Логотип Идель
Эксклюзив

Гарик Сукачев башкаруында «Ай, былбылым» җыры

Гарик Сукачев Казан мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлап, «Ай, былбылым» җырына кавер чыгарды.

Гарик Сукачев Казан мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлап, «Ай, былбылым» җырына кавер чыгарды. 

Россиянең танылган рок-музыканты Гарик Сукачев танылган татар җырына кавер чыгарды. (кавер - җырны үзгәртеп яки яңача башкару)

Халык җырының версиясен ул күптән түгел Казанның 175-нче номерлы мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлый.

«Гарик Сукачев командасы изге Рамазан ае ахырына «Ай, былбылым» татар халык җырын чыгарырга әзерләнгән булган. Тик илне тетрәндергән коточкыч фаҗига белән бәйле рәвештә, музыкантлар балаларга һәм өлкәннәргә — Казанда 11 май көнне теракт корбаннарына, шулай ук аларның якыннарына, бу кайгыларны кискен кичергән һәркемгә багышлый» , - дип хәбәр ителә Сукачевның "ВКонтакте " битендә.

Җырны сылтама аша кереп тыңлый аласыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев