Логотип Идель
Блоглар

ЯЗЫЛМАСАҢ – АЧУЛАНАМ

P.S. САК БУЛ, ЮМОРГА БАЕП КИТҮЕҢ ИХТИМАЛ...

Юморлы, кәттә фразаларга бай татарча телеграм каналны беләсезме? Сүз «Оныкчык&чукынчык» проекты турында. Бүген аның авторы һәм каналы белән якыннан танышырбыз.

Мин Закирова Кәримә. Тумышым белән Балтач районыннан. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Быел КФУның Социология бүлеген тәмамладым. «Оныкчык&чукынчык» алдан планлаштырылган проект түгел. «Вконтакте»да «сохраненка»лар (фотоязмаларны саклау) заманы иде. Дус кызым белән кызыклы фикерләрне туплап, рәсем форматында үзебезгә «саклап» бардык. Идеяләр артканнан-арта баргач, уртак бер төркем ясарга булдык. Моны башкалар да ошатып кабул итте.

Ни өчен «Оныкчык&чукынчык»?

Әйткәнемчә, төркемне дус кызым белән ясадык. Безнең туган көннәр бер үк көндә, ләкин еллар төрле. Мин олырак булганга, ул «әби» дип төрттереп шаярта, ә ул үзе «оныкчык» килеп чыга бит инде? Төркемнең җисеменә туры килердәй исем уйладык –«Оныкчык&чукынчык». Беренчедән, рифмага туры килә, икенчедән, «чукынчык» сүзе эчке хис-кичерешләремне тасвирлый. Минем фикеремчә, һәр кешенең күңелендә кечкенә генә булса да чукынчык яши. Беренче вакытларда төркемнең максаты популярлык яулау түгел иде.

Ул тулаем акыллы һәм артык акыллы булмаган фикерләр белән бүлешүне күз алдында тотты. Хәзер лояль, актив аудиториябез бар. Төркемдә дуслык мохитен тудырырга тырышам. Кешеләр жылы сүзләр язгач, кызыклы әйберләр уйлап табарга теләк тагын да арта.

Идеяләр кайдан килә?

Кем белгән инде аны! Башка берәр тиле, кызык фикер килсә, шунда ук кертергә тырышам. Гомумән, идеяләр тормышта булган вакыйгаларга җавап буларак туа. Статистикага күз салсаң, иң еш укыла торган чаплар – «ишарә-чаплар»: берәр кешегә кич чыгып керергә тәкъдим, хат язарга этәрү. Бигрәк тә мәхәббәт, авыл һәм үз-үзеңне яратуга багышланганнарын аудитория җылы кабул итә. Кеше йолдызнамә, исемнәр һәм районнарга тасвирлама укырга ярата.

«Идел журналы укучысына киңәшләр

Үзеңне тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Синең үзеңә карата фикерең башкаларныкына бәйле булырга тиеш түгел. Хәзерге вакытта үзеңә бәхет китерә торган шөгыль табу бик мөһим.

***

Бик түзем кеше мин. Озак түзәм-түзәм дә... ике минут тирәсе, аннары елыйм.

***

Мин бүген бик матур, шуңа өйдә ятам. Я күз тидерерләр тагын.

***

Ничек күңелемә ятышлы эш табарга, мин бит кечкенә чакта принцесса булырга хыялана идем

***

Ни өчен социаль челтәрләрдә «удалить сообщение» кебек функция тормышта да юк икән? Күз алдына китерегез, кешегә нидер әйтәсез, аннары «бетереп» атасыз.

***

Беркайчан да, беркемгә дә тормышыңны җимерергә ирек бирмә. Бу синең тормышың! Үзең җимер.

***

Мин кайвакытта уйлыйм уйлыйм да, уйламасам әйбәтрәк булыр дип уйлап куям.

фотолар: Фирүзә Вәлиева.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев