Логотип Идель
Эксклюзив

ГОШЕР СӘДАКАСЫН ҖЫЮ ТӘРТИБЕ

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

Гошер көнен үткәрү 26 сентябрьгә билгеләнгән. Ул Татарстанда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Бу уңайдан үткәрелгән матбугат конференөиясендә әлеге кампаниянең елдан-ел үсештә булуын ассызыклап үттеләр: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылган.  

Һәр елдагыча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак, диде Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итәчәк. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да - күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: гошер, сәдака, изгелек, Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев