Эксклюзив
ЧАЛЛЫДА КАЯ БАРЫРГА?
Күчтәнәч итеп, Чаллының тәмен-ямен белеп калыр өчен, урыннар-чаралар исемлеген төзедек.
Күчтәнәч итеп, Чаллының тәмен-ямен белеп калыр өчен, урыннар-чаралар исемлеген төзедек.
Ял итәргә, карарга:
- Азатлык мәйданы: Чаллы хакимияте бинасы янындагы «өчпочмак» – амфитеатрлы мәйдан.
- Табеев яр буе: иртән йөгерергә яратсагыз, шушы урынны сайлагыз. Биредә урман аша төшәргә, күлдә кондызлар, үрдәкләр күзәтергә дә мөмкин.
- «Гренада» экстрим-паркы: проспектлар киселешендәге яшьләрнең спорт мәйданчыгы.
- Тукай яр буе: электросамокатлар алып, ГЭС яр буен гизергә була.
Ашарга:
- СУППОРТ: үзегез теләгән поке-конструктор җыя аласыз.
- Barista Home: шәһәрдә беренче ачылган зәвыклы каһвәханә (киңәш: тозлы карамельле латте).
- Pipa Pizza: шәһәрнең иң тәмле итальянча пиццасы
- THE MOMENT: хуҗабикәсе Франциядә укыган каһвәханә (киңәш: макаруннар һәм фисташка сөтендәге матча).
Мәдәни урыннар:
- Чаллы театры: ЗЯБ бистәсендәге яңартылган биналы татар театры; монда коворкинг та бар (киңәш: дүрт сәгатьлек «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле).
- «МЕТРО» мәдәни-мәгариф платформасы: шәһәрнең беренче креатив үзәге.
- «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләре: яңартылган биналы яшьләр урыннары.
Чаллы турындагы берничә факт белән танышып китик.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев