Логотип Идель
Блоглар

Мода дия күрмәгез

Казанның карлы-яңгырлы-сулы-бозлы урамнарында йөргәндә ирексездән яшьләрнең аяк киемнәренә карап куйдым. Һәм шаккаттым! Ниләр генә кимиләр икән бит! Үзем дә яшь буын вәкиле саналганга, хәзер сезгә капка төбендә көнбагыш ашап утыра торган әбиләрдәй тоелырмын, ләкин кайбер «мода» үрнәкләрен фотога да төшереп алдым.

Казанның карлы-яңгырлы-сулы-бозлы урамнарында йөргәндә ирексездән яшьләрнең аяк киемнәренә карап куйдым. Һәм шаккаттым! Ниләр генә кимиләр икән бит! Үзем дә яшь буын вәкиле саналганга, хәзер сезгә капка төбендә көнбагыш ашап утыра торган әбиләрдәй тоелырмын, ләкин кайбер «мода» үрнәкләрен фотога да төшереп алдым.

Иң шаккатырганы: алагаем зур табанлы итекләр булды. Менә-менә егыла язып барса да, абынмый, сөртенми тагын үзләре. Минем генә алар өчен кайгырып, нервыларым бераз ашалды, әлбәттә... Баксаң, мода белгечләре калын табанны хуплый: буйны да озынрак күрсәтә, пычранмый да, ди. «Платформа»лы аяк киемнәре җитмешенче-туксанынчы елларда бик популяр була. Ә тарихы, гомумән, XVI гасырдан ук башлана. Ул чакта мондый аяк киемнәрен балчык юлда батмас өчен кигәннәр – тротуарлар юк заманнар бит! Бүген исә ул көязлек билгесе генә. Сүз уңаеннан, XVII гасырда очлы башлы аяк киемнәрен чүп-чар җыючылар кигән, андый аяк киеме белән юл кырыендагы чокырлардан чүпне алуы уңайлырак булган ди.
Бүген исә төсле баулы итек киючеләрне дә шактый очраттым. Үземнең танышлар арасында да сары шнурлы аяк киеме киючеләр бар. Ә нигә кимәскә ди: сары төс кәефне күтәрә, соры Казан асфальтына ямь өсти. Әмма шнурлар белән сак булырга кирәк. Алар төрле төркемнәр өчен билгеле бер мәгънәгә ия. Мәсәлән, ак шнурларны үз вакытында нацистлар бәйләгән. Америкада полиция хезмәткәрен үтергәннәр үзенең «зур эш» эшләгәнен күрсәтергә теләп, зәңгәр бау таккан. Коммунист һәм анархистлар аяк киемнәренә кызыл шнур сайлаган. Сары төсне – антинацистлар, яшелне табигатьне саклаучылар үз иткән.

Шунысын да әйтим: Казан урамнарында иң популяр аяк киеме: кроссовки! Комплектта, гадәттә, ак оек һәм... өшеп-туңып-катып беткән кымач-кызыл тубык. Әллә хәзерге темплар белән яшьләрнең аяклары туңып өлгермиме? Кем белгән? Әлбәттә, яшьтәшләремне тәнкыйтьләп утырасым килми, шуңа барыгызга да уңайлы аяк киемнәре теләп калам!

Гөлнара Мөбәракшина
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мода, миллилек, кием Казан, яшьләр, стиль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев