-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Белгечләр COVID-19 белән зарарлану куркынычы югары булган ӨЧ УРЫННЫ билгеләде
Кешеләр вируска бик җиңел карый башладылар. Битлек киеп йөрүдән һәм социаль дистанцияне саклаудан туктадылар. Россиядә COVID-19 белән авыру куркынычы һаман да көчле.
Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгәне турында хәбәр иткән идек инде. Шуңа да карамастан, җәмәгать урыннарына йөрү рөхсәт ителә. Кайда вирусны эләктерү куркынычы зуррак икән?
Беренче урында вентиляция начар эшләгән, еш җилләтелмәгән биналар тора. Кафе һәм рестораннарда кешеләр санын һәм дистанцияне гына билгеләү җитми. Биналарны мәҗбүри һәр ярты сәгать җилләтергә, вентиляцияләр урнаштырырга һәм дымлы уборка ясарга кирәк. Һәм, әлбәттә, маска, перчатка белән керү зарури.
Зарарлану куркынычы югары булган икенче урын – ул җәмәгать транспорты. Кешеләр автобус, троллейбус һәм поездларда бер-берсенә бик якын утырып яки басып йөриләр. Ничә карама, автобуслар шыгрым тулы, час-пик вакытында алма тешәргә дә урын юк. Бу вакытта кеше, әлбәттә, бер-берсе белән контактка керә һәм шулай вирусны таратучыга әверелә. Әлеге очракта җәмәгать транспортларының йөрү вакытын ешайтырга, салонны һәрдаим җилләтергә һәм маска, перчатка турында онытмаска кирәк.
Өченче урында - теш табиблары яки тешләрен дәвалаучылар. Татарстанда тешләрен дәвалаганнан соң вирус белән зарарланучылар саны еш теркәлә. Бу очракта табибларга җиһазларны еш стилизларга, бинаны ярты сәгать саен җилләтергә киңәш ителә.
Авыручыларның саны кимүе бары тик кешенен үзеннән тора! Авыручылар сезнең арагызда булырга мөмкин, шуңа күрә үзегезне саклагыз! Җәмәгать урыннарында маска һәм перчаткаларыгызны онытмагыз! Сәламәт булыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз