Балаларның кочаклашкан гәүдәләрен су төбеннән тапканнар...
Авылда 8 һәм 6 яшьлек ике малай буада батып үлгән. Балалар кочаклашкан килеш һәлак булган.
Фаҗига булган көнне буа яныннан ир белән хатын узып бара. Алар елга буенда ике велосипед ятуын, суда балаларның аяк киемнәре йөзеп йөрүен күреп ала. Бу кешеләр шунда ук полициягә хәбәр итә.
27 июньдә Новосибирск өлкәсенең Бобровка авылында 8 һәм 6 яшьлек ике малай буада батып үлгән. Балалар кочаклашкан килеш һәлак булган. Мөгаен, малайларның олырагы кечерәген коткарырга маташкандыр, ләкин алар икесе дә су төбенә киткән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига булган көнне буа яныннан ир белән хатын узып бара. Алар елга буенда ике велосипед ятуын, суда балаларның аяк киемнәре йөзеп йөрүен күреп ала. Бу кешеләр шунда ук полициягә хәбәр итә.
«Яр буенда ике балалар велосипеды ята, суда балалар башмаклары йөзеп йөри. Участковый ачыклаганча, бу әйберләр биредә яшәүче балаларныкы. Берсе икенче сыйныфта укучы, икенчесе алты яшьлек малайлар. Алты яшьлек малай быел укырга керергә тиеш булган. Урынга икенче сыйныфта укучы малайның әтисе килеп җитте. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк ул балаларның мәетләрен судан алып чыкты. Аларны ике метр тирәнлектә тапкан. Балалар бер-берсенә куллары белән ябышкан. Берсе икенчесен коткарырга маташканда икесе дә баткан, мөгаен. Табиблар аларның үлүен раслады», — дип сөйли биредә яшәүче ир-ат.
Тулырак: Интертат
Шулай ук укыгыз: СУ КОЕНГАНДА САК БУЛЫГЫЗ!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев