Логотип Идель
Блоглар

САРЫ ТОМШЫК НЫГЫСЫНГА

«Андый әйбер, гомумән, юк. Остаз түгел, тәнкыйть дигәне дә бик әллә нәрсә юк инде. Бәлки минеке генә юктыр ул, белмим.

Шагыйрьгә остаз кирәкме? (БАШЫ)


   Остаз-шәкерт бәйләнеше буйлап төштем моңарчы. Чылбыр тукталды, Рүзәл абый әле шәкертем юк, ди. Шуңа Гүзәләнең (Гүзәл Закирова) фикерен сорадым. Ул да остазым юк, ди.

      «Андый әйбер, гомумән, юк. Остаз түгел, тәнкыйть дигәне дә бик әллә нәрсә юк инде. Бәлки минеке генә юктыр ул, белмим. (Синеке генә түгел, Гүзәлә. – Авт.) Мин фикергә мохтаҗ, әмма ниндидер бер кешенең үземә остаз булуын теләмим. Бер генә кеше сине үзенең шәкерте иткәндә, ул бит, ким дигәндә, кызык түгел. Остаз-шәкертнең бергә-бер булуы спортта әйбәттер, иҗатта түгел. Чөнки спортта синең, мәсәлән, йөз метрлы дистанцияне беренче булып үтүең мөһим, аны ничек итеп узуыңның әһәмияте юк. Ә иҗатта синең нәкъ менә ничек итеп узуың мөһим».

    Ноябрь аенда узган яшь язучылар семинарында да, декабрьдә әдәби елга йомгаклар ясауда да ничәмә-ничә тапкыр олпат язучыларның сүзләрендә:

    «Үзебездән соң кемне калдырабыз икән?» – ише ноталар яңгырады. Чынлап торып сизелде аларның татар әдәбиятының киләчәге өчен борчылулары. Тагын шунысы сизелде: алар яшь иҗатчыларга ярдәм итәргә, аларның һәр хәрәкәтен хупларга әзер иде: «Иҗат кына итсеннәр».

    «Берәр төрле мәктәп сыман нәрсә оештырсалар, яхшы булыр иде. Чыннан да әйтер сүзләре булган, фикерле, үз тәҗрибәсе белән бүлешергә теләгән биш-алты шагыйрь, язучы тагын шундый берничә язучыны җыеп, алар белән эшләсә, һәрберсе төрле яклап фикерен белдерсә. Һәм бу эзлекле рәвештә дәвам итсә...» – ди Гүзәлә. Остазлык турында сөйләшкәндә Рәдиф Гаташ та, Рүзәл Мөхәммәтшин да совет чорында яшь каләм тибрәтүчеләрнең аерым язучыларга «беркетелеп» иҗатта «шомарырга», алардан өйрәнергә тиеш булган дәверне искә алды.

   Шактый шомлы перспектива. Шундый юнәлешкә борылмаса, олпат язучыларның да, «сары томшык»ларның да күзаллавын киңәйтер иде Гүзәлә тасвирлап күрсәткән остазлар мәктәбе. Хәер, Газинур Морат та ассызыклады: остаз күңелгә иш булырга тиеш. Башкача булса, ул остаз дип атала да алмый. Рүзәл Мөхәммәтшин остазлык күренеше өлкән буынның тапшырасы килгән рухи мирасы, ә яшь буынның шул мираска ихтыяҗы булганнан туа, дигән иде. Һәрхәлдә, шушы шартлар үтәлсә, ул мирасны тапшырыр өчен менә дигән урын булыр иде шушы остаханә.

ШАГЫЙРЬГӘ ОСТАЗ НИГӘ?

    «Хәзерге әдәби мохиттә остазлыкны күрмим», – дим Гаташка. «Әйе шул, – ди. – Бик кызганыч, хәзерге буында остазларга мохтаҗлыкмы, үзләренә кадәр булган әдәбиятны, шигъриятне белүме җитешми. Бер караганда, бүгенге көндә иҗатчылар бик белемле инде, виртуаль дөньяны да аңлыйлар. Белемле булгач, остазлар, традицияләр кирәкми, дип уйлыйлардырмы... Бу – ялгыш. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, басып торган җирең, тамырың, нигезең булырга тиеш. Ә нигез – халык авыз иҗатында һәм безгә кадәр булган шагыйрьләрдә, әдәбиятта».

    «Остаз кирәкме соң ул?» – дип сорыйм Рүзәл Мөхәммәтшиннан. «Булса, яхшырак, һәрхәлдә», – ди.

    «Сиңа остаз кирәкме?» – дим Гүзәләгә. «Үз яшьтәшләрең синең иҗатыңдагы уңышлы якларны, кимчелекле якларны яхшырак тоялар сыман. Бер сулышта булгангадыр инде ул, бәлки», – ди. Шуңамы, остаз роленә замана белән бергә атлаучы кеше кирәк, дигән фикер киң таралган. Белмим, мөһимме икән остазның замана белән бергә атлавы. Ул кеше шәкерткә тартылучы булырга тиештер. Күңеле дә кайтмаска тиеш. Бер буын икенчесеннән коточкыч һәм искиткеч нык аерылып торганда, аны кабул итәргә, үзе кебек булмавы өчен кичерергә сәләтле кеше. Әйе, күңеле дә кайтмый, бик тырышсаң да кайтмый хәтта, сине дөньяга күрсәтү теләге дә, дөньяны сиңа күрсәтү теләге дә кимеми анда... Һәм чын альтруисттыр ул остаз.

    Әдәбиятка остазлык кирәк дип уйлыйм мин, мохтаҗ кебек ул остазлыкка, ымсынып түзә кебек. Гаташ әйткән традицияләрне саклау өчен кирәк, иҗатка яңа гына килгән кешеләрне дөнья йотмасын өчен, һәр мәдәни чара саен телгә алынмыйча, таләп ителмичә калмаган миллилекне, аһәңне, моңны кайтару өчен кирәк остазлык.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев