Логотип Идель
Эксклюзив

Бәйрәм салюты барыбер булачак

"Бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан телевидение аша рәсми мөрәҗәгате планлаштырылган.

Хәтерләсәгез, Русия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә парадны күчерү турында игълан иткән иде. Шуңа да карамастан, 9 майда массакүләм чараларны күчерү традицион бәйрәм салютын гамәлдән чыгармаячак.

ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" проекты координаторы Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, 9 май һәрвакыт бәйрәм көне булачак:

"Бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан телевидение аша рәсми мөрәҗәгате планлаштырылган. Һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар һәм чәчәкләр салу, Казанда совет солдатына һәйкәл ачу, телевизордан бәйрәм концерты һәм шулай ук бәйрәм салюты планлаштырыла", - диде ул. 

Шулай ук "Тарихи хәтер" проекты кысаларында Татарстанда традицион Җиңү диктанты, шулай ук Татарстанда 2,5 меңнән артык истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү өмәсе үткәрү планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев