Логотип Идель
Блоглар

УМАРТАЧЫ ЯЗМАЛАРЫ (дәвамы)

Умарталык тормышы турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Умарталык тормышы турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

УМАРТА КОРТЛАРЫ НИ ӨЧЕН КҮЧКӘ АЕРА? (Умартачы язмалары)

    Хәтерләсәгез, алдагы язмада без умарталыкта күч аеру чоры турында сөйләшкән идек. Язмамның ахырында, 25 июньнәргә күч аерулар туктарга мөмкин, дип фаразлаган идем.

Шулай булып чыкты да. Тик сәбәбе бал табышы башлануда түгел, ә көннәрнең суытып җибәрүендә.

Җәй айларына бөтенләй хас булмаган мондый салкыннар умарталарга зур кыенлыклар тудыра, әлбәттә. 

   Беренчедән, ояга нектар һәм су ташу кинәт тукталып кала. Алдан әзерләнгән бал запасы әле булырга да мөмкин, тик су һәр умартага көн саен кирәк. Якынча 350-500 грамм тирәсе, дип укыганым бар. Моның кадәр суны алып кайтыр өчен кортлар көненә 8000-16000 очыш ясарга тиеш.

   Хәтта салкын булуга карамастан су эзләп чыгып китсә дә, эшче корт шул сулык янында туңып калырга һәм шулай һәлак булырга мөмкин.

    Шуңа да, умарталык янында кортлар су алыр өчен урын булдырылырга тиеш, ә бер дә оча алмый торган салкын көннәрдә, бигрәк тә андый көннәр озакка сузылса, ширбәт куя торган савыт белән су кую да урынлы була.

    Моннан берничә ел элек һава торышы кортлар өчен уңышлы булмады. Көннәр яздан ук салкын торды, кортлар бөтен бал запасын ашап бетерде, алар ачтан үлмәсен өчен җәй уртасында ширбәт бирергә туры килде. Барлык булган чаршын запасын да ашап бетерделәр, ә анысын чәчәкләрдән генә җыеп була, умартачы савытка салып бирә алмый. Суга да кытлык кичереп яшәделәр.

   Шуның нәтиҗәсендә, умарталарда корт саны бик ишәя алмады, хәер, ишәйсә дә, әле ул елны юкә дә август башында гына чәчәк атты (бер айга соңарган, дигән сүз), шул вакытка кадәр салкын һава торышы сакланды. Ә августта инде климат көзгә таба авыша башлый, чәчәкләр бетә.

    Ул елны бал табышы булмады. Икенче каттагы рамнарны, ничек куйган булсак шулай, буш килеш махсус бүлмәләренә кертеп өйдек.

    Быел алай булмас, дип ышанам. Бу салкын көннәр тизрәк узып китеп, тотрыклы җылы һава торышы урнашуын көтәбез. 

     Бәхеткә, әлегә ашап торыр өчен, быел кортлар үткән җылы көннәрдә җыеп өлгергән бал һәм чаршын запасы бар.

   Сүз уңаеннан, чаршын дигән умарталык продукты бик файдалы. Кортлар аны төрле чәчәкләрнең серкәләре рәвешендә арткы аякларындагы “кәрҗин”гә җыеп алып кайта, шул серкәне махсус рәвештә эшкәртеп рам күзәнәкләренә тутырып куя. Аның файдасы турында икенче юлы тәфсилләбрәк язырмын.

     Сүзебезне дәвам итеп, су алып кайту өчен дә очу мөмкинлеге бөтенләй үк ябылмаган әле. Көндез җылытып ала һәм шул вакыт эчендә кортлар очышта булалар.

    Икенчедән, кышлау чорыннан аермалы буларак, җәй көне кортлар умарта эчен инкубаторга әйләндерәләр. Биредә ана корт салган йомыркалардан личинкалар чыга, вакыты җиткәч алар курчак халәтенә керә, һәм үз вакытлары җиткәч, чын умарта корты шул кәрәз күзәнәгеннән үрмәләп чыга.

     Кортлар сәламәт булып үссен, үрчем һәлак булмасын өчен умарта эчендә тотрыклы - 34,5 градус җылык сакланырга тиеш. Үрчем әле 32 градуста да кимчелекләрсез җитлегә, әмма күзәнәктән әзер корт булып чыгу вакыты бераз сузыла. Ә температура шуннан түбән төшсә кортларның йә канатлары, йә аяклары, яки хортумы җитлекмичә калырга мөмкин - гарип кортлар чыга. Умарта эчендә температура 26 градустан да түбән төшсә, үрчем һәлак була.

    Шулай ук умарта эчендә озак вакыт 37 градус температура сакланса үрчемнең бер өлеше, ә 38 градуста үрчем тулысынча һәлак була.

    Шуңа күрә бик эссе көннәрдә кортлар умарта авызында канат җилпе умартаны җилләтәләр, ә эшләре булмаган артык кортлар умарта алдына чыгып “сакал” булып сарып утыралар.

    Артык салкын көннәрдә исә кортлар температураны түбән төшермәс, умартаны җылыту өчен күп көч куялар.

    Шулай итеп, берничә ел дәвамында күзәтелүче җәйге салкыннар умарта кортларына да тискәре йогынты ясый. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җәй матур, җылы килер, кортлар ояда интегеп ятмас, дип ышанып калыйк. 

Раил ИЛЬЯСОВ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев