Логотип Идель
Блоглар

«Онытылмаган», имеш!

Совет чорының «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!» дигән ялтыравыклы шигаре миңа балачактан әллә нинди мәкерле, икейөзле булып тоелды.

Совет чорының «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!» дигән ялтыравыклы шигаре миңа балачактан әллә нинди мәкерле, икейөзле булып тоелды. «Онытылмаган», имеш! Беркем дә онытылмаган булса, минем әтинең әтисе – Нурулла бабам «хәбәрсез югалган» саналыр идеме? Сугышта үлгәнме ул, әсирлектә газапланып җан биргәнме – ник бу турыда, балалары әллә ничә тапкыр сорап военкоматка, архивларга язса да, беркем белми? Ничек үлгән, кабере кайда? Шулай уйлый идем.


...Яшьтәшләрем җиңеп кайткан (һич тә булмаса, яу кырында батырларча үлгән, кабере билгеле) фронтовик бабалары турында инша яза. Ә безнең нәсел бабайның язмышы ничек булганны да белми. Бер кардәш тиешле кешебезнең кызы, инша язарга кирәк булгач, хәтта «бабам Мәскәү өчен сугышта әллә ничә танкка берүзе каршы көрәшеп, һәлак булган, аңа шушы батырлыгы өчен бер кочак орден-медаль биргәннәр», дигәнрәк әкият уйлап чыгарган булган. Әкиятләр хупланган заман, нишлисең. Аяныч ки, бер ул гына түгел, «батыр бабалары» турында андый әкиятләрне шактый ук совет балалары сырлагандыр. Чөнки «бабай (әти) хәбәрсез югалган» дип кычкырып әйтү – ул инде якыныңның сатлыкҗан булганлыгын тану, хурлык. Аны сабыйлар да чамалый иде – ватанпәрвәрлекнең шундый кыек-чалышын да тәрбияләгәннәр безнең буында.

Хәбәрсез югалганнарның гаиләләре ачыктан-ачык эзәрлекләнмәсә дә, барыбер кимсетелгән хәлдә булды. Әби, мәсәлән, биш бала белән калып, шулпага болгатырлык бер уч онга тилмерсә дә, сугыштан кайтмаган бабай өчен сукыр тиен пенсия дә, пособие дә алмады. Бәйрәмнәргә чакырмыйлар иде аны. Ә бит аның ире һәм улы шушы ил өчен сугышырга киткән, балалары шул сугыш аркасында ятим калган... Хәер, әбине бәйрәм көнендә чакырмаганнар, дисәм дә ялган булыр. Бер тапкыр чакырганнар: 1945 елның 9 маенда - авыл советына. Олы улы Мостафаның кара пичәтле кәгазен тапшырыр өчен. Сугыш бетәргә бер айдан кимрәк калганда фашистның вәхши пулясыннан 23 яше дә тулмастан харап булган лейтенант Сафиуллин Мостафа. Авыл советыннан чыккач, Шакира әбием саташып, авыл буйлап өенә кайтыр юлны озак эзләп йөргән әле. Нурулласының хәбәрсез югалуы турында хатның тәэсирен, юк-юк та, гомер буена татыган ул. Шулай да сиксәненче еллар уртасыннан башлап, әбигә (улы өчендер инде) 9 майга азык-төлек пакетлары китерәләр иде. Үзен санга суга башлауларына сөенгәндер инде әби, тик шатлыгын да, күз яшьләрен безгә күрсәткәне булмады. Әллә кибеп беткән иде аның яшьләре - кечерәк идем әле, ул чакта сорашырга башка да килмәгән... Әби кебекләр - ил тулы. Хәбәрсез югалган якыны турында әлегәчә мәгълүмат таба алмаганнар хәттин ашкан.


«Великая Отечественная без грифа секретности. Книга потерь. Новейшее справочное издание» белешмәсе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар һәм әсирлеккә эләккән хәрбиләр турында коточкыч саннар китерә: 3 396 400 кеше. «Хәтер» китабы авторларының берсе Михаил Черепанов исә тагын да зуррак санны – ун миллионны атый. Чөнки сугышта үлгәннәр саны буенча рәсми статистика үзгәреп тора, хәзер инде үлгәннәр саны унтугыз миллион кеше дип исәпләнелә. 1977 елдан бирле сугыш узган җирләрдә эзләнүләр алып барган, меңләгән сугышчы турында мәгълүмат тапкан, йөзләгән гаиләгә сугышта хәбәрсез югалган якынының исемен «кайтарган» эзтабарга ышанмаска хакыбыз юк. 


Кемнәр соң алар, хәбәрсез югалганнар? Кемдер заданиегә киткән җиреннән кайтмаган. Кемнәрнедер сугыш кырындагы йөзләгән, меңләгән мәетләр арасыннан эзләп тапмаганнар. Кайберәүләр, табылса да, танырлык булмаган. Сугыш афәтен үз башыннан кичергән әдип Әмирхан Еникинең фронтта язылган «Безгә үлем явы килде» мәкаләсеннән берничә юл китерәм: «...Ә менә олы юл буендагы канауда безнең солдат гәүдәсе чалкан ята. Язгы су астыннан аның чәчсез, күзсез, ыржайган тешле башы һәм пычрак чолгаулы аяклары гына күренә (итекләрен инде салдырып алганнар)... Күкрәге өстенә тирес һәм чүп-чар җыелып, утырып калган. Һәм шушы җир өстендә каргалар көтүе генә оча...» Ихтимал, бу бәхетсезнең гаиләсе дә «хәбәрсез югалды» хәбәрен алгандыр... Бәлки, язучы нәкъ минем Нурулла бабамны тасвирлагандыр? Хәер, юктыр, Еники бу чорда Калинин фронтында 3нче удар армиядә хезмәт иткәнлеге турында язган, ә минем бабайның эзе Полтава тирәсендә мәңгегә югалган. 


Әйе, чын фронтовиклардан (тылда яисә штабта «сугышканнары» түгел) үз күзләре белән күргән ачы хакыйкатьне Җиңү бәйрәме тантаналарында да, рәсми очрашуларда да сөйләтү ничектер гадәткә кермәгән. Ахрысы, Ватан өчен андый хакыйкать «уңайсыз»дыр. Аның урынына әнә 9 май көнендә бөтен ил буйлап «Үлемсез полк» маршын үткәрү бәйрәмчәрәк тә, җайлырак та. Хәбәрсез югалганнарны эзләп, хәзергәчә җир өстендә аунап яткан сөякләрне күмеп мәшәкатьләнү түгел инде, һәрхәлдә. Бер көнлек акция – фоторәсемнәр күтәреп йөргән халык ташкынын оештырып, телевизордан күрсәттең, «борчып» торган парны чыгардың – ил җитәкчелеге тагын бер ел буе тынычлап яши, дигән сүз. Нинди оста уйланылган бит! 


Берничә ел элек гаммәви мәгълүмат чараларында шау-шу купкан иде. Хәтерлисездер: «Бөек Ватан сугышында үлгән хәрбиләрнең гаиләләре, варислары аларның шәхси счетында җыелган, дистә еллар дәвамында процентлары үсеп, инфляция «ашаганнан» соң индексацияләнгән акчаларны юллап алырга хаклы» ише хәбәрләр интернетны басып алды. Халык, әлбәттә, төрле белешмәләр артыннан архивларга чапты. (Ә мин, дөресен әйтим, дәүләтнең «тикмәгә» генә акча бирәсенә һәрвакыт шикләнеп карыйм, шуңа күрә архив ишеген дә какмадым.) Тик түләнергә тиеш булып та, түләнмәгән акчаларны юллап ала алган кешеләр турында гына ләм-мим. Аның каравы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы җиткәндәрәк «Үлемсез полк» оештырыла башлады. Һәм ветераннар, актив гражданлык позициясенә ия җәмәгать эшлеклеләре, эзтабарлар һ.б. таләп иткән закон турындагы сүзләр дә онытылды. (Бу турыда, мәсәлән, http://www.kremnik.ru/node/165264 сылтамасын карарга була.) Инициатива авторлары «хәбәрсез югалган» хәрбиләрне хокукый яктан «сугышта үлгән» дип тану кирәклеген, мәсьәләне президент указы нигезендә хәл итүне сорый. Мондый хатлар бер-бер артлы башта Горбачевка, аннары Ельцинга, иң соңгысы – Дмитрий Медведевка җибәрелә. Берсеннән дә уңай җавап килми!


Чыннан да, дәүләт өчен «авыртмаган башка тимер тарак» нәрсәгә хаҗәт инде? Андый закон кабул итү ил казнасына да кыйммәткә төшәчәк ич. «Үлемсез полк» әлеге мәсьәләне ничектер кулай гына, шома гына үткәреп җибәрергә булыша. Җитди проблеманы хәл итәргә булышкач, акциянең үзенә дә булышлык иң шәп дәрәҗәдә. Сез карагыз: гади халык өчен күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) «Үлемсез полк» маршында катнашу өчен фотоларны бушлай эшләтеп алу хезмәтенә кадәр бар! «Үлемсез полк» үзе – Иҗтимагый палата эшчәнлегенең бер төре!


Ләкин заманалар әкренләп барыбер үзгәрә, берара хәтта архивлар да ачылып алды. Өч ел элек, мин дә, ниһаять, Нурулла бабам турында әби гомере буе көткән хәбәрне tatfrontu.ru порталында таптым. (Әле бит 2000 еллар башында гына «Хәтер» китабы редакциясе эзләп тә, бернинди мәгълүмат ачыклый алмаган иде.) «Алиакберов Нурулла Сафиуллович, г.р.    1905, место рожд. Буинский р-н, с.Старые Тинчали. Моб. Буденновским РВК 8.10.41. Место сл. 23 сп,83 сд. Звание: кр-ц. Месяц выбытия: 01, год выбытия: 1943, место выбытия: Полтава, причина выбытия: погиб». Димәк, югалмаган булган бит минем бабай! Димәк, дошман тарафына да күчмәгән ул...

Әби 1997 елда бакыйлыкка күчте, Нурулласы турындагы бу хәбәргә ерак иде әле (Оборона министрлыгы архивыннан серлелек мөһере 2006 елда алып ташланган иде). Бик кызганыч, әтиләренең табылганлыгы, аның сатлыкҗан түгеллеге, яуда үлгәнлеге турында рәсми мәгълүматны уллары Мөстәкыйм һәм минем әти Фәһим күрмәде. Кызлары Җәүһәрия белән Равия апаларга сөйләдем – бергәләп еладык... 


Алтмыш-җитмеш ел буена эзләтеп-эзләтеп тә берни тапмаган булсагыз, сез дә кабат эзләп карагыз әле: бабагызның кайда, ничек, кайчан гомере өзелүе турындагы хәбәр бәлки ачылгандыр! Нәселләребезнең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге өчен бу бит мөһим – тукталырга ярамый. Бер җөмлә, хәтта бер сүз генә тапсак та, бу инде җиңү! Бигрәк тә «хәбәрсез югалган» дигән тамгалы сугышчыларны эзләгәннәр өчен. «Хәтер» китабы, tatfrontu.ru, kremnik.ru һ.б. сайтларында электрон базалар һаман тулыландырыла. Энтузиастлар гына да, дәүләт вазифасын өсләренә алып, ел саен яңа исемнәрне табып «кайтара». Игелекле эшләре өчен рәхмәт аларга!
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Бөек Җиңү Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев