Логотип Идель
Блоглар

КАРАҖИЛӘК ҖЫЮ СЕРЛӘРЕ - безнең тәҗрибә

Караҗиләк җыю вакытын без сагынып көтеп алабыз. Җиләк җыю һич кенә дә җиләк ашау өчен түгел, ә күңел рәхәтлеге өчен. Элек-электән бездә шундый традиция булган: бөтен туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр безгә җиләккә килгән. Бабай да, әти дә урманны яхшы белгәнлектән, җиләк вакыты җитүгә, бөтен халык безгә агылган.

   Караҗиләк җыю вакытын без сагынып көтеп алабыз. Җиләк җыю һич кенә дә җиләк ашау өчен түгел, ә күңел рәхәтлеге өчен. Элек-электән бездә шундый традиция булган: бөтен туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр безгә җиләккә килгән. Бабай да, әти дә урманны яхшы белгәнлектән, җиләк вакыты җитүгә, бөтен халык безгә агылган.

Җиләк җыярга төшү безгә ниндидер бәйрәм, ягъни мәсәлән, Сабантуй кебек. Шәһәрдән апайлар, башка авыллардагы туганнар, дуслар - барысы безгә җыела.

   Ничә сәгатькә төшүгә (бездә урманга төшәбез диләр, ул безнең авылдан астарак урнашкан) карап, ничә литрлы чиләк алу алдан уйланып куела. Гадәттә, бөтенебез бер үк төрле чиләк ала. Безнең гаиләдән кемнәр җиләккә төшә, кем өйдә җиләкчеләр кайтышка ашарга әзерләргә кала - монысы да алдан хәл ителә.

   Җиләккә барасы көнне иртән иртүк торабыз. Шуннан китә чыр-чу. Бу күңелле чыр-чу. (Әниләр инде, гадәттәгечә, таңнан торып, хайваннарны карап, бөтен эшне бетереп куйган була.) Кем чәй өстәле артында кайнаша, алдан торып тамак ялгаганнар инде киенә үк башлый.

   Киенү үзе бер хикмәт нәрсә. Бу гади генә, өскә җиңелчә генә кием элеп чыгып китү түгел. Урманның зәһәр черкиләре ашамасын өчен, 2-3 кат ыштан, 1-2 кат кофта, аның өстеннән ветровка киелә, башка ике кат яулык бөркәнелә. Аякта - бутый (резин итекләр). Ничә градус эссе булса да, шулай кәбестә кебек киенергә туры килә.⠀

   Бөтенебез киенеп әзер булуга, чиләкләрне алып, машинага төялешәбез. Шуннан әти җилдертеп кенә урманга төшереп тә куя. (Кеше бик күп булса, берничә рейс ясый.) Машина эчендә шау-гөр килеп, бөтен яңалыкларны уртаклашып, шаян сүзләр сөйләшеп төшүләр үзе бер күңелле. Төшереп җиткерүе була, тиз-тиз генә машинадан коелып та бетәбез. Шуннан, черки тешләмәсен дип, агулар-дарулар тидерү процессы башлана: биткә, кулга, бөтен киемгә сылыйсын сылап, сибәсен сибеп мәш килеп алабыз. Бер-беребезгә сиптерешәбез.

   Әти безне машинадан төшерү белән кайтып китәргә ашыкмый,  иң җиләкле урынны күрсәтеп, безне шунда калдыра. (Ул, озак еллар урманчы булып эшләгәнлектән, кайда нинди җиләк, нинди үлән үскәнен - барысын да белә.) "Менә моннан җыегыз, монда шәп, монда бетсә, әнә тегендәрәк барырсыз. Каты җил чыкса, сак булыгыз, корыган агачлар бик күп, башыгызга төшмәсен, карап кына йөрегез. Бер-берегезне калдырмагыз", - дип, безгә барысын аңлатып, чиләкләрегез тулгач, шалтыратырсыз, төшеп җитәм, дип кайтып китә.⠀

Без әти калдырган җирдә сибеләбез, әмма бер-беребездән ерак китмибез.⠀

    Шуннан башлана чиләк төбен "яшьнәтү". Бу - чиләк төбе җиләк белән күмелү була. Җиләк җыйганда, кемдер үзара сөйләшкәләп тә ала, кемдер, сөйләшсәм, кулым акрыная, дип, шыпырт кына җиләген үрчетеп утыра. Бераз вакыт үтүгә, чиләк төбе дә яшьни башлый, күңелләр күтәрелеп китә. Әти калдырган урында әйләнә-әйләнә, иңли-буйлый караҗиләк җыябыз. Күбрәк әйләнә торгач, юлның кайсы якта икәнлеге дә бутала башлый: төрле вариантлар барлыкка килә.

   Телефон турында әйтергә онытканмын бит әле. Телефон бары тик бер генә кешедә була (гадәттә, дежурга әнинеке йөри). Сәгать кирәк булса да, әтигә шалтыратасы булса да, шул телефон ярдәмгә килә.⠀

Бераз җыюга, җиләк бармы-юкмы, булмаса монда килегез, дип, бер-беребезне барлап торабыз.

   Урманга бездән башка да җиләккә килүчеләр күп була. "Әәәй" дигән тавышлардан урман гөрләп тора. Шулай авазлар биреп, һәр кеше үзенекеләр белән аңлаша. Кайчакта әлеге авазлар буталышып та бетә. Бу безнекеләрме соң, башка берәүләр микән дип йөри башлыйсың. (Минем шулай икенче кешеләргә хәйран тавыш биргәнем булды. Бервакыт әти алырга төшеп, безгә кычкыра дип торам, аңа җавап итеп: "Хәзер чыгабыыыыз", - дип кычкырдым. Ул әти түгел, гомумән, икенче кеше булып чыкты.)

    Җиләк җыела, чиләк тула, колак төбендә чебен-черки, кигәвен безелди тора. Әмма бер җиләк тә авызга керми, һәммә кеше чиләкне мөлдерәмә итеп кайту өчен тырыша.

   Озак йөри торгач (караҗиләкне тиз генә җыеп булмый), ашыйсы да килә башлый. Гадәттә, ашарга алып төшмибез, кайткач аппетитлап ашыйбыз. Өйдә җиләкчеләргә ашарга пешерүче калды бит.

   Әмма әби белән төшкәндә (әбиебез, урман һавасын бик яратканлыктан, безнең белән төшкәли), ул һәрвакыт кесәсенә булки (батон) тыгып төшә. Берәребезнең ашыйсы килә башласа, шул батонны җиләк белән кушып аша, тәмле дә, туклыклы да була, дип, безгә бирә. Әбинең кесәсе димәктән, анда пакетлар да урын ала. Чиләк тулса - җиләккә, тулмаса - мәтрүшкә, үләннәр җыярга, яңгыр арты гөмбә очрап куйса - гөмбәгә. Әби бик хәсият кеше, бер дә запассыз йөрми. Кесә төбеннән безнең өчен конфетлар да чыккалый.

   Адашырбыз дигән уй  башыбызга кереп тә карамый, чөнки урманның кайсы гына почмагында булсак та, әтинең, һичшиксез, табып аласын беләбез. Чиләкләребез алданрак тулып, әти килеп җиткәнче юлга чыга торыйк, дисәк, әбидән генә калмаска кирәк. Авылның кай якта икәнен, кайсы юлның кая илтәсен әби бер ялгышусыз әйтеп бирә.

Кайтыр юлга чыкканда, каен җиләге, бөрлегәннәр авызга кергәли башлый. Караҗиләкнең яфраклары, мәтрүшкәләр дә пакетка салына.

Әтинең җилдереп кенә безне алырга төшеп җитүе була, безгә: "Әй", - дип аваз сала. (Ул безнең кебек "Әәәәй" дип сузып ятмый, кыска гына: "Әй".

   Әтине көттермик дип, тезелешеп чыгып та җитәбез. (Әле шунда тагын да эрерәк "кайту җиләкләре" очрый башлый, аларны калдырып китүләре шундый читен була, җыясы да җыясы гына килә.) Кызу гына башыбыздагы яулыкларны салып, юлдагы сикертмәләрдә җиләкләребез чәчелмәсен дип, чиләк авызларын бәйләп куябыз. Һәм, нәкъ килгәндәге кебек үк, машинага төялешәбез. Юлда кайтканда кайсы тирәләрдә йөрдек, җиләк күп идеме, эреме-вакмы, чебен-черкиләр артык бәйләнмәдеме, җәнлек-җанварлар очрамадымы - барысын бәйнә-бәйнә әтигә сөйлибез.

Әти, гадәттәгечә, очыртып кына кайтарып та җиткерә.

   Җиләк җыеп каралган кулларыбыз белән (караҗиләк кулны каралта-кызарта) ябышкан чүпләрне кага-кага, шау-гөр килеп, күтәренке кәеф белән өйгә керәбез. Ә безне инде анда кайнар аш һәм җиләк сезонының иң тәмле ризыгы - караҗиләк пирожкилары көтә.

Бу көн бер генә кабатланмый, әллә ничә атналарга сузыла һәм һәрберсе рәхәт, онытылмас мизгелләр булып күңелгә сеңеп кала.

Энҗе ХӨСӘЕНОВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев