КУКМАРАДАГЫ ҮСМЕРНЕҢ ӘТИСЕН ҺӘМ ТАГЫН БИШ КЕШЕНЕ ТОТКАРЛАГАННАР...
Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән бергә тагын биш кешене тоткарлаганнар.
Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән бергә тагын биш кешене тоткарлаганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Чыганак мәгълүматлары буенча, тоткарланучыларның бер өлеше 1999 елда газүткәргеч шартлатуда катнашучылар булган, шуның өчен Марат Җамалиев 14 елга хөкем ителгән.
Барлык тоткарланучылар террорчылык актына һәм терактка омтылуда шикләнелә, дип хәбәр ителә.
Кукмарада 16 яшьлек үсмер полиция бүлегенә ут төртергә тели, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән вакытта үтерелә...
Бу хәлдән соң үсмернең үги әтисе Марат Җамалиев тоткарланган, ә соңыннан кулга алынган. Ир-ат элек газүткәргечне шартлаткан өчен хөкем ителгән булган. Җинаятьче үсмернең үги әтисе белән бергә элек газүткәргечне шартлату турындагы эш буенча узган һәм соңгы вакытта Җамалиев кафесында эшләгән тагын бер ир-атны тоткарлаганнар.
Бу вакыйгага нисбәтле язма: "ИТӘК КИСЕП ҖИҢ ЯЛГАУ"
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев