ЭМИЛЬ ГАРИПОВНЫҢ БАБАСЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ ҮТКӘРДЕК!
Бик кызыклы сорауларга җавап таптык!
«Туфан самавыры» проектын дәвам иттерәбез.
Икенче кунак - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Разил Вәлиев белән сөйләштек. Туры эфир башында журналист Мөршидә Кыямова кунакны язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак ачса, икенче өлештә исә кияве - барыбызга таныш данлыклы хоккеист Эмиль Гарипов турында да сөйләтте. Туры эфирга сылтама - монда.
- Мин шундый бай хәзер! Мин 20 яшьтә өйләндем, кызым Сөембикә 20 яшьтә кияүгә чыкты. Аннары ике кызлары - Җәмилә белән Камилә дә шулай ук 20 яшьтә кияүгә чыктылар. Мин хәзер, урысча әйтмешли, "прадед". Эмиль Гариповка кияүгә чыкканы - Җәмилә. Ул әдәбият-сәнгатькә бик якын кеше.
- Эмиль Гарипов бөтенләй әдәбият өлкәсеннән түгел. Бәлки сез үзегез кебек иҗат итә торган кияү теләгәнсездер?
- Яшереп торасы юк - теләк бар иде, чөнки андый кеше белән сөйләшергә җайлы бит. Мин кияүләрнең икесе белән дә яхшы аралашам, алар бик итагатьле, эчмиләр-тартмыйлар. Дини булулары да сөендерә, биш вакыт намазны калдырмыйлар. Татарның гореф-гадәтен яхшы беләләр. Дин бит шулай ук кешене тәртипкә өйрәтә. Кияүләрем милли җанлы кешеләр. Татарча шартлатып сөйләшәләр.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев