Логотип Идель
Блоглар

ИТӘК КИСЕП ҖИҢ ЯЛГАУ

«Кукмарада бер яшүсмер... Террор гамәле...» Гадәттә, шундый хәтәр, күңелсез хәбәрләр булса, дини уку йортлары дер калтырый башлый. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә, «Ваша недоработка...» дигәндәй, уку йорты җитәкчелегенә, мөхтәсибәт җитәкчелегенә ямьсез караш ташлый. Янәсе, сез генә гаепле дә, сез генә эшләмисез...

«Кукмарада бер яшүсмер... Террор гамәле...»
Гадәттә, шундый хәтәр, күңелсез хәбәрләр булса, дини уку йортлары дер калтырый башлый. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә, «Ваша недоработка...» дигәндәй, уку йорты җитәкчелегенә, мөхтәсибәт җитәкчелегенә ямьсез караш ташлый. Янәсе, сез генә гаепле дә, сез генә эшләмисез...


Бөтен республика балаларының, яшүсмерләренең, гомумән, халкының тәрбияле-тәртипле, әхлаклы булуы өчен бары дин әһелләре җавап бирә, имеш! 


Әле шуның өстенә, бертуктаусыз тикшерүләр, төрле форматтагы мәгълүмати отчетлар сорау башлана. Ягъни моны булдырмас өчен ниләр эшләдегез дә, ниләр кырдыгыз?! 

Бөтен дөнья проблемаларын шулай тиз, җитез генә дини уку йортлары хәл итәргә тиеш, күрәмсең... Җитәкчелек борчылмасын. Эшли алар, болай да эшли... Дәүләт тарафыннан, дөньяви уку йортлары алган кебек финанслау булмаса да, эшли. 

Чагыштыру өчен мисал китерәм: 8 дини уку йорты 1 дөньяви уку йорты алган сумманы ала. Билгеле инде, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте аша килгән әлеге финанслау коммуналь хезмәтләр өчен дә, хезмәт хакларын түләү өчен дә, студентларны ашату-яшәтү өчен дә тотыла. Шул ук вакытта, дәүләт тарафыннан куелган лицензион таләпләрне дә үтәми булмый! Янгын куркынычсызлыгы, санитар таләпләр елдан-ел кырыслана, елдан-ел күбрәк финанс чыгымнары сорый... Кыскасы, дини уку йорты җитәкчеләре вакыт-вакыт итәк кисеп, җиң ялгарга мәҗбүр.


Соңгы арада җитәкчеләр белән булган җыелышларда да финанс мәсьәләләре, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләрен «сытып, таптап», өскә менеп утыра. Хәлвә-хәлвә, дигән саен авыз балланмаган кебек, «акча-акча» дип, җитәкчеләр  күпме генә зарлансалар да, ул артмый...


Ә шәкертләрне тәрбияләргә, укытырга кирәк! Республика бездән белемле, зыялы, тәрбияле, ә иң мөһиме - бушка эшләүче белгечләр таләп итә. 


Кайберәүләр мәчетләрнең, имамнарның бары сәдака акчасына гына яшәвен белми дә, күз алдына да китерми. Кайберәүләр мәктәп җитәкчелеге, мәдәният җитәкчелеге белән беррәттән, вакыт-вакыт алардан да күбрәк хезмәт куйган дин әһеленең бары сәдака акчасына гына яшәвен белми дә, уйламый да...


Ә шул ук вакытта берәүләр зур акчалар түләп, шәп контентлы яшьләрне кызыктырырлык бизәлеше, эчтәлеге булган сайтлар ясата. Яшерен генә, матур гына балаларны, яшүсмерләрне төрле секталарга, агымнарга керергә өнди. Шундый ук шәп бизәлешле, сыйфатлы басма китаплар чыгара. Кыскасы, кызганмый, итәк кисеп, җиң ялгамый...


Шул ук вакытта ниндидер спорт, мәдәният чараларына миллионлаган-миллиардлаган акчалар тотыла. Күктә фейерверклар оча, журналистлар ниндидер спортчының әллә ничә нольле контрактлары турында сөйли... 


Ә бу вакытта дини уку йорты җитәкчеләре тиеннәрен санап, бары Аллаһ Тәгаләгә ялвара, белемле, тәрбияле шәкертләр тәрбияләргә мөмкинлек сорый. Республика җитәкчелеге каршында имтихан тотарга әзерләнә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев