-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
88 яңа очрак [КОРОНАВИРУС СТАТИСТИКАСЫ]
Бүген Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы Россиядә бер тәүлек эчендә 9263 очрак табылган.
Кичә 80 яңа очрак теркәлгән иде.
20 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 68 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
1 очрак чит илдән кергән, калганнары инфекцияне якыннары белән контактка кереп йоктырган.
Яшьләре буенча:
18 яшьтән 30га кадәр – 23 кеше,
30дан 50гә - 26,
50дән 60ка – 16,
60тан 70 яшькәчә - 16,
70тән 80 яшькә кадәр - 6,
80нән 90гача 1 кеше теркәлгән.
Географиясе буенча карасак:
Казан – 51,
Яр Чаллы – 12,
Азнакай -1,
Аксубай - 1,
Әлки - 1,
Апас - 1,
Әтнә -2,
Балтач - 1,
Буа -1,
Биектау - 1,
Яшел Үзән - 5,
Лаеш - 1,
Минзәлә - 1,
Түбән Кама - 1,
Саба - 2,
Сарман -1,
Тәтеш - 1,
Ютазы районында 1 кеше теркәлгән.
Татарстанда барлык период эчендә 2400 кешедә коронавирус табылган.
Барлыгы 1301 кешене (соңгы тәүлектә 106 кеше чыккан) хастаханәдән чыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз