-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
15 яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән. Сәбәбе нидә? Бала сырхауханәдә күзәтүдә торган, тикшерүчеләр табибларның да эшчәнлегенә бәя бирәчәк.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
Дамир Фәттахов: «ЯШЬЛӘРНЕ ЭЧКЕ ТУРИЗМ МӘСЬӘЛӘСЕ БОРЧЫЙ»
"Яшьләр вакыты" сүзен ишеткәч, сезнең күзалдыгызга нәрсә килеп баса? Бу сорауга егерме беренче гасыр яшьләре "Автобус туры", - дияр иде. Ник дигәндә, әлеге тур кысаларында Татарстанның шәһәр һәм район яшьләре үзләренең проектларын булдырдылар, якладылар, ә иң мөһиме киләчәктә чынга да ашырачаклар. Бүген Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә әлеге тур буенча питчинг-сессиядә булып кайттык.
фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты
27 көн эчендә тур командасы Татарстан республикасының 45 муниципаль районында булырга өлгергән, шулай итеп 7740 километр юл үткән һәм яшьләр әзерләгән проектларның 600-дән артык презентациясен караган. Менә инде әлеге проектның рәсми рәвештә тәмамланыр вакыты да җиткән.
Бүген ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттаховка һәм Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизовка актив яшьләр 6 проект тәкъдим иттеләр. Проектлар шактый кызыклы, араларында күңел ачу, фән, экскурсия, лекторий, әтисез үскән балалар өчен лагерь һәм туризм кебек проектлар бар иде. Туризм дигәннән, Дамир Фәттахов яшьләрнең эчке туризм мәсьәләсе белән кызыксынуларын әйтеп үтте: "Туризм темасына быел күбрәк игътибар бирүләре сөендерә", - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел шундый ук турда эшкә урнашу һәм башка социаль мәсьәләләр турында күбрәк кызыксынган яшьләр.
Бүген, экспертлар фикеренчә, иң яхшы проект булып танылганы – Камила Латыйпованың - "Әтисез үсүче малайлар һәм яшүсмерләр өчен лагерь" проекты булды.
Бүгенге чара аның белән генә бетмәде, “Миллине актуаль ясар вакыт җитте” (“Пришло сделать национальное актуальным”) темасына яшьләр белән сөйләшү узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз