Логотип Идель
Эксклюзив

БАКЧАДАГЫ ЕЛАННАРДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов әйтүенчә, бакчада еланнар булу - еш күренеш. Бу аеруча төрле сулар яки урман янында урнашкан бакчаларда күзәтелә.

Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов әйтүенчә, бакчада еланнар булу  - еш күренеш. Бу аеруча төрле сулар яки урман янында урнашкан бакчаларда күзәтелә.


- Мин Югары Осланда торам, анда дачаларда мондый хәл белән еш очрашалар. Билгеле, чакканнары да бар. Монда мин берничә киңәш бирә алам: беренчедән, өйләрегезне салу өчен аның урман яки су яннарын сайламагыз. Әгәр инде сез күптән шунда яшисез икән, йорт тирәгезне гел чистартып торыгыз. Еланнар качып була торган урыннарны ярата. Шуңа яшәгән урыныгыздагы үләнне гел чабып торсагыз әйбәт. Ризык калдыкларын да йортыгызга, бакчагызга ташламагыз. Моңа тычкан-күселәр ияләшергә мөмкин, ә алар елан өчен туклану чарасы булып тора. Якты, ачык урыннардан еланнар ераграк булырга тырыша. Ягъни сез аларга яшәү өчен уңайсызрак шартлар булдырган саен алардан котылу мөмкинлеге арта бара.

Шулай ук еланнарның дошманнары күп булуы да бакчачылар өчен шушы уңайсыз шартларны булдыруда ярдәм итә ала. Әлеге сөйрәлүчән хайваннарның 60лап дошманы бар. Алар арасында керпе, мәче, карга, челән, тилгән, кабан һәм төлкеләр дә бар.
 

Матбугат очрашуы барышында урман-кырдагы еланнардан саклану чаралары турында да сөйләделәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев