Логотип Идель
Эксклюзив

Ибраһим Нуруллин үзе монографиягә лаек шәхес

19 апрель көнне Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууының 100 еллыгы уңаеннан «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнгән. 

Чара Мәхмүт Хөсәеннең Ибраһим Нуруллинга багышланган “Казанда яз” шигыре белән башланды. Аны Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең студентлары - Рәлиф Гыйздәтуллин белән Ризәлә Гыйлаҗева укыды. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе - Ркаил Зәйдулла язучы белән бәйле истәлекләре турында сөйләде:

“Ибраһим абый Тукай рухы белән яши иде. Ибраһим ага иң максатчан, туры сүзле кеше булды”. Чынлап та, Ибраһим Нуруллин гомерен Тукайны өйрәнүгә фида кылган шәхес. Шулай ук галим Тукай даирәсен дә шактый өйрәнгән, шул исәптән: Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый.

Филология фәннәре докторы, профессор Флёра Сәйфуллина: “Апрель - ул Тукай ае. Хәзерге вакытка Тукайны өйрәнү ул үз тарихы булган фәнгә әверелде”.

Чара галимне искә алу белән генә чикләнмәде. Филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйлаҗевнең яңа гына табадан төшкән китабы да тәкъдир ителде. Таһир Шәмсегали улы Ибраһим Нуруллинның принципиаль, үз сүзенә тугры булган кеше булганын ассызыклап үтте. Гади ассистенттан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән галим совет чорында Гаяз Исхакыйны телгә алган тәүге зыялы. Ибраһим Нуруллин Исхакый мирасын кайтару эшен башлап җибәргән. “Ибраһим Нуруллин үзе монографиягә лаек шәхес. Ә Тукай рухы һәрвакыт көрәшкә өнди”, - дип Таһир Гыйлаҗев сүзен йомгаклады. 

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары чыгышлары белән сугарылды: тәнкыйтьче хатыны, аның төп таянычы - Розалина Нуруллина, шулай ук шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов, язучы Зиннур Мансуров, галимә Резеда Ганиева истәлекләре яңгырады. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров тамашачыларны сөендереп, баянда Р. Яхинның “Китмә, сандугач” җырын җырлады. 

Ибраһим Нуруллин шәкерте, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллин галимне остаз буларак бәяләде: “Ул әсәрнең үзәген тотып ала белә иде. Кайвакыт чирләп китсә, сиздерми дә иде. Туры сүзле, ваклашып торганнардан булмады ул”. Ибраһим Нуруллинның Мөхәммәт Мәһдиев белән дуслыгы хакында да сөйләде. “Бәхилләшү” романы авторы: “Гүзәл яшьлегем Ибраһим абый таягын ташып үтте”, - дип шаярырга яраткан. 

Чараның күркәм бизәге буларак Илфак Хафизов җитәкчелегендә “Мизгел” студентлар театры “Тукай Петербургта” драмасыннан өзек уйнады. 

Филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин галимнең Исхакыйны өйрәнүгә шактый көч куйганын бәян итте: “Ибраһим ага Төркиягә сәяхәт кылып эшләде. Кызганыч, Исхакый турында саллы хезмәт әзерләргә гомере җитмәде”. Фоат Галимулла улы Әмирхан Еники белән Ибраһим Нуруллин арасындагы дуслык турында да сөйләде. “Исхакый мирасын өйрәнергә галимне Ә. Еники этергән”, - дигән фараз чыгарды Фоат Галимуллин.

Чараны йомгаклап, Ибраһим Нуруллин кызы килгән кешеләргә, галимнәргә рәхмәтен белдерде. 

Чараны Г. Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова алып барды.  

Ихтыяр Кыямов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев