимик мәгънә күчеше, ягъни сүзнең баш, авыз һ.б.ш. турында түгел, кеше турында икәне яхшы аңлашыла. Менә теге китаптагы әкиятләрнең берсендә батыр турында сүз барганга, аның исеме Аюколак дип бирелгән иде дә инде.

КЕРЛЕ САРЫ

Ни өчендер төсне белдерә торган сүзләр миндә зур кызыксыну уята. Бәлки, моның сәбәбе төсләрнең күп булуы һәм аларны сөйләмдә чагылдырган мөмкинлекләрнең дә төрле-төрле булуыдыр, белмим. Төсне белдергән сүзләр, башкача колоро́нимнар, турында инде берничә тапкыр язганым булды. Әлбәттә, мин ак, кара, кызыл, яшел, сары, зәңгәр кебек бер сүз белән белдерелгән төсләрне түгел, катлаулы төсләрне, төп төсләрнең төсмерләрен күз уңында тотам. Вакыт узган саен, без яңарак төсмерләрне таный башлыйбыз. Аларның кайберләре төрле модельерлар, стилистлар тарафыннан купайтыбрак күрсәтелә башлый. Мәсәлән, быел көзен фәлән төс модада икән, язын исә фәлән төсләр актуаль булачак икән, дип язгалый журналлар. Мондый мәгълүмат күпчелек очракта рус телендә булганлыктан, колоронимнар да, табигый, русча була. Аларның кайберләрен без җиңел генә тәрҗемә итә алабыз, кайберләре, җиңел генә булып тоелса да, тәрҗемәдә кыенлык тудыра. Мәсәлән, русча грязно-жёлтый, грязно-розовый дигәннәрнең адекват эквивалентын очратканым булмады әле.

Шул сәбәпле бераз эзләнергә, казынырга туры килде. Төрле вариантлардан телебезгә ятышлысын табарга тырыштым. Әйтик, пычрак сары, шакшы сары дип әйтү һич кенә дә дөрес кебек тоелмый. Шул ук вакытта керле сары дию шактый уңышлы вариант сыман. Аны тагын керләнгән сары дип тә була, тик беренчесе кыскалыгы белән отышлырак. Кер турында сүз барганда каткан сүзе дә кулланыла (каткан керләрне юу), ләкин төс белән бу батмый бугай. Я ничек, керле сары, керле алсу, керле зәңгәр дию ошыймы сезгә? Әллә инде соры сары, соры алсу, соры зәңгәр дип кенә калабызмы?

ТЕШКАРА

Тел байлыгын өйрәнгәндә, татар хатыннарының борынгырак чордагы бизәнгечләрен белдергән сүзләр арасында иннек (алсу төс бирә торган бизәнгеч), кершән (йөзне агарта торган матдә), сөрмә (каш белән күзне каралту буявы) кебекләр очрый. Бу ирен, каш, күз, яңакларны бизәүгә элек нинди игътибар булса, бүген дә шулай ук дәвам итә, бизәнгечләрнең исемнәре генә үзгәрде. Мәгәр элек шактый таралган, әмма бүген хәтта котны алырлык, башка да сыйдыра алмаслык бизәнү төре дә булган, ул да булса теш каралту. Татар хатыннары әле ХХ гасыр башында бик теләп тешләрен дә кап-карага буяп йөргәннәр. Этнограф Н.Воробьёв теш каралту Мамадыш, Тәтеш һәм Кама Аръягының кайбер районнарында сакланган дип билгеләгән. Татарның үз язма чыганакларында тешне буйый торган матдәне тешкара, теш карасы дип йөрткәннәр. Шул сүзнең тарихын эзли-эзли әнә нинди кызык әйберләргә барып чыктым. Менә сезгә бер мисал:

Ярминкәгә нинди генә яклардан килми халык. Әлмәт ун көн буена гөрләп тора. Ир-ат та, хатыннар да жүнлерәк киенә. хатын-кыз кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлен, бишбилле яңа сатин тышлы бишмәтен кия, яшьләрдә тырнакларга кып-кызыл кына ягылган була, ә олырак хатыннар шомырт җимешедәй тешкара ягалар. (А. Расих). Гүзәллек турында фикерләү дә әнә бит ничек тора-бара үзгәрә икән. Кайчандыр матурая төшим дип тешне каралтканнар, бүген исә тешне агартыр өчен әллә нинди акчалар да кызганмыйлар.

ЯЛАН АЯК – ЯЛАНАЯК

Кайвакыт дөрес язылышны белү өчен, юнәлеш кенә күрсәтү дә җитә. Менә бу ялан сүзенең дә кайчан аерым, кайчан кушылып язылуының бик гади кагыйдәләре бар. Алар турыдан-туры сүз төркемнәре белән бәйле. Әгәр дә ялан сыйфат булып килсә, үзеннән соңгы исемгә кушылмый: ялан кул белән салкын тимергә кагылу (нинди кул белән?), ялан башына түбәтәй кидерү (нинди башына?), ялан аякка галош кию (нинди аякка?). Әгәр дә ялан үзеннән соң килгән исем белән бергә рәвеш ясаса, шул рәвешнең бер компоненты буларак, ялан үзеннән соңгы сүзгә кушылып языла: урамга яланбаш чыкмау (ничек чыкмау?), яланөс йөгереп чыгу (ничек йөгереп чыгу?), яланаяк басып тору (ничек басып тору?), чирәм өстендә ялантәпи йөрү (ничек йөрү?) Тагын бер нечкәлек бар: әгәр дә яланаяк, яланбаш кебек сүзләр ялан аяклы, ялан башлы кебек сүзтезмәләрне алыштырып килсә, алар шулай ук кушылып языла, мәс.:

Язларын, тауның көнгә каралган битеннән кар киткәч тә, күлмәкчән, яланаяк малайлар анда шайтан куа башлыйлар – мәтәлчек аталар, узыштан йөгерешәләр, көрәшкән булып әверенәләр (Т.Мөбарәков). Тик менә ялан аяклы, ялан башлы, ялан өсле калыбындагы сүзләрнең язылышы гына бәхәсле булып кара бирә.

Төрле сүзлек аларны төрлечәрәк тәкъдим итә. Фәндә бу мәсьәләгә нокта һаман да куелмаган. Бер якта калька юлы белән ясалган күпкатлы (бина), берьяклы (килешү), икенигезле (кислота) кебек терминга якын кушма сүзләр торса, икенче якта кызыл күлмәкле (кыз), матур тавышлы (җырчы) кебек аерым язылган сүзләр тора. Термин булмаганлыктан, соңгы мисаллардагы кебек үк ялан аяклы ише сүзләрне дә аерым язу, минемчә, ялгыш дип санала алмый.

РИНАТ СӘФӘРОВ
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев