Логотип Идель
Эксклюзив

БҮГЕН ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВАНЫҢ ТУГАН КӨНЕ! (интервью!)

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова өчен бүген Белем көне генә түгел, ә иң күркәм бәйрәме - туган көне дә!

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова өчен бүген Белем көне генә түгел, ә иң күркәм бәйрәме - туган көне дә!

Аның туган көне белән котлап, интервьюдан өзек тәкъдим итәбез!

– Балачактан актив булуыгыз кайдан килә икән?

– Әнидән. Чөнки ул мине бөтен җиргә катнаштыра иде, йөрмәгән конкурс калмады. Төрле кастингларга да йөртте. Ул да үзенә күрә мәктәп бит. Төрле шигырь конкурсларында, конференцияләрдә катнашып, аудиторияне тотып торырга өйрәнгәнмендер. Андагы катнашучыларны күреп, югалып калсам, әни: «Син иң әйбәте. Чыгасың, баштан моны әйтәсең, аннары моны, ахырдан елмаерга онытма!» – дип миңа гел ышаныч биреп торды. Үзеңә ышангач, килеп чыга! Шул ук «Татар җыры»н әйтик. Мин бит аны беренче тапкыр 19 яшемдә алып бардым. Миңа хәтле гел олпат, аксакал алып баручыларны чакырганнар. Илдар Хәйруллин: «Ул булдыра!» – диде. Курыксам да, теләгем гел җиңә килде. Эшләп карау теләгем зур. Ялгышсаң, ялгышасың инде, аннан гына үлмисең бит. Минем дә кайтып елаган чакларым булды. Әмма анализлыйм, ничек эшләсәң, дөресрәк, дип гел уйлап йөрим. Әти дә, әни дә, «Син әйбәт» дип, миңа көч биреп тордылар. Әнинең тагын бер алтын сүзе бар: «Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Бөтен кешегә яраган кеше җүләр була ул», – ди. Бөтен баланы да шулай тәрбияләргә кирәк.

– Сез үзегез кемгә күбрәк охшаган соң?

– Әтигә! Аннан... минем әби искиткеч кеше! Әнинең туган көнендә беренче тапкыр әни булган көне белән котларга дип шалтыраттым шулай. «Ашарга пешердем, идәннәр юдым, бар да тәртип», – ди. «Әнине тапкан көнне нишләгән идең икән?» – дим. «Чишмәдән су китердем. Аннары эшкә киттем», – ди. Ул ветеринар булып эшләде. Физик хезмәт, өстәвенә шундый зур җаваплылык, күрше авыллардагы маллар өчен дә җавап бирәсе. Мин аптырап калгач, «Сез генә эшләп үләсез инде ул!» – диде. 83 яшендә ул хәзер. Барысын да, үзе әйтмешли, «чукындырып эшли». Минем өчен менә ул үрнәк.

дәвамы - монда.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев