Логотип Идель
Эксклюзив

Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә

Көндез явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 15тән 20 градуска кадәр (түбән урыннарда — 10нан 15 градуска кадәр) һәм көндез 30дан 34 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстанда һава шартлары атна ахырына үзгәрәчәк, аномаль эсселек кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 15тән 20 градуска кадәр (түбән урыннарда — 10нан 15 градуска кадәр) һәм көндез 30дан 34 градуска кадәр җылы булачак.

19 һәм 20 майда явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә +17, +22 градус (түбән урыннарда — +11, +16) һәм көндез +28, +33 градус була.

21 һәм 22 майда һава торышы үзгәрәчәк. Температура фоны бераз кимиячәк: төнлә -12-17 градус, көндез 25-30 градус җылы була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев