Логотип Идель
Эксклюзив

"Иҗат кешеләре һәрвакытта да дөньяны үзгәртергә тели"

Халык шагыйре Разил Вәлиевкә берничә сорау

- Разил абый, 1996 елда чыккан бер китабыгыз “Сүзләрдән дисбе” дип атала. Һәр сүздән дә дисбе тезеп буламы? 
- Була. Әмма һәр дисбедә “дога укып” булмый. Ул сүзләрнең гади төймәләр генә булуы да бик мөмкин. 


- Әгәр бүген сезнең шигырьләрдән төзеп карасак, ни диярсез?
- Мин риза. Кайсы шигырьдән башлыйбыз?


- “Тормыш асылы” шигыреннән: “...Әкрен генә көзгә кереп барам, аңлый барам тормыш асылын...” – тормыш асылына төшендегезме әле? 
- Юк. Кешенең бөтен гомере тормышның асылын аңларга тырышып үтә. Мин 16 яшьтә: “Бер мәхәббәт табар өчен бер яшьлегем җитәрме?” – дип язган идем. Хәзер инде аны “бер гомерем җитәрме?” – дип үзгәрттем.


- Ә хәзер күңелегезгә нинди фасыл хуҗа?
- Көз фасылы. Көзнең муллыгын яратам, уйчанлыгы, сагыш-моңы да бар аның. Үткән тормышым һәм киләчәгем турында уйланам. Кешенең гомере чикләнгән, менә мин дә калган гомеремдә нинди зур эшләрем бар, шуларны барлыйм, өлгерә алсам иде, дим.


- “Утызы да тулмый февраль үткән...
Урамнарга шыплап март тулган.
Агачларның саллы җәясенә 
Ук түгел лә, яфрак тартылган” – яз турында бу кадәр матур итеп язгач, көзне яратам дигән сүзләрегез хак түгелдер, Разил абый? 

- Язны көтәм. Яз минем өчен – мәхәббәт, күңел җилкенә, ашкына торган фасыл. әмма нишләптер язын аз язам. Яз ул үзе күңелгә язылган шигырь кебек. Көзгә рәхмәтле мин, чөнки шигырьләремнең күбесе көзен язылган. 


- “...Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм...” Канатлы сүзгә әверелгән әлеге шигырь юлларына тагын берәр куплет өстәргә теләк юкмы? 
- Бу минем 20 яшьтә язган шигырем, ул вакытта илдә үзгәртеп кору дигән хәрәкәт бөтенләй юк иде әле. Әмма иҗат кешеләренең максаты һәрвакытта да дөньяны үзгәртү була. Ләкин яши-яши шуны аңладым, дөньяны үзгәртү ул үзең үзгәрүдән башланырга тиеш икән. Үзең үзгәрмичә дөньяны берничек тә үзгәртеп булмый. Кешеләр үзгәргәч кенә, дөнья үзгәрә.


- “Үткәннәрдән бары бер җыр калды, ул җыр безгә – яшьлек ядкяре”. Ул ядкяр төсен җуймадымы әле? Җырның көе үзгәрмәдеме? Замана башка, яңа дуслар, яңа дәрәҗәләр дигәндәй... 
- Дөресен әйткәндә, мин үзем әллә ни үзгәрмәдем шикелле. Әйе, тәҗрибәм артты, дөньяга күзләрем ачылды, күбрәк беләм, күбрәк күрәм, әмма үзәгем шул ук калды. Ялгыша-ялгыша, абына-сөртенә булса да, шул юлдан барам. Бу җыр Фасил Әхмәтов белән бик тиз язылган иде. Яшьләрнең “Ядкяр” дигән оешмасы бар иде, аныд башында Рабит Батулла торды. Әнә шул оешмага багышлап җыр язарга куштылар. Ләкин яшьлегемдәге иң кадерле хисләремне искә алган җыр булды ул. Ярый язганмын әле, шуны тыңлагач, ул чактагы вакыйгалар чылбырга тезгән шикелле күзалдымнан йөгереп үтеп китә. 


- “Алмагачлы өйдәнме син? Алмагачка сүзем бар...” – Хәзер бакчагызда ниндирәк агачлар үсә?
- Агачлардан иң яратканым – миләштер. Чөнки ел әйләнәсендә матур ул. Яз көне балкып чәчәк ата, көз көне җимешләре күзне иркәли. Аннары ул әче дә, мин баллы, төче әйберләргә караганда, әчеләрен күбрәк яратам. Кешеләрнең дә әче, төртмә теллеләре, юмор яратканнары күңелемә якын. Безнең авылда кеше белән төрттереп, киная белән сөйләшмәсәң, сөйләшүгә дә саналмый. Авылдашларым-якташларым Алмаз Хәмзин, Зөлфәт Хәким, Гамил Әсхәдулла, Рафаэль Сәхәбиев сөйләмнәрен тыңлап карагыз. Барысы да шундый бездә. Ә алмагач минем өчен бер символ кебек. Бу агачка нигә шулкадәр гашыйкмындыр, белмим, бәлки элегрәк авылыбызда алмагачлар сирәк булгангадыр? 


- “Ике давыл арасында яшим.
Мин бер генә тапкыр үләрмен...
Бер кат яшим җирдә, бары тик бер!
Гомер? Гомер!” – Тормышның сез уйлап тапкан бу арифметикасы яшәү кыйбласына туры киләме?

- Ике давыл сүзе юктан гына килеп кермәде бу юлларга. Һәр кешенең тормышы ике давыл: үткәне һәм киләчәге арасында. Бу мизгелдә генә давыл юк шикелле тоела ул. Без – үткән сугышлар, колхозлашу, репрессия – гаҗәеп давыллы еллардан соң килгән буын. Давыл вакытында чүпләр өелә, зур эшләр эшләнми. Моңа кадәр кылынган игелекле эшләр бер мизгелдә юкка чыга, аннан соң халыкның гомере еллар буе шул чүпләрне чистартып уза. Шушы ике давыл арасында яшәп тә югалып калмау – кешенең иң зур максаты. Аллаһы Тәгалә безгә бер генә гомер бирә. Алда давыл килмәсен, бүген кылган игелекле гамәлләр юкка чыкмасын иде. 


- Дисбе тезгәндә бүген нинди сүзләрне ешрак кулланасыз?
- Анысы миннән түгел, күңел халәтеннән тора. Ә күңелгә барыбер матурлык, илаһилык кирәк.


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев