БЕЗ БУ ПРОЕКТНЫ КҮПТӘН КӨТТЕК!
Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде.
Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде.
Татарстан халкы озак вакытлар җирле хаус барлыкка килүен көтте. The Duslar House проекты блогерларының җыелма аудиториясе хәзер 6 миллионга җитә һәм көн саен артып бара. The Duslar House беренче өч көндә TikTok та 20 меңнән артык язылучы җыя һәм карауларның гомуми саны 2 миллионга җиткерә. Кайбер видеолар ярты миллионга кадәр карау җыя. Шул ук вакытта еш кына татар теле турында контент булуын да исәпкә алырга кирәк.
Проектны оештыручылар аның барлыкка килүен түбәндәгечә аңлата:
«Без Татарстаннан яшь блогерлар монда, республикада үсеш өчен бөтен шартлар тудырылган һәм федераль аудиториягә эшләү мәҗбүри түгел икәнен күрсеннәр өчен җыелдык».
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев