Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      124
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      144
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      153
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      188
      0
      0

    АКТИВ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ИПОТЕКА КОНКУРСЫ

    Татарстанда республика яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга гаризалар кабул ителә.

    Бу конкурста катнашуга яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәрге кешеләр чакырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Конкурска иҗтимагый оешмалар активистлары, студентлар — Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләре проектларында катнашучылар кушыла алачак. Шулай ук катнашуга башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләрен, сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча белгечләрне, мәгариф учреждениеләрендәге яшьләр белән эшләү буенча җаваплы кешеләрне һәм 35 яшькә кадәрге яшь галимнәрне чакыралар.

    Катнашуның мәҗбүри шарты — торак хокуклары булган объектларында гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйдан белән тәэмин итүнең җыелма дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Татарстанда даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә яшәүче һәм теркәлгән балалары, хатыны гаилә әгъзалары булып таныла. Аерым искәрмә очракларда башка туганнары шулай ук конкурста катнашучының гаилә әгъзалары итеп танылырга мөмкин.

    Җиңгән очракта сайланган фатир өчен беренче кертем гомуми бәядән кимендә 10 процент тәшкил иткәнлектән, катнашуның мөһим критерие булып айлык түләүләрне вакытында каплау өчен мөрәҗәгать итүченең түләү сәләте һәм тотрыклы җыелма кереме булу тора.

    Гариза бирү кампаниясе 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте. Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә белергә мөмкин.

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ