Логотип Идель
Эксклюзив

Чираттагы "Туфан самавыры" кунаклары - Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов

Туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса!

Иртәгә, 26 ноябрь көнне, "Идел" журналының Инстаграм битендә туры эфирда "Туфан самавыры" проектының чираттагы чыгарылышы була. Кунак итеп 11.00дә журналист, шагыйрь, драматург, публицист Рузәл Мөхәммәтшин чакырылган.  14.00дә туры эфир актер, Тинчурин театры артисты Фәрхәт Мөхәммәтҗанов белән он-лайн очрашу көтелә. Гадәттәгечә, журналист Мөршидә Кыямова.кунаклар белән милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, иҗат һәм сәнгать турында әңгәмә корачак.

Туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса!
 

“Әти редакцияләрдә чөкердәшеп чәй эчәргә ярата иде, - ди Әлфия Миңнуллина. – “Ай, Туфан абый!” – дип каршы алган кызлары булган редакцияләрне яратты.  Андый җирләргә күчтәнәчләр белән йөри торган гадәте дә бар иде. Шушы бүләге янында рәхәтләнеп үз телебездә милләт мәсьәләләре турында сөйләшеп, аны искә алугызга бик шатланыр иде. Хәерле сәгатьтә, уңышлар сезгә!”

Журналист Земфира Гыйльметдинова да самавыр вакыйгасын яхшы хәтерли:
 

Безнең редакция һәрчак "Идел" редакциясе белән күрше булды. Шул күршелекнең Чистай урамындагы бина чоры иде. Ачылган көненнән алып туктаусыз дулкынланып, "атларны кичүдә" дә, "кичүгә җиткәнче" дә алыштырып торучы "Идел" берара ниндидер очраклы, бераз кәмитрәк холыклы, безнең халык вәкиле булмаган егет кул астында эшләп алды. Иделлеләр бу хәлдән бер дә риза түгелләр иде, әлбәттә. Ярдәм сорап Туфан абый янына керделәр. Туфан абый башта бу делегацияне"Кайчан үзегез көрәшергә өйрәнәсез инде!" - дип шелтәләде. Шулай да кирәкле кабинетларга кереп, хуҗаларга әдәби журналда мөхәррирнең каләм әһеле булырга тиешлеген исбатлый алды. "Идел"гә прозаик Рөстәм Галиуллинны баш мөхәррир итеп куйдылар. Рөстәм килеп эшли башлагач, беркөнне Туфан абый бик матур, чәчәкләре янып торган электр самавыры алып килде. Без - үзенекеләр - бу хикмәткә сокланып карап, тиздән чәйне чәчәкле самавырда кайнатып әчәргә план корып торганда "Иделләргә бу! Таралышып йөрмәсеннәр. Шушы самавыр янына җыелышсыннар, әйе!" - диде. Самавыр гына түгел, "Идел"дә Туфан абый алган зәңгәр диван да бар. Без журналдан "Идел"ләр кебек, берәм-берәм таралышмадык, "пәрдә"не ябып барыбыз бергә чыгып киттек. Шулчакта, кунаккка чакырсалар - үзебез дә утырып торырбыз дигән өмет белән, күчте дә инде ул диван күршеләргә.

Туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса!

“Әти редакцияләрдә чөкердәшеп чәй эчәргә ярата иде, - ди Әлфия Миңнуллина. – “Ай, Туфан абый!” – дип каршы алган кызлары булган редакцияләрне яратты.  Андый җирләргә күчтәнәчләр белән йөри торган гадәте дә бар иде. Шушы бүләге янында рәхәтләнеп үз телебездә милләт мәсьәләләре турында сөйләшеп, аны искә алугызга бик шатланыр иде. Хәерле сәгатьтә, уңышлар сезгә!”

Журналист Земфира Гыйльметдинова да самавыр вакыйгасын яхшы хәтерли:

Безнең редакция һәрчак "Идел" редакциясе белән күрше булды. Шул күршелекнең Чистай урамындагы бина чоры иде. Ачылган көненнән алып туктаусыз дулкынланып, "атларны кичүдә" дә, "кичүгә җиткәнче" дә алыштырып торучы "Идел" берара ниндидер очраклы, бераз кәмитрәк холыклы, безнең халык вәкиле булмаган егет кул астында эшләп алды. Иделлеләр бу хәлдән бер дә риза түгелләр иде, әлбәттә.

 

Реклама
Реклама

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/ideldn-or-yaa-proekt-tufan-samavyry

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X