Логотип Идель
Блоглар

Изге сугыш, яки... Иске сугышмы?

Ветеран бабамның алдына утырып, аны юк-бар сораулар белән еш интектерә идем мин. Һәр бала шикелле инде. Берсендә, «дефект»ына игътибар итеп – бер кулындагы бармаклары киселгән иде аның – күзләренә бакканым истә: – Бабай, ни булды сиңа?

Календарьдагы ике битнең берсе – кызыл төс белән буялган, ләкин, мөгаен, бу көн чын-чынлап кызыл төс белән буялырга лаектыр. 
Һәм нәкъ менә кызыл төс белән... 
Тугызынчы май бәйрәме бу.
Ветеран бабамның алдына утырып, аны юк-бар сораулар белән еш интектерә идем мин. Һәр бала шикелле инде. Берсендә, «дефект»ына игътибар итеп – бер кулындагы бармаклары киселгән иде аның – күзләренә бакканым истә:
– Бабай, ни булды сиңа?


Акыллы карт иде ул, миңа миналар, танклар турында сөйләп тормыйча, җаваптан шактый җиңел котылу ягын карады:
– Гитлер эте тешләде...
Гитлерның тәгаен кем икәнен аңламасам да, ниндидер бер усал кеше булып, овчаркаларын йә махсус бәйдән ычкындырып, йә болай – саксызлыктан инде, авылга, якын-тирәгә зыян салуын абайлап алдым: 
– Ай-һай усал булган икән этләре... 


Быел шул этләрне Җиңүгә 75 ел тулды...

Илебездә уртача гомер озынлыгы да шул тирә икәнен исәпкә алсаң, шактый вакыт узган икән инде. Дәһшәте турында күпме китаплар, күпме җырлар язылган (языла да!), күпме кинолар төшерелгән (һаман төшерелә дә!) бит... нигәдер, туган илгә мәхәббәтнең, ихтирамның, ниһаять, патриотизмның барыбер билдән өскәрәк күтәрелгәне юк әле... Патриотизм, дигәндә, футбол җанатарларының флаглар тотып, ләч исерек килеш машинадан ярты гәүдәсен чыгарып: «Рәсәй – чемпион!» – дип кычкыруларын күз алдымда тотмыйм мин хәзер. 
Сүзем икенче төрле патриотизм турында...


1941 елның 22 июненә ни хәлдә кердек без? 
Гражданнар сугышында катнашкан барлык зур фигуралар Сталин тарафыннан юкка чыгарылган иде. Моны совет-финн кампаниясе дә анык күрсәтте... 
Армиядә реорганизация башланган чак иде бу...


Сталинның (бик шикле кеше булуына карамастан!) Гитлерга соңгы көнгәчә ышанган чагы иде...
Тагын СССРның сугышка әзер булмаганын күрсәткән байтак «иде»ләр... (Дөрес, кайбер шакшы, хәшәрәт кешеләр, әйтик, В. Суворов (качкын разведчик В.Б. Резунның әдәби тәхәллүсе) бу Сугышны, бу Җиңүне пычратып күрсәтергә тырыша. Аныңча, Гитлер СССРга бәреп кермәсә, беркадәр вакыттан СССР үзе Германиягә бәреп керергә тиеш иде. Үзенә күрә дәлилләр дә китергән була әле, әмма бу дәлилләрне армия генералы М.Ә. Гәрәев, хәрби тарихны өйрәнүче А.В. Исаев, тарихчы, язучы, журналист Л.А. Безыменский кебек шәхесләр күптән фаш итте инде. Ярамый. Изге әйберләргә пычрак кул белән кагылырга ярамый!)


Билгеле, мондый шартларда, мондый хәсрәт дәүләтне җиңү берни дә тормый шикелле. Җитмәсә, СССР – халыклар зинданы әле ул. Һәм, Гитлерның өметләре буенча, вермахт чикләрне бәреп керүгә, «нацменнар» шунда ук сәнәк-чалгыларын ыргытып, бөек Өченче рейх ягына чыгарга тиеш иделәр. Безнең менталитетны аңлап бетермәгән абзый кеше: киресенчә, сәнәккә ныграк ябышып, танкларга каршы йөгердек. Безгә Җиңү юлын сәнәк белән яра башладылар һәм «Катюша»лар белән ярып бетерделәр! 


Чыннан да, Бөек Җиңү иде бу, Изге сугыш иде... 
Аның укулар бетеп, тыныч, матур, җылы июнь иртәсендә башлануын, Белоруссия, Украинадагы коточкыч зур бәрелешләрне, Сталинград урамнарында һәр йорт, һәр метр өчен көрәшләрне, Газинурларның, Зояларның тиңсез батырлыгы турында артык эчкә кереп китмичә генә әйтеп узыйк. Дөрес, бу турыда һәрвакыт, һәр җирдә, һәр җай чыгуга искәртеп тору мәслихәт. (Сүз уңаеннан, Украина һәм Белоруссиядә «милиция»не «полиция»гә үзгәртү мәсьәләсен сугыш елларындагы «полицайлар» тарафыннан кылынган хәшәрәтлекләрне җирле халыкның оныта алмавы тоткарлый.)
Шушы Җиңүне китерүчеләргә мөнәсәбәт нинди бездә?


Ни китерде безгә бу Җиңү?


Сибгат Хәкимнең тәү кат ГДРны күреп кайтканыннан соң, ачыргаланып: «Мин – фронтовик. Әмма бу сугышта кем җиңде соң? Аларда культура чәчәк ата, ә без яшьләр өчен ничә табаклык журнал да чыгара алмыйбыз», – дигәнрәк сүзләре даими рәвештә исемә төшкәли (Батулланың «Урыннары җәннәттә булсын!» китабында укыган идем). Япон ветераннары ни хәлдә яши дә, алман ветераннары ни хәлдә яши дә, безнекеләр ни хәлдә? Телевизордан бер карчыкның эремчек урлауда тотылуын күрсәткәннәр иде. Сакчылар капшый башлагач, әбекәйнең,  хурлыкка түзә алмыйча, йөрәге ярыла. Картлар тамак өчен угрылыкка баргач, ни әйтәсең инде тагын? Чагыштырмача күптән түгел, Краснодар краеның Красная Поляна бистәсендә бер ветеранны талап, бәйләп куеп, йортына ут төртеп чыгуларын күрсәттеләр. Бусы нәрсә инде? Мөгаен, кеше кадере булмаган илдә мондый хәлләр гадәтигә әвереләдер... Хәер, алай дисәң, соң булса да уң булсын, дигәндәй Җиңүнең 65 еллыгына сугыш ветераннарына, ветераннарның тол хатыннарына фатир өләшеп чыгарга карар кылдылар. Хәзерге  «вдова»ларның сугыш елларында уртача егермешәр яшьлек кызлар булганын исәпкә алып, шуңа тыныч тормышта узган 65 елны кушсаң, 85 ел, ягъни 85 яшь килеп чыга. Хәзер Рәсәйдәге уртача гомер озынлыгын искә төшерик тә... Шул шул. Без, нигездә, 85 яшькә кадәр җитмибез икән бит. Шулай итеп, дәүләт тарафыннан оештырылган бик гади генә, әмма ышандырырлык фокус иде, ахры, бу: артык тирләп-пешәргә дә кирәкми, әйтергә сүз дә бар. Дәүләтнең фәлсәфәсе гади: бүреләр дә тук, сарыклар да исән, кайберләре – фатирлы да әле... Мин математикадан бераз аксаграк, шуңа күрә үзегез тагын бер кат исәпләп карасагыз, зыянга булмас.


Ни дисәң дә, безнең илне ниндидер көчләр димме, табигать дип кенә чикләнимме – саклап, булышып тора кебек. Күп мәсьәләне шулар ярдәмендә чишәбез без. Нефть күп – аны сатабыз, шуңа яшибез һ.б. Ветераннар мәсьәләсендә дә табигать үзе ярдәмгә килер, дип уйлыйм: бераздан берсе генә дә җир йөзендә калмаячак инде аларның, димәк, дәүләт җилкәсен бастырып торган чираттагы «йөк» тә үзеннән-үзе юкка чыгачак... Ә үлгән кеше турында матур сөйлиләр, яхшы сөйлиләр бездә. Вакыты җиткәч, дәүләт тә: «Их, исән чакларында һич кенә дә рәхәт күрсәтә алмадык шул», – дип уфтаначак кына. Авыр көрсенмичә, бәлки күпмедер җиңеллек тоеп уфтаначак. Чөнки сүз әйтү – гамәл кылу түгел. 


Фикер йомгагы сүтелә-сүтелә, теләсәң дә, теләмәсәң дә, үз татарыңа килеп чыгасың... 
Безгә, язмыш тарафыннан «татар» ярлыгы сугылганнарга һәрдаим, һәрьяклап эләгә инде, анысы: җаныңны-тәнеңне, хәләл каныңны кызганмыйча урыс иле өчен көрәш тә, синең каһарманлыгыңны бәяли белмәсеннәр әле! Александр Матросов, Петр Гавриловларның татар икәнлеген таныйсылары килми, таныган очракта да, бу турыда искә төшермәскә тырышалар. Әйтик, 2010 елда төшерелгән «Брестская крепость» фильмында Петр Михайловичны бик яхшы итеп күрсәтәләр дә бит, милләтен генә әйтергә «оныталар». Болай, урыс исемен ишеткәч, гади тамашачының: «Туктале, бу, алай-болай, керәшен түгелме икән?» – дип уйлануы икеле. Рейхстаг түбәсенә иң беренче кызыл байракны – Җиңү байрагын! – һәркемгә мәгълүм татар сержанты Гази Заһитов кадый (Кантария белән Егоров 1 майда, иртәнге өчләр тирәсендә, Заһитовлар – 30 апрельнең төнге унберенче яртыларында). Командованиенең үтенеченә карамастан, аларга каһарман исемен бирүне кирәк тапмыйлар. Хәер, хакыйкать өчен әйтеп узарга кирәк: 1992 елда сержантның туганнарына Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы тапшылара, әмма – дәригъ! – бу вакытта әлеге бүләк һичнинди дәүләти әһәмияткә ия булмый инде. Юк, әлбәттә – ничек инде татар кешесе шундый сугышка (формаль гына булса да) нокта куйсын, ничек инде ул совет дәүләте дүрт ел дәвамында алып барган шундый Изге сугышны тәмамласын. Иң кулае – грузин (халыклар атасы затыннан!) Кантария белән урыс (халыклар атасы илаһилаштырган!) Егоров ләбаса! Шундый гаделсезлекләрне күргәннән соң, уйлана башлыйсың шул ул: бу дәүләт батырлыкларны гадел рәвештә бәһали алмый икән, әгәр минем милләттәшләремнең кадерен белмәгән икән, киләчәктә шундый хәл кабатланасы булса – Аллам сакласын! Аллам сакласын! – мин, татар кешесе, ни пычагыма утка керим дә, гомеремне куркыныч астына салыйм? Инде әсирлеккә эләккәч, дәүләткә хыянәт итәргә теләмичә, төрле җәзаларга-кимсетүләргә түзү турында сүз дә була алмый! Ач студент елларында төркемдәшем Илнурның бу очракка карата үз бәясе бар иде: бер чокыр лимонлы-шикәрле чәй белән бер өчпочмак... һәм ул – дошманныкы! Мин, укыганрак кеше буларак, моның белән һич тә килешә алмый идем, әлбәттә: бер чокыр лимонлы-шикәрле чәй белән... ике өчпочмак! Ике! Не меньше! Шаяруын шаярабыз да, асылда, төптәнрәк уйлап карасаң, Җәлилләребез, Сыртлановаларыбыз бармы икән соң бүген безнең? Анык кыйбласы булмаган, үзенең тарихын, халкын хөрмәт итмәгән илдә туа аламы алар? Шул ук сугыш очрагын алыйк: Сталинградны Волгоградка үзгәртү кирәк идеме икән? Күпме халык «Отстоим Сталинград!» – дип үлә ләбаса. Хәтер җебен өзү түгелме бу? Җиңү байрагыннан депутатлар берзаман урак белән чүкечне алып атабыз, дип җенләнделәр. Бу нигә кирәк иде инде? Сугышны бит ураклы-чүкечле ил, ураклы-чүкечле халык җиңде! Ник тарихка хилафлык китерергә? 


Бу шартларда патриотизм, чын патриотизм ярала аламы? 


Ә ни соң ул – чын патриотизм? 
Коры итеп әйткәндә, Ватаныңа мәхәббәт булсын, ди. Ә ватаныңа карата мәхәббәт ничек туа? Мөгаен, ватаныңның да сине яратуын, синең аңа кирәклегеңне тоеп торудан туадыр ул. Ватаныңның изге гамәлләре, үз гражданнарына карата ихтирам һәм игътибарыннан туадыр. Мәхәббәт бер яклы гына була алмый, була алган очракта да, җавапсыз хисләр берәр кайчан барыбер сүреләчәк – бу иң яхшы очракта шулай әле. 


Әмма ул хисләрнең нәфрәткә әверелүе дә бар...
Инде фашизм-нацизмны буып үтергән дәүләттә фашистик-нацистик элементлар – группировкалар, хәрәкәтләр, фиркалар барлыкка килү – гомумән башка сыймый торган хәл. «Халыклар дуслыгы» дип шәрран ярып яшәгән илдә кыйбланың кинәт үзгәреп, «Рәсәй – урыслар өчен!»гә әверелүе – коточкыч! Татар башкаласы булган Казаныбызда да нацбол тамгалары сугылуга исең китмәсмени? Манеж мәйданында көч сынашкан такырбашлар, кавказлы, татар, урыслар – кайчандыр фронтта иңгә-иң сугышкан ветераннарның балаларыдыр бит?! 


Менә нәрсәләр дә уйландыра...
Әйе, үтерүчене үтергән кеше үзе үтерүчегә әверелә шул... 


Ләкин... 
Гитлер безгә беркайчан да азатлык бирмәс иде, анысы! Ни, бигрәк тә, «төп» халык – урысларга, ни «Идел-Урал» белән ымсындырган «вак-төяк» татар, башкорт һәм башка халыкларга да. Моны «Ост» һәм аның ише башка бик күп рәсми документлар-планнар раслый. Фюрер фикере буенча, без – эш атлары, бөек ариецларның коллары рәвешендә җан асрарга тиеш идек. Идел-Уралга килгәндә... Дөрес, нацистлар интрига ясап, төрле имеш-мимешләр таратып йөриләр. Әмма... Бернинди Идел-Урал турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде! Бу – әкият кенә. Әкият! Бик татлы, һәм, бәлки, бик ышанасы килгән әкият... Шуңа күрә: «Бәлки, нимесләр яуласа, BMWда гына йөрер идек», – дип ялгышырга кирәкми. Ярамый да! Берән-сәрән генә калган ветераннарның хәтерен калдырудан куркыйк... Никадәр баналь, пафослы һәм тапталган булып яңгырамасын, без аларга чыннан да барлыгыбыз, сәламәтлегебез, баш өстебездәге аяз күгебез, яшел болыннарыбыз һәм тыныч тормышыбыз белән бурычлы. 


Рүзәл Мөхәммәтшин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев