Логотип Идель
Эксклюзив

БДИның төгәл көннәре билгеле

Элегрәк Бердәм дәүләт имтиханы күчереләчәк, дип язган идек. Ниһаять, төгәл датасы билгеле булды.

Элегрәк Бердәм дәүләт имтиханы күчереләчәк, дип язган идек. Ниһаять, төгәл датасы билгеле булды. 

   БДИ 29 июньдә география, әдәбият һәм информатика фәннәреннән башлана. Бу хакта ТАСС Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

   Рус теленнән имтихан ике көнгә — 2 һәм 3 июльгә бүленәчәк. 6 июльдә — профильле математика, 9 июльдә — тарих һәм физика, 13 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 16 июльдә - биология, шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше үткәрү планлаштырыла. 18 һәм 20 июльдә чит телләр буенча БДИның телдән җавап бирү (устный) өлеше узачак.

Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

      Имтихан үткәрү пунктларының барысында да санитар контроль көчәйтеләчәк: аудиторияләрне дезинфекцияләячәкләр, укучыларның температурасын үлчәячәкләр, бүлмәләр дозаторлар һәм антисептик белән җиһазландырылачак. Катнашучыларны 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәп утыртачаклар.

фото: пиксабай.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев