25 ноябрь 2021 яңалыклары
-
25 ноября 2021 - 15:07
КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КОРЪӘН
“Ярдәм” хәйрия фондында “Күнел кузе белән укыйм Коръән” акциясе башланып китте. Күрмәүчеләр өчен Коръәннең тулы тексты Луи Брайль шрифты белән басыла. -
25 ноября 2021 - 14:39
Чираттагы "Туфан самавыры" кунаклары - Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов
Туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса! -
25 ноября 2021 - 14:01
Шәҗәрәче – детектив ул!
Ислам динендә һәрбер кеше әти-әни ягыннан җиде буын бабаларын белергә, алар рухына дога кылып торырга тиеш. Гарәп телендә «шәҗәрә» – агач дигәнне аңлата. Шулай итеп, шәҗәрә – ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы. -
25 ноября 2021 - 13:40
“Мин-татар, чөнки…” конкурсының җиңүчеләре билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар “Мин-татар, чөнки…” дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде. -
25 ноября 2021 - 13:08
“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә татар шагыйрьләренең “Сүнмәс йолдызлыгы” кабызылачак
2 декабрьдә 17.00 сәгатьтә “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә режиссер Искәндәр Нуриҗановның “Сүнмәс йолдызлык” театральләштерелгән тамашасының премьерасы була. -
25 ноября 2021 - 10:20
Иҗатчы яшьләр өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителә
«Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — дип хәбәр итә оештыручылар. -
25 ноября 2021 - 09:40
Россия Пенсия фонды: Мошенниклыкның яңа төре теркәлгән
Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде – иминият тупланмаларын кире кайтару турында e-mail аша ялган мәгълүмат тарату.