Логотип Идель
Эксклюзив

Ике нәни улын үтергән ата...

Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.

Якутиядә бер ир-ат ике нәни улын үтергән. Аннары ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике балалы гаилә Булун районында яшәгән. Алар социаль куркыныч халәттә булу сәбәпле, махсус хисапта да торган.

Фаҗига булган вакытта бер һәм ике яшьлек балаларның анасы Якутск шәһәрендә хастаханәдә ятып дәваланган.

19 апрель иртәсендә 26 яшьлек әти кеше кулына пычак ала. Табиблар килгән вакытта абыйлы-энеле ике бала әле исән була. Ләкин аларны коткара алмыйлар. Сабыйлар операция өстәлендә вафат була. Әти кешенең хәле турында хәбәр ителми.

Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр соцопека органнары эшчәнлеген дә өйрәнә, диелә хәбәрдә.

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев