Логотип Идель
Блоглар

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ИҢ МАТУР СҮЗ

Мин — сүзләр дөньясында кайнап яшәүче кеше.

Шигырь язуымнан алып, татар филологиясендә укуыма кадәр тормышымда сүзләр бик күп һәм төрле. Авазларның яңгырашына гел игътибар итәм һәм шаккатам: халык шундый белеп, төгәл сайлаган бит күренеш / әйберләргә атамаларны. Мисал өчен, «шомырт» сүзе. Аны әйткәндә иреннәр түгәрәкләнә — нәкъ шомырт ашаганда бөрештергән кебек. Яки менә антонимнарны алыйк: зур, олы, алагаем һәм кечкенә, нәни, бәләкәй. Зурлыкны белдерә торган сыйфатлар — арткы рәт (калын), ә кечкенәлекне тасвирлый торганнары алгы рәт (нечкә) сузыклардан тора.

Әлбәттә, искәрмәләр дә бар, әмма «зур»ның – калын, «кечкенә»нең нечкә яңгыравы гына да миңа кызыклы тоела. Казына башласаң, телдән дә кызык әйбер юк инде ул, монысын филолог буларак әйтәм. Ярый, озынга җибәрми генә, башкаларга да сүз бирим: яшьләрдән татар телендә яраткан сүзләре турында сораштым. Үзем башлап җибәрим.

Мин Гүзәл, яраткан сүзем – «кузгалак»!

Айзат Минһаҗи, каллиграф:

Минем яраткан сүзем — «кот». Кот – борынгы төркиләрдә Тәңре тарафыннан иңдерелгән тормыш көчен, җан энергиясен белдерә. Борынгы төрки дәүләтләрдә каһан булыр өчен, кот иясе булу да шарт булган. Әлеге төшенчә бүген аерым татар гыйбарәләрендә дә саклана: «котлы булсын / котлау / котым чыкты / кот кунды / котырган / котылдым / коточкыч / котсыз».

Тәбрис Яруллин, Милли китапханә директоры урынбасары:

Минем яраткан сүзләр — «рхмт» һәм «слм». Мессенджерларда язарга бик уңайлы, бу сүзләрне таратуда зур роль уйнадым дип саныйм: әйтергә дә, язарга да, ишетүче-укучы кешегә дә рәхәт.

Эльза Нәбиуллина, татар теле укытучысы:

Миңа «исем-акылым китте» тезмәсе ошый. Хәзерге телдә үзләренең төп мәгънәләрендә сакланмаган иске төрки тамырлы сүзләрдә казыну кызык. «Исем-акылым китте» дә шулар рәтендә. «Ис» сүзе борынгы төрки телдә «аң» дигәнне аңлаткан. «Истә», «искиткеч», «иске» һәм башка сүзләр дә шуңа барып тоташа. Аңдый сүзләр ниндидер ребус сыман үзләренә халыкның фикерләү рәвешен, дөньяга карашын сыйдыра. Шулай ук миңа кызык мантыйклы, парлы һәм озын сүзләр ошый. Сөйләмемдә еш очрый торган «инде», «әйе бит»ләрне кулланам.

Марат Шаяхмәтов, «Gauga» төркеме гитаристы:

Иң шәбе — «каен» сүзе. Ул сүз күңелемдә май азагындагы кояшлы көннәр, каникуллар башы, кечкенә чакта Казан читендәге урманга бару турында хатирәләрне уята. Аннары бу сүзне әйткәндә иреннәрнең ничек селкенүе ошый миңа, әйтүе үк рәхәт бит: [къа-йын].

Ләйлә Лерон, блогер:

«Бәгърем» сүзенең этимологиясе ошый миңа. «Татфак» бетергән кеше буларак, «бәгырь»нең тарихи чиратлашу нәтиҗәсендә, «бавыр» сүзеннән барлыкка килгәнен беләм. Мин аны иң яраткан, үз кешемә генә әйтә алам. Аңа да көн саен түгел әле. Бик интим сүз ул.

Тулырак - "Идел"нең декабрь санында

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев