Логотип Идель
Блоглар

«Мәхәббәт» - «мәһабәт»: татарча дөрес сөйләшәсеңме?

«Казан татары» ул, сезнеңчә, нинди татар? Казанда яшәүче татармы, әллә аның башка мәгънәсе дә бармы? «Рәхмәтле» сүзенең бераз мантыйксыз булуы турында моңарчы ишеткәнегез булдымы икән? Бу санда сезгә шулар турында аз-маз сөйләп узармын.

РӘХМӘТ ↔ РӘХМӘТЛЕ
Ике телдә иркен аралашканга, шул телләрдән чит булганы өстенлек иткәнгәдер инде, бик күпләр, хәтта лингвистлар да ана телебезне колактан тартып булса да, табигатен бозып булса да әнә шул өстен торган телгә якынайта. Әгәр дә элекке мәдрәсә карасы ялаган классик язучыларыбызны укысак, аларның берсендә дә рәхмәтле дигән сүз очрата алмаячаксыз. Әллә аларга бу мәгънәдәге сүз кирәк булмадымы икән?

Рәхмәтле сүзе бүген русның «благодарный» сүзе урынына кулланыла. Ул инде күптән сүзлекләрдә дә үз урынын алган, шуңа күрә чәчрәп чыгып аны куллану дөрес түгел, дип тә булмый. Мәгәр барыбер минем күңелдә бу сүзгә карата каршылык бар.

Мәгълүм инде, рәхмәт ул гарәп сүзе, шул ук нигездән рәхим, мәрхәмәт сүзләре дә ясалган. Һәм шул ук сүздән мәрхүм сүзе дә килеп чыккан. Аларның барысы да диярлек күпмедер дәрәҗәдә дини эчтәлеккә ия. Болар арасыннан мәрхүм сүзе бездә вафат булган кешегә карата кулланыла. Аның ни өчен шулай аталуын махсус анализсыз әйтеп бирүче аздыр. Кыскача гына туктасак, мәрхүм ул – «Аллаһның рәхмәтенә ирешкән» дигән мәгънәне бирә. Шуңа күрә иске телебездә һәм хәзерге кайбер кардәш телләрдә мәрхүм сүзенең синонимы буларак әлеге безнең рәхмәтле сүзе кулланыла. Мәсәлән, үзбәкләрдә marhum, rahmatli, төрекләрдә merhum, rahmetli. 

Менә шул мәгълүмат миңа татар телендә руска ияреп ясалган рәхмәтлене кабул итәргә комачаулый. Югыйсә үзбәктәге һәм төректәге кебек «благодарный» дигәнне белдерү өчен, телебездә миннәтдар сүзе бар бит (үзб. minnatdor, төр. minnettar). «Мин әти-әниемә рәхмәтле» дию урынына, мәсәлән, «әти-әниемә миннәтдармын» дию бер яктан телебездәге искергән пассив сүзләрне активлаштыру булса, икенче яктан кардәш телләргә якынаю да булыр иде. Аның дөресрәк булуы турында сүз дә әйтеп тормыйм инде.

МӘХӘББӘТ – МӘҺАБӘТ

Беләсезме, кайбер кешеләрдән, бигрәк тә тәҗрибәле дикторлардан, алып баручылардан, экскурсоводлардан ниндидер сүзнең ялгыш әйтелешен көтмисең. Бәлки, шуңа күрә дә аларның хаталары аеруча колакны ертадыр. Мәгәр алар да кеше инде, ялгыша ала. Шулай да кайбер сүзләрне бозып әйткәндә, бөтенләй эчке мәгънәсе югала бит. Менә мисалга мәхәббәт белән мәһабәт сүзләрен алыйк.

Урта диалект вәкилләренең кайбер сөйләшләре өчен [һ] авазы ачы бәла булганга, алар аны еш кына [ҳ] белән алмаштыра. Шуннан [ҳ]ава, шә[ҳ]әр, [ҳ]әйкәл, [ҳ]әм кебек яңгырашлар чыга. Тик болары башка сүз белән бутауга китереп чыгармаса, мәһабәт сүзендәге [һ] үзгәрү башка сүзгә охшаш яңгыраш бирә. Шуннан китә мәрәкә, китә рәхәт чигү, китә ниндидер мәхәббәт таулар, мәхәббәт күренешләр һ. б. Югыйсә бит дөрес әйтмәү хаталы язуга да китерә. Мисаллар юк дисезме? Ялгышасыз. Ә, өстә мәхәббәт тау, бик биек булмаса да үзенең текәлеге белән сокландыра (М. Миначев – орфографиясен дә, пунктуациясен дә үзгәртмәдем). Күз алдына китерәсезме, мәхәббәт бинага авылның мәдәният йорты дип түгел, зур итеп, «Театр» дип язып куйганнар (Шәһри Казан).

Сүзләрнең икесе дә гарәп алынмасы. Шулардан мәхәббәт дигәне хбб тамырыннан ясалган. Шуннан ук Хәбиб һәм Хәбибә исемнәре дә килә, гарәпчәдә хәби́би – «сөйгәнем» дигәнне белдерә. Икенче сүзебезнең мәгънәсе аеруча кызык, чөнки мәһабәт сүзенең татарча кардәшләре дә бар. Беренче чиратта бу һәйбәт сүзе. Нәкъ бу һәйбәттән әйбәт сүзебез дә ясалган. Мәһабәт исә гарәптә күпмәгънәле сүз. Татар телендә аның «курку тудырырлык хөрмәт, бөеклек» мәгънәсе йөри.

Нәкъ шуның өчен аны, гадәттә, зур һәм матур объектларга карата кулланалар: мәһабәт таулар, мәһабәт йорт, мәһабәт күренеш… Ә мәхәббәт тау нинди була соң ул?

КАЗАН ТАТАРЫ

Бер фәнни мәкаләгә юлыктым. Анда Казан татарларының ниндидер мәсьәләгә мөнәсәбәте турында язылган иде. Нишләптер мәкаләне укыганда ук бу Казан татарларына эчем пошкан иде, юкка гына булмаган икән. Казан татары дигәннән автор Казан шәһәрендә яшәүче татарларны күз уңында тоткан икән. Ә бит төбенә төшә башласаң, Казан татарлары күпмәгънәле термин булып чыкты.

Беренчедән, ул чыннан да Казанда яшәүче татарларны белдерә. Башкача моны казанлы татарлар, Казанның татарлары дип була. Һәрхәлдә, боларны да аралаштырып кулланганда, мәгънә төгәл ачыклана шикелле.

Икенчедән, Казан татары дигәннән татар халкының урта диалектында сөйләшүче, башлыча Казан шәһәре тирәсендә яшәүче субэтносы күз уңында тотыла. Бу очракта алар беренче нәүбәттә мишәрләргә каршы куела. Бу мәгънәгә синоним итеп урта диалект вәкилләре дигәнне кулланып була бугай.
Өченчедән, Казан татарлары ул мишәрләрне дә үз эченә алган татар халкы үзе инде. Мондый чакта ул Кырым татарларына каршы куела. Мәсәлән, Төркиядә мишәр дә үзен Казан татары итеп таныштыракчак, аның кемлеген шулай гына аңлаячаклар. Бу мәгънәгә синонимнар буларак Идел буе татарлары, Идел-Урал татарлары дигәннәр хезмәт итә ала.

Терминология бик җитди нәрсә ул. Анда буталчык булырга тиеш түгел. Бер термин бер генә мәгънәне белдергәндә яхшы аңлашыла. Мәгънәләр күбәеп китсә, хезмәтнең башында ук авторның ул терминның кайсы мәгънәсен кулланганы хәбәр ителергә тиеш. Югыйсә әллә нәрсәләр аңлашылуы бар бит.

АРТЫК Ъ

Бүген тугры сүзенең тугъры дигән язылышына юлыктым. Безнең якларда суккычка тыккыч дигән сүз бар. Кирәкмәгән артык берәр әйбер яки кеше турында сүз чыкканда кулланалар шуны. Бу тугры сүзендәге ъ нәкъ шул суккычка тыккыч инде ул. Я, ниемә кирәк соң ул анда, әйтегез әле? «Г» хәрефенең калынлыгын белдерергәмени? Алай икән? Нигә, «у»дан соң «г» болай да калын укылырга тиеш түгелме дә шулай калын әйтелмиме соң ул? Әлбәттә, ул болай да калын укыла. Сез аны йомшак укып карагыз әле, булдыра алырсызмы икән…

Сингармонизм законы сузыкларга караса да (төрки телләрдә сузыклар гармониясе), алар янындагы тартыклар да төрлечә кылана алмый: а, о, у, ы хәрефләреннән (авазларыннан дип укы) соң тартыкларның каты вариантлары гына килә ала. Сүз, әлбәттә, татарның үзтума сүзләре яки үзләшкән алынмалар турында бара. Димәк, бу каты тартыкларның катылыгын ъ белән кабат күрсәтү артык, аны язу кирәк түгел.

Бу кагыйдәгә күрә, тугры, углы, угры, низаг, әлвидаг, аглау//еглау, зөлкагдә һ. б. ш.да ъ куелмый, чөнки «г» алдындагы сузык каты. Әгәр дә инде каты «г» [ғ] алдындагы сузык йомшак булса, һичшиксез ъ кирәк: вәгъдә, Кәгъбә, рөкүгъ, игътибар… Минемчә, бер дә авырлыгы юк. Сезнеңчә дә шулай түгел икән, сүзлекләр нәкъ сезнең өчен төзелә.

МӘДӘНИЯТЕ // МӘДӘНИЯТЫ

«Нишләп соң без ишетелгәнчә язмыйбыз!» – диючеләр бар. Мондый сорауны хәтта тел белгечләре дә биргәли. Ләкин ишетелгәнчә язарга теләүчеләр әдәби телнең әһәмиятен, ролен һәм асылын аңлап бетерми булса кирәк. Әдәби тел – ясалма тел ул, аның язма формасы ясалма рәвештә тәртипкә салына. Аннары ишетелү бит ул язу өчен бик тотрыксыз нигез: төрлебез төрлечәрәк әйтә, төрлечәрәк ишетә ала. Әле диалектлар бар тагын. Ни өчен, мәсәлән, Ульян татарлары Арча татарлары кебек әйтергә тиеш тә, аларча язарга тиеш? Менә шуның ише сораулар булмасын өчен, әдәби яңгыраш һәм әдәби язылыш бар.

Бу озын фикеремне мәдәният, әдәбият кебек сүзләрнең кушымчаларын унификацияләргә теләүчеләргә каршы чыгу буларак яздым.

Әйе, -ят дип бетә торган гарәп алынмаларының бер ишләренә йомшак кушымча, бер ишләренә каты кушымча ялгана. Барысын да бертөрле итеп булмыймыни? Булмый!

Рус алынмаларын һичкем унификацияләргә теләми бит (чөнки русча яхшы аңлыйлар). Гарәп телен белүчеләр дә яхшы аңлый: йомшак -ят [-йәт] ул татарның -лык/-лек дигәненә туры килә. Мәләсән, мәдәният > мәдәнилек, мөфтият > мөфтилек, җаһилият > җаһиллек. Истә калдырыгыз: әкият, әһәмият, җаһилият, җитдият, җөмһүрият, зарурият, иминият, исламият, көллият, мәдәният, мәсьүлият, миллият, мохтарият, мөфтият, ният, хакимият, хасият, хосусият, хөррият, шигърият сүзләре йомшак нигезле.

Каты -ят [-йат] исә гарәптә күплек сан күрсәткече. Дөресен генә әйткәндә, андый сүзләр бездә әллә ни күп тә түгел, шуңа күрә аларны бер ятлап истә калдырырга гына кирәк: әдәбият, гарәбият, илаһият, нәшрият, тәрәккыят, төркият, шәркыят (шуларга хәят сүзен дә өстәп була). Боларга каты кушымчалар кушыла (әдәбияты, нәшриятка, шәркыятчы).

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире 

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев