Логотип Идель
Эксклюзив

Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган...

55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.

Красноярскида яшәүче 42 яшьлек ир-атның эчендә 48,6 кг авырлыктагы яман шеш үскән. 130 кг авырлыктагы ир-ат башта кисәк кенә ябыга, тик корсагы кимеми. Шуннан соң анда яман шеш булуы ачыклана. Мәскәүдәге Блохин исемендәге онкология фәнни-медицина-тикшеренү үзәге табибларына ир-атның эченнән шешне алып ату өчен физик көч кулланырга туры килгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ир-ат аннары кисәк кенә ябыга башлый, тик аның корсагы гел зур булып кала, кечерәйми. Аңа сулыш алу һәм хәрәкәтләнү кыен була. Красноярск табиблары бу ир-атны Блохин исемендәге хастаханәгә җибәрә. Үзәкнең директоры, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Иван Стилиди сүзләренчә, бу — аның клиник тәҗрибәсе дәвамында очраган иң зур шеш. Ир-атның бөтен корсак куышлыгы, бөтен органнары умырткалыкка кыстырып куелган.

55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә. Шеш белән эшләп булсын өчен, яхшы физик формадагы өч табиб шешне өч сәгать дәвамында тотып тора.

Шеш белән бергә ир-атның артык тән тиресен дә кисеп алганнар. Хәзер авыру реабилитация уза, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X