12 март 2020 яңалыклары
-
12 марта 2020 - 14:44
Оливерның баласы туган!
«Эх, алмагачлары» җыры белән танылган Оливер Мукендиның кызы туган! -
12 марта 2020 - 13:58
Галимҗан Ибраһимовның академик басмасы ТАССР юбилеена бүләк
Бүген татар әдәбияты классигы, энциклопедист-галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның туган көне. Г.Ибраһимов - ХХ йөз башы татар дөньясында абруйга ия, татар әдәбияте һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган әдип. -
12 марта 2020 - 13:22
"ABADELI" ниләр көйли?
"Abadeli" төркеме, ниһаять, үзенең «Мин ярата идем сине» җырын музыкаль платформаларга чыгарды! Төркемне ихлас күңелдән әлеге яңалыгы белән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп, 2018 елдагы архивтагы язмабыздан өзек тәкъдим итәбез. -
12 марта 2020 - 13:01
Казанда Альбина Шаһиморатова исемендәге опера студиясе ачыла
Башкалада «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Альбина Шаһиморатованың опера студиясе эшли башлаячак. -
12 марта 2020 - 11:36
Альбина Шаһиморатова: «Сәхнәдә кыюлык кирәк, әмма әрсез булырга ярамый!»
Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Аның үзенчәлекле сопранасы бүген дөньяның төрле мәртәбәле залларында яңгырый. Иҗади гастроль тормышы да гаять бай һәм тыгыз, өч-дүрт елга алдан төзелгән. Аның репертарында дөнья классикларының егермедән артык опера әсәре урын ала. -
12 марта 2020 - 11:07
Янына табиб килмәгән, пациентның гомере өзелгән
Мин барганда гәүдәсе бәдрәф янында ята иде. Ул көчле авыртуларга түзә алмыйча гел кычкырган. Ә табиблар дәвалар урынга, аны юләргә санап, башка пациентларга комачауламасын өчен, палатадан коридорга чыгарганнар. -
12 марта 2020 - 10:51
Бар да гади, бар да җиңел...
Илдус Гыйләҗев шигырьләре. -
12 марта 2020 - 10:13
Татарның беренче планеры
Беркем сиңа бернинди гарантия бирмәгән килеш, яңа эш эшләп карар идеңме? Менә килеп чыгамы ул, юкмы – билгесез, ди. Шул очракта да тотыныр идеңме? Әйе, дисәң, димәк, син – язмабыз герое Ильмира кебек тәвәккәл кеше икәнсең! Ул да кинәт кенә татарча планер чыгарырга уйлый да, тиз генә шуны башкарып, аларны сатып та бетерә. -
12 марта 2020 - 09:44
Мода дия күрмәгез
Казанның карлы-яңгырлы-сулы-бозлы урамнарында йөргәндә ирексездән яшьләрнең аяк киемнәренә карап куйдым. Һәм шаккаттым! Ниләр генә кимиләр икән бит! Үзем дә яшь буын вәкиле саналганга, хәзер сезгә капка төбендә көнбагыш ашап утыра торган әбиләрдәй тоелырмын, ләкин кайбер «мода» үрнәкләрен фотога да төшереп алдым. -
12 марта 2020 - 01:37
“Яңа колак” таләп иткән концерт
14 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында тамашачы “Безнең җыр” лабораториясендә туган җырларны тыңлый алачак. Проект катнашучылары тагын да масштаблырак концертка әзерләнә.