Логотип Идель
Эксклюзив

БҮГЕН ҺӘМ ИРТӘГӘ ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР!

Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының фаразын әйтте.

Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының якынча фаразын әйтте.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне төбәк антициклон йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, 28 июльдә төнлә урыны белән томан фаразлана.

Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә атмосфера фронты якын булу сәбәпле, һава торышы элеккечә тотрыксыз булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

28 июльдә төнлә һава температурасы +11 +16, көндез +23тән +28 градуска, ә 29 июльдә +25тән +30 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, төнлә республика аша җылы атмосфера фронты узачак - урыны белән яңгыр явачак, һава температурасы +13тән +18 градуска кадәр көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы җил көчәюе фаразлана, секундына 17-22 метрга кадәр көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр булачак. Көндез температура +27дән +32 градуска кадәр җитәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика территориясе аша актив атмосфера фронтлары узачак. Яңгыр, яшенле яңгыр, көчле җил булуы, урыны белән боз явуы көтелә. Төнлә температура +13 тән +18 градуска кадәр, көндезге температура +21дән +26 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев