Логотип Идель
Бу - кызык!

Агач башыннан юл булса...

Нишләр идек икән?

Хуҗа Насретдин урам аша җәяү кайтып килә икән, усал малайлар очраганнар. Хуҗаның аягында бик яхшы кәвеш икән, малайлар аны ничек тә хәйлә белән салдырып алырга булганнар.

- Турыдан кайтыйк, - дигән булып, башта аны куе агачлар арасына алып кергәннәр, аннары:

- Без адаштык, син, Хуҗа абзый, агач башына мен дә югарыдан карап безгә юл күрсәт, - дигәннәр.

Хуҗа кәвешләрен салган да култыгына кыстырып менә башлаган. Малайлар аңа:

- Ул кәвешләрңне нәрсәгә анда алып менәсең? Калдырчы, - дигәч, Хуҗа әйткән:

- Калдырырга ярамый, әгәр агач башыннан юл булса, шуннан гына кайтып китәрмен, дигән.

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев