Логотип Идель
Блоглар

КИЕМНЕҢ ҮЗ ӘДӘБЕ

Кешенең киенүен контрольдә тотучылар бар анысы: дин, оешма җитәкчеләре һәм… капка төбендәге әбиләр. Беренчесе гаурәтне капларга куша, кешенең, бигрәк тә, хатын-кызның сәламәтлеге, әхлагы турында кайгырта.

Кием мәсьәләсе бик четерекле бит ул. Кемгәдер баштанаяк төренеп йөрү ошый, ә кемгәдер – майка, кыска ыштан да ярап тора.  Ир-ат киеме кендектән тезгә кадәр (тезне кертеп) гәүдәне капласа, шул җиткән. Ә хатын-кызга бераз тырышырга кирәк…

«Хиҗаб гаурәтне каплар өчен каралган. Әмма дин кардәшләребез шуны да онытмасыннар иде: Аллаһы Тәгалә гаурәтне хатын-кызга гына түгел, ир-атка да капларга кушкан. Шул исәптән, спортчылар да нинди спорт төре белән шөгыльләнүгә карамастан, мөселман булса, бу таләпне үтәргә тиеш», – дип язды мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәр битләрендә.

Кешенең киенүен контрольдә тотучылар бар анысы: дин, оешма җитәкчеләре һәм… капка төбендәге әбиләр. Беренчесе гаурәтне капларга куша, кешенең, бигрәк тә, хатын-кызның сәламәтлеге, әхлагы турында кайгырта. Икенчесенә оешманың имиджын, үсешен, йөзен күрсәтергә кирәк – шуңа тырыша. Өченчеләре… ай, алар теленә эләксәң, башың бетте. «Бу Габбас кызы кайчан арт күрсәтеп йөрүдән туктар икән?!», «Теге бичура тагын эчке күлмәктән җырларга чыккан! Оят та юк, намус та юк!» – дип, күрше кызларына да, артистларга да җитешәләр.

Төрле оешмаларда эшләгән, дресс-код таләпләренә җавап биргән кием киючеләргә сокланып карыйм. Чиста, пөхтә кием, билгеле, кешене тагын да бизи, матурайта. Әмма кайвакыт артык кыска итәк һәм дөнья күрергә башын тыккан күкрәкләрне күргәч, әлеге оешмага нигә килгәнеңне генә онытып җибәрәсең. Ул ир-ат халкы ничек чыдый да, ничек башын югалтмыйдыр, вакыт-вакыт хәтта минем дә мондый күренештән башларым җиңелчә генә әйләнә башлый.

Теге әбиләр «ярата», контрольдә тота торганнарын да эзләп ерак барасы юк, адым саен мәктәп, югары уку йортларының коридорларында, хәтта имтиханга килгән студентлар арасында да очрап куя. Сәхнәдәге эстрада артистларын әйтмим дә инде...

Билгеле, әлеге язма авторы да фәрештәләрдән түгел. Вакыт-вакыт уңайлы дип,  чалбар да кия, итәкләр дә җиргә үк төшеп бетми... Шунысын да әйтим әле: безне әти-әниләр идәнгә үк тигән күлмәкләр кидереп үстермәде, әмма ачык кием кисәң, «Гыйбрәт шулпасы булып йөрисе түгел, салган бул!» – дип кырт кисеп, бер генә әйтәләр иде. Җәйге эсседә бер кат халаттан идән юып йөргәндә:

«Дәү атагыз кереп килә, үзегезне тәртипкә китерегез», – дию дә, олы кеше, чит кеше, ир-ат алдында үзеңне тиешле киемдә, тиешле рәвештә тотуга ачык бер мисал булып торды.

Дөрес, ул вакытта шкаф тутырып торган асыл күлмәкләр дә, ун төрле туфлилар да булмаган. Бәйрәмнәрдә абый-апайлардан калган «затлы» киемнәр киелгән. Ярыймы-ярамыймы, үлчәме туры киләме-юкмы – анысы башка мәсьәлә. Иң мөһиме – чиста, ертык түгел, муены ябык, итәге тездән аста булсын. Ә яулыкка килгәндә... үз-үзебезне белгәннән башлап: «Башыңа ки… Кояш какмасын, колагыңа җил кермәсен!» – дип урамга чыгарып җибәргәннәр безне. Өйдә дә:

«Ризык янында чәч-башыңны туздырып йөрмә!» – дип каршы алганнар. Билгеле, бәйрәмнәрдә көязләнеп: чәчләрне таратып та, үреп тә йөргәнбез, анысына артык сүз әйтүче, борчылучы булмаган. Иң мөһиме: өстеңдәге киемең алда санап киткән критерийларга туры килсен дә, үзең акыллы, тыйнак бул...

Шәригать кануннары буенча киенгән кызлар, ханымнар белән еш аралашырга туры килә миңа. Болар Русия ислам институты, мәдрәсә студентлары һәм остазлары, ТР Диния нәзарәте хезмәткәрләре. Зифа буйлы, ачык йөзле, искиткеч мөлаем туташ һәм ханымнар. Йөзләреннән нур бөркелә. Алар белән сәнгать, мәдәният, әдәбият темасына рәхәтләнеп сөйләшеп, бәхәсләшеп була. Спорт ярышларында катнашырга, кино-театрларга йөрергә дә вакыт табалар. Сокланам да, алардан үрнәк алырга да тырышам мин. Тирәнрәк уйлап карасаң, чиста-пөхтә киенеп, гаурәт каплап йөрүнең кешегә файдадан башка зыяны юк. Моны без авырып киткәч: баш, аяк сызлавына түзә алмый, балага уза алмый интеккәч кенә аңлый башлыйбыз. Ни дисәң дә, теге алда санап кителгән «контроль органнары» сүзләрен, таләпләрен исәпкә алу зыян булмас, җәмәгать...

Киемнәребез дә, күңелләребез дә чиста, күркәм булсын...

Казан Мәгариф идарәсе шәһәрнең 10нчы мәктәбендә хиҗаб аркасында килеп чыккан низагны җайга салды. Кыз балага дәресләргә яулыктан йөрүне тыю ярамавын мәктәп директорына аңлаттылар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев