Логотип Идель
Эксклюзив

"ABADELI" ниләр көйли?

"Abadeli"  төркеме, ниһаять, үзенең «Мин ярата идем сине» җырын музыкаль платформаларга чыгарды! Төркемне ихлас күңелдән әлеге яңалыгы белән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп, 2018 елдагы архивтагы язмабыздан өзек тәкъдим итәбез.

"Abadeli"  төркеме, ниһаять, үзенең «Мин ярата идем сине» җырын музыкаль платформаларга чыгарды! Төркемне ихлас күңелдән әлеге яңалыгы белән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп, 2018 елдагы архивтагы язмабыздан өзек тәкъдим итәбез.

— Сезнең төркем кайчан оешты? Уртак телне табарга нәрсә ярдәм итте?
Адилә:

— Группа 2017 елда барлыкка килде. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 26 апрельдә без беренче тапкыр бергә төркем буларак чыгыш ясадык. Уртак телне җиңел таптык, чөнки барыбызның да күңеле иҗат өчен ачык, һәрберебез үзенең өлешен кертеп, үзенчәлекле репертуар ясауда катнаша. Мәсәлән, пианисткабыз Миләүшә Хәйруллина алып килгән материалны тыңлаганнан соң, төркемдәшләр белән фикер алышабыз, кызыклы төзәтмәләр кертеп, кабатланмас җыр иҗат итәбез. Төп идея, һичшиксез, саклана, ләкин һәрбер музыкант үз фикере белән яңа композициягә оригиналь ноталарын кертә.
Миләүшә:
— Төркем бер ел элек барлыкка килде. Әлеге нарасыйны тудыруга “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ярдәм итте. Ул төркемдәге барлык катнашучыларны бергә туплады һәм яңа музыкаль материал ясауга илһамландырды. Бер ел элек без бу акциядә Бауман урамында чыгыш ясадык һәм хәзерге көндә дә үзебезнең иҗат эшебезне дәвам итәбез.

— Киләчәккә нинди планнар корасыз? Нинди идеяләрне тормышка ашырасыгыз килә?

Миләүшә:
— Якын арада безнең репертуарны киңәйтәсе килә, халык җырлары белән төрле экспериментлар ясап карау теләге бар. Шулай ук бүгенге көнгә кадәр иҗат ителеп, сәхнәләрдә яңгыраган музыкаль әсәрләребезне яздырасы иде. Чөнки без социаль челтәрдә утыручылардан бик күп фикер ишеттек, аларның җырларыбызны сыйфатлы яңгырашта интернетта ишетәселәре килә. “Сезнең иҗатны кайдан тыңлап була?”, “Кайчан җырларыгызны дөньяга чыгарасыз?” дип гел сорап торалар. Шуңа күрә дә безгә тамашачыбыз яратып тыңлаган иҗат җимешебезне студиядә яздыруны эшләргә кирәк.
Адилә:
— Миләүшә әйтеп узганча, иң зур максатыбыз: җырларны яздырып, альбом ясау һәм аны интернет платформасына чыгару. Шулай ук чыгыш ясауларыбызны Казан белән генә чикләмичә, башка шәһәрләрдә дә концертлар кую – иң зур теләгебезнең берсе.

— Миләүшә, җыр язганда күбрәк нәрсәгә игътибар итәсең: ритм-рифмагамы, шигырьнең эчке мәгънәсенәме?
 

– Бүгенге репертуардан күбесенең көен мин яздым. Ягъни, Миләүшә Хәйруллина ул клавишаларда гына түгел, ә музыка иҗат итүче композитор да. Җыр сүзләренең авторы – яшь шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Әлфия Ситдыйкова, Алсу Сәлахова. Билгеле инде, аларга көй язганда мин шигырьнең мәгънәсенә, поэтик яңгырашына игътибар итәм. Һәм, кагыйдә буларак, мин аларны җыр буларак я ишетәм, я юк. Ягъни җыр өчен шигырь сайлау шул рәвешле бара. Алда әйтеп үткәнемчә, халык җырларының заманча яңгырашлылары бар һәм Адилә Әхмәтованың көенә аның ире Айнур Әхмәтов шигырь язган композициябезне дә яратып тыңлыйлар. Җырларыбыз көтелмәгәндә туа, шуңа күрә аларда ниндидер закончалыклар эзләргә кирәк тә түгелдер. Күбрәк композициянең мелодикасына, аһәңенә игътибар итәбез һәм һәрберсен үзенчәлекле итәргә тырышабыз. Ләкин тематикага килгәндә, үзебез дә сизмәстән, күбрәк мәхәббәт җырлары барлыкка килә икән. Без үзара моның турында төрле шаярулар әйтәбез, ә икенче яктан, бу дөрес тә, чөнки Габдулла Тукай “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы”, дигән кебек, сөю – бөтен иҗатның илһам чыганагы булып тора бит.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: музыка иҗат Абадели

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев