Логотип Идель
Эксклюзив

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми»

Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.

Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.

- Хатының сәхнә кешесе түгел. Курсташларың үз парларын сәхнә тирәсеннән сайлады. Ә син?

- Ул – табибә. Безне Динә Закирова таныштырды. 30 яшем тулгач, мине барысының да өйләндерәсе, күзле-башлы итәсе килә башлады бит инде. Динә Закирова бер туйда чыгыш ясаган, шунда кәләшнең сеңлесен күреп алган. «Бер кызның фотосын салам, кара әле», – дип яза. Ә мин: «Алай танышмыйм”, – дип киреләнәм. Шулай да кызның фотосурәте күңелгә сеңеп калды. Күпмедер вакыт узгач, Тукай һәйкәле янында Илсөярнең үзен күрдем. Кылт исемә төште дә, янына барып, «Илсөяр», – дип эндәштем. Үзем күзенә карарга да оялам, әгәр мин уйлаган кыз булмаса? Әмма ул миңа: «Әү!» – дип җавап кайтарды. Шул икән! Дуслашып киттек, өйләнештек, кызыбыз туды. Ул мине артист буларак юньләп белми дә, фанаткам да түгел.

- Эмиль, дөресен әйтик, кызларны өметләндереп озак йөрдең. Тәки эләктерделәр бит үзеңне? Ачуланып калучылар булмадымы?

- Барысы да тыныч кына узды шикелле. Аллаһыдан вакыты җиткәндер инде. Башта миңа сәхнәгә чыгарга, төрле рольләрдә уйнарга, тыныч кына театрга кереп китәргә язган. Гаилә булгач, барыбер беренче аны кайгыртырга кирәк бит. Театрда тәҗрибә туплагач кына өйләнәм дип, махсус эшләмәдем үзе, шулай килеп чыкты.  

Яшермим, спектакльдән соң минем белән фотога төшәргә теләүчеләр шактый. Арттан күзәтеп йөрүчеләр дә бар иде, күрше урамнарга кереп качканымны хәтерлим. Артист тормышында андый чор да булырга тиеш. Шуның өчен дә яшьлек бит ул. Минем белән килгән тамашачы да безнең белән бергә олыгая, гаилә кора, анысын да онытмаска кирәк. Мин уйнаган спектакльләрне гаиләләре белән килеп карый башладылар. Һәр артистның үз тамашачысы булырга тиеш, дип акланган идем ич инде. Әлеге күренеш – артист өчен зур бәхет. Дөресен генә әйткәндә, тамашачыга сәнгать шатлыгы бирү өчен дә яшибез бит. Урамда таныйлар, яныма киләләр...

- Эмиль, тәнкыйтькә мөнәсәбәтең ничек?

- Әгәр дә объектив булса, уңай карыйм. Ә менә синең турында теләсә нәрсә әйтеп ташлау ул – тәнкыйть түгел. Эшнең асылыннан читкә китмәскә, мыскыллауга, шәхесне кимсетүгә кайтып калмаска тиеш. Тәнкыйтьтән башка үсеш тә булмый анысы. Кайберәүләр пәрдәгез алай түгел, безнең заманда алай булмаган, ди. Шуны аңларга кирәк: сәхнәдә һәр декорация ниндидер мәгънә бирә. Аны режиссер, рәссам белән бергәләп, шулай хәл иткән бит.

- Ничек уйлыйсың, Камал театрына әзерлекле тамашачы йөриме?

- Әзерлекле тамашачылар бар. Ял итәргә генә килүчеләр дә очрый. Алары: «Безгә җырлы-биюле спектакль булсын!» – ди, имеш, уйландыра торган спектакльләр кирәкми, тормыш болай да авыр. Хәзер инде күпчелек үзен интектерми генә яшәргә күнегеп бара. Клипча уйлау гадәткә керде.

ДӘВАМЫН УКЫГЫЗ: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/emil-talipovny-sykemle-syage

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев