Логотип Идель
Блоглар

ВАКЫТ ХУҖАСЫ, ЯКИ НИ ӨЧЕН КРИСТОФЕР НОЛАН – ГЕНИЙ?

Мин кино сәнгатенә бик сак һәм тирән ихтирам белән карый торган кеше. Бигрәк тә аны иҗат итүчеләргә. Аеруча – режиссерларга. Кино өлкәсендә үз стилен булдырган, башкаларны кабатламаган режиссерлар күп түгел. Шундый даһиларның берсе – Кристофер Нолан. Фильмнары да әллә ни күп түгел аның – бер дистә генә. Әмма үзе даһи. Ни өчен? Хәзер аңларсың.

Белешмә өчен: Кристофер Нолан – кинорежиссер, сценарист, кинопродюсер. 53 яшь. Телефон кулланмый. Аны вакытны бушка сарыф итү коралы дип атый. Шул ук сәбәп белән электрон почтаны да яратып бетерми. Һәрвакыт диярлек классик костюмнан йөри. Кино төшерү вакытында үзе белән термос йөртә. Анда, әлбәттә , чәй! «Оскар» премиясе юк.

Нолан стиле

Чынбарлык һәм вакыт белән уйнау, тамашачыны уйларга мәҗбүр итү, төгәл геометрия, эстетика, физика, фәнни терминология, озын хронометраж – болар барысы да Кристофер Ноланның иҗатына хас төшенчәләр. Берсе дә юкка түгел. Барысы да балачактан килә.

Кристофер Нолан үзенең тәүге фильмын... 6 яшендә әтисенең камерасына төшерә! Бу вакытта ул – «Звездные войны», «Космическая одиссея» кебек кинокартиналарга мөкиббән бала. 11 яшендә инде ул режиссер булам дип төгәл карар кабул итә. Ягъни фантастикага, физикага, фәнни теорияләргә , астрономиягә кызыксынуы яшьтән үк килә.

Әмма, язмыш шуклыгымы, бәхеткәме – Нолан инглиз әдәбияты факультетында белем ала. Кинога бәйле барлык нәрсәне ул үзлектән өйрәнә.

«Иң шәп укытучы – кызыксыну» дип саный режиссер. Һәм ул хаклы да!

Нолан әле дә фильмнарын пленкага төшерә торган сирәк режиссерларның берсе. 3D дигән күренешкә дә сак карый ул. Әгәр дә фильмында нинди дә булса күренешкә ышандырасы килсә, ул моны мөмкин кадәр чынбарлыкка якын ысуллар кулланып башкара. Әйтик, күптән түгел генә прокатка чыккан «Оппенгеймер» фильмында атом бомбасы шартлау күренешен күрсәтү өчен, режиссер чынлап шартлау оештырган. Аңлашыла инде: чын бомба турында түгел сүз. Бензин, пропан, вентилятор, режиссерның осталыгы, ракурс белән эшләү һәм монтаж серләрен белү бәрабәренә чынлап та күз явын алырлык (атом бомбасына карата мондый сүзне кулланып булса икән!) күренеш килеп чыккан. Ә «Темный рыцарь: Возрождение легенды» фильмында җиргә чын (!) Embraer EMB 110 самолеты килеп төшә. Кыскасы, үз дигәненә ирешер өчен, Нолан барысын да эшли, тамашачысын алдап, графика юлыннан китми.

Ноланның иҗади эшләренең төсен дә бутап булмый. Визуалга аның дальтонизмы (кызыл һәм яшел төсләрне аермый) тәэсир иткән. Моңа өстәп иҗатында нуар йогынтысы барлыгын да яшерми оста.

Аның фильмнарында яңгыраган музыка да аерым игътибарга лаек. Режиссер сүзләре белән әйткәндә, сюжетны аңлау, персонажларның хисен тоюга тавыш һәм картинка аша ирешеп була. Нолан бу кагыйдәсеннән оста файдалана да. Кристофер Нолан еш кына үзенең фильмнарында социаль проблемаларга да мөрәҗәгать итә (мәсәлән, коррупция, икътисади тигезсезлек, климат үзгәрүе).

Нолан геройлары

Сүз кешеләр турында гына түгел. Ноланның яраткан герое – вакыт. Ни генә эшләми ул аның белән! Кирегә дә бора, алга да күчерә. «Довод»ны гына искә төшерик: сюжетта ике вакыт сызыгы кисешә – вакыйгаларның берсе киләчәктә , икенчесе – үткән заманда бара. Һәм алар кисешә! «Помни»ны карау өчен бөтенләй әзерлекле тамашачы булырга кирәк: ул эпизодлардан тора, әмма алар киредән башлана. Ягъни, фильмны азактан башына караган кебек килеп чыга. Флэшбеклар куллану, үткәнгә яисә вакыт аша сәяхәт итүләрне дә үз итә режиссер. Сүз уңаеннан, вакыт белән уйнаганы өчен режиссерны еш кына тәнкыйтьлиләр һәм тамашачыга авырлык тудыруда гаеплиләр. Әмма моңа карап кына Ноланның җанатарлары аз димәс идем. Еш кына аның фильмнарын карагач: «Бернәрсә дә аңлашылмый, әмма бик кызык!» – диясе килә. Әмма сюжетка төшенә башласаң, эчтәлегенә кереп китсәң, режиссерның ни дәрәҗәдә даһи булуына исең-акылың китә.

Ноланның персонажлары – тамашачыга бик яхшы таныш (яки тамашачы үзе) типик затлар. Ягъни, алар гади кешегә бик охшаган. Аларның чынлап та барлыгына, арабызда булуына ышанасың. Мәсәлән, «Начало» фильмы герое Доминик Кобб депрессиягә бирелгән ир-ат, «Интерстеллар»дагы Купер балалары белән уртак тел таба алмый интегә. Барысы да бездәгечә , кыскасы.

Актерлар турында да әйтик инде. Ноланның актерлар составы һәрвакыт бер диярлек. Әйтик, Кристиан Бэйл аның белән дүрт, Том Харди, Гари Олдман, Морган Фриман – икешәр, Джозеф Гордон-Левитт, Марион Котийар, Энн Хэтэуэй – икешәр мәртәбә эшләгән иҗат әһелләре. Килиан Мерфи, Майкл Кейн, Джон Нолан – бу исемлекнең лидерлары.

Кристофер Ноланның иң яхшы фильмнары

1. «Начало» (2010, 12+)
2. «Интерстеллар» (2014, 16+)
3. «Престиж» (2006, 16+)
4. «Дюнкерк» (2017, 16+)
5. «Довод» (2020, 16+)

Нолан фильмнары турында кызыклы фактлар

«Интерстеллар» фильмындагы кара упкынның (черная дыра – авт.) һәр кадрына рендеринг ясау өчен 100 сәгать кирәк булган. Һәр секунд – 100 көн вакытны алган дигән сүз.

«Дюнкерк» фильмына әзерләнү өчен Кристофер Нолан Англиядән Дюнкеркка кадәр хатыны һәм дусты белән көймәдә сәяхәт ясый.

«Довод» фильмындагы кайбер образлар һәм детальләрне уйлау Ноланның 20 ел вакытын алган. «Довод»та чын Боинг самолеты ангарга бәрелеп шартлый.

Киноман сүзлеге

Нуар – Голливудның криминаль һәм детектив драмаларын шушы төшенчә белән атыйлар. Сүз, нигездә , 1940 ел башыннан 1950 ел азагына кадәр төшерелгән иҗат эшләре турында бара. Бик гади тел белән әйтсәк, аклы-каралы фильмнар.

Рендеринг – башкача әйтсәк, визуализация. Аерым элементларны берләштереп, нәтиҗәгә китерү (әзер рәсемгә , картинага җиткерү).

Мэшап – тарихи шәхесләрнең фантастик, уйдырма мохиткә эләгүләрен тасвирлаган фильм (мисал өчен, «Гоголь. Начало», «Президент Линкольн: Охотник на вампиров»).

Пеплум – тарихи кино жанры («Ной», «Александр», «Помпеи»).

Камео – танылган шәхеснең эпизодик роле.

Сиквел – фильмның дәвамы, яңа өлеше.

Спин-офф – нигезендә икенчел персонажларның тарихы яткан сериал яисә фильм («Шрэк»тан соң «Кот в сапогах», «Гадкий Я»дан соң «Миньоны»).

Чулпан Гарифуллина.

Әлеге язма "Идел"нең ноябрь санында басылып чыкты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев