Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Бүген бәхет көне!

    Беренче карашка, бәхетле булу бик авыр кебек. Ә чынлыкта исә бу бик гади: елмаю, кем белән дә булса рәхәтләнеп сөйләшү, берәр тәмле әйбер ашау... Кеше вак әйберләрдән дә ямь табарга, аларның да кадерен белергә өйрәнгәч кенә үзен бәхетле хис итә. ⠀

    Сезгә берничә киңәш язып үтәсем килә. Әлеге киңәшләргә колак салсагыз,үзегезне бәхетле итеп тоярсыз.⠀

    1. “Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән”, – дип борчылмау. Бу – ирек сере.⠀

    2. “Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак”, – дип уйлау. Бу – хакыйкать сере.⠀

    3. Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, үзеңне ничек бар, шулай ярату. Бу – матурлык сере.⠀

    4. Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү. Бу – дуслык сере.⠀

    5. Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау, хөрмәт итү. Бу – мәхәббәт сере.⠀

    6. Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү. Бу – байлык сере.⠀

    7. Кешеләрнең дәрәҗәләренә байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау. Бу – кешеләр белән уртак тел табу сере.⠀


    Һәр көнне үзеңне бәхетле хис итү бик җиңел. Моңа инанып, һәркем бәхетле булсын иде!⠀

    Алинә Кадриева

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер