Бөек Ватан сугышы тег белән яңалыклар
-
9 мая 2020 - 08:15
«Онытылмаган», имеш!
Совет чорының «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!» дигән ялтыравыклы шигаре миңа балачактан әллә нинди мәкерле, икейөзле булып тоелды. -
8 мая 2020 - 14:38
Партизан Морат
Ватанпәрвәр дустым – профессор Васил Гарифуллин, Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде: «Утызынчы елларда кайбер куштаннар мәчет манарасын кискәндә, манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада айны үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар... Вакыт үтеп, яңа мәчет торгызганда гына ул айны авыл аксакалларына китереп тапшыра». -
8 мая 2020 - 14:23
Мөхлисулла солдат
2015 елның августында күрше апалар авызыннан мондый хәбәр ишетәм: «Ибраһим абый җитмеш дүрт елдан соң Санкт-Петербургка атасының каберенә барган». -
8 мая 2020 - 13:55
Михаил Черепанов: «Сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип тану безгә – исәннәргә кирәк»
Михаил Валерьевич Черепанов – 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Хәрби тарих академиясенең мөхбир әгъзасы. Татарстанның егерме сигез томлык Хәтер китабы»н, унтугыз томлык «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге» китабын, Татарстанның электрон «Хәтер китабы»н булдырган кешеләрнең берсе. Студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча алтмышлап экспедициядә катнашкан. «Татарстан – Ватанга» виртуаль музей экспозициясе авторы. -
8 мая 2020 - 13:36
Заһир батыр истәлеге
Архивымда кадерләп сакланган язмаларны барлап, нәшриятка тапшыру өчен әзерләгәндә, Мөхәррәм Каюмовның «Суар тарлавыгы батыры» дигән поэмасына юлыктым. Каллиграфик матур-төзек хәрефләр белән язылган әлеге күләмле әсәр белән танышканда, аңа кагылышлы кайбер хатирәләрне хәтеремдә яңарттым. -
8 мая 2020 - 13:00
Изге сугыш, яки... Иске сугышмы?
Ветеран бабамның алдына утырып, аны юк-бар сораулар белән еш интектерә идем мин. Һәр бала шикелле инде. Берсендә, «дефект»ына игътибар итеп – бер кулындагы бармаклары киселгән иде аның – күзләренә бакканым истә: – Бабай, ни булды сиңа? -
7 мая 2020 - 13:19
Бу сугыш бетсә дә, үтмәде...
Русия өчен ай-һай авыр бу заманнарда илгә аяз күк, тыныч тормыш алып кайткан ветераннарның әле һаман исән булуы – бик зур бәхет. Бүген алар туксанның теге ягында, чәчләре көмешләнгән, әмма һәр Тугызынчы май иртәсендә беләкләре кабат ныгый, гәүдәләре төзәя, күзләрендә салют очкыннары кабына. Без аларга карап кайчандыр бик бөек, зур булган дәүләтнең тере тарихын күргәндәй булабыз. -
1 марта 2020 - 23:02
Бөек Ватан сугышы экспозициясе – Хәтер һәм тәрбия йорты
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы-мемориалы гади музей гына түгел. Ул Хәтер һәм тәрбия йорты. Бирегә килгән һәр кеше илебезнең шанлы елларын күңеле аша уздыра, Җиңүнең кадерле бәһасе турында иманын ныгыта. -
25 февраля 2020 - 15:39
Бөек Җиңүне нинди яңа проектлар белән каршылыйбыз?
Мәдәният министрлыгы быелгы театраль сезонда Татастан театрларында Бөек Ватан сугышына багышланган 12 театраль постановканың премьерасы булачагын хәбәр итте.