Логотип Идель
Яңалыклар

ЕЛАННАН САКЛАНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

6 июль көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов катнашынада матбугат конференциясе булып узды. Аның барышында елан чагу очраклары турында сөйләштек.

6 июль көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов катнашынада матбугат конференциясе булып узды. Аның барышында елан чагу очраклары турында сөйләштек.

- Җәй аенда барлыгы 4 кеше елан чагу очрагы белән хастаханәгә килеп эләкте. Бер кызны елан кулыннан чаккан иде, аның белән хәзер барысы да әйбәт, бу моннан алдагы атнадагы очрак. Шулай ук узган атнада шимбә көнне ике кеше килде: хатын-кызны елан аягыннан, ә ир-атны кулыннан чаккан. Һәм Республика балалар клиник хастаханәсенә 5 яшьлек кыз эләкте. Былтыр республиканың 37 кешесе елан чагып хастаханәгә эләкте, - диде Алия Насыйбуллина.

- Кайбер чагу очракларын теркәмиләр. Хастаханәгә бармаучылар да бар, шулай ук барган очракта да кайвакыт моны документларга язып тормыйлар, - диде Павлов.

- Елан агуы ул – ялкынсыну барлыкка китерә торган аксымнар комплексы. Кара елан тешләгәннән соң шеш барлыкка килә һәм тән кызарып чыга, шул чаккан урынында тән кайнарлана, температурасы арта. Кайвакыт кеше хәлсезләнә һәм аның кан басымы төшәргә мөмкин, чөнки кан шул җәрәхәтләнгән урында оеша. Елан агуы үлемгә китерерлек дәрәҗәдә куркыныч түгел, ләкин җилкә, муен тирәләреннән чакканда шеш тын юлларын каплый, ул очракта кеше һава җитмәүдән вафат булырга мөмкин, - дип төгәлләштерде Насыйбуллина.

Елан күбрәк аяк һәм кулларны чага. Бу очракта беренче ярдәмне дөрес күрсәтсәң, елан агуы тормыш өчен куркыныч түгел.


- Әлбәттә, урманга яки җиләккә барганда калын киенергә кирәк. Үзегез белән аллергиягә каршы дару алырга онытмагыз. Җитәрлек күләмдә су да йөртегез. Су дигәнем газлы, татлы эчемлекләр түгел, ә гади төче су. Елан чакканда хәлегезне җиңеләйтү өчен бик күп су эчәргә кирәк, шулай ук аллергиягә каршы дару да кабып куярга. Хастаханәгә бару мәҗбүри. Чөнки елан агуына реакция төрле булырга мөмкин: аллергиклар яки кан оюы белән проблемалары булган кешеләргә бу икеләтә куркыныч. Җәрәхәткә салкын әйбер куярга, жгут салырга ярамый – дәвалау озаккарак сузылачак. Шулай ук яраны кисеп алу, агуны суыру да мәгънәсез эш. Ерак юлларга яки сәяхәткә чыкканда хастаханә адресларын алдан ук карап куярга киңәш итәм, - дип ассызыклады Алия Насыйбуллина.

- Калын кием аша елан үтеп керә алмый.Кроссовкалар яки инде сапоги киюегез еланның аягыгызны чага алмавына 100 процент гарантия булып тора, - диде Алексей Павлов.

Павлов белдерүенчә, еланнар гадәттә череп бара торган агач эчендә ята. Шуңа күрә ауган агачлар яныннан сакланыбрак узыгыз, еланга бассагыз, ул сездән куркып, һөҗүм итәргә мөмкин. Ә болай әкерен генә, кычкырмыйча-бутанмыйча аннан ераклашсагыз, әлбәттә, ул сезгә тими. Кайвакыт гади кәлтәләрне дә еланнар белән бутыйлар.
 

Шулай ук очрашуда бакчадагы еланнардан котылу ысулларын да әйттеләр.

Фото: автор

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев