Логотип Идель
Эксклюзив

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП ДӨНЬЯ КҮРДЕ

Легендар җырчы Илһам Шакиров турында яңа китап дөнья күрде. «Илаһи Илһам» китап-альбомы “Җыен” фонды тарафыннан күренекле җырчының 85 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

Легендар җырчы Илһам Шакиров турында яңа китап дөнья күрде. «Илаһи Илһам» китап-альбомы  “Җыен” фонды тарафыннан  күренекле җырчының 85 еллыгы уңаеннан әзерләнде.


Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасын колачлаган Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды. Легендар сәхнә остасын еш кына татар моңына маяк куючы, дип атыйлар. 



Яңа китап Илһам Шакировның “Мәңгелеккә китеп барам” (И.Шакиров көе, А.Игебаев сүзләре)җыры белән башланып китә. Китапнең кереш сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикере урын ала. “Бөек җырчы Илһам Шакировның илаһи музыка сәнгатен, бигрәк тә татар моңын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрүе иң югары бәягә лаек”, - ди илбашы.


«Илаһи Илһам» китабының баш мөхәрирре халык шагыйре Разил Вәлиев, төзүчесе халык язучысы Гәрәй Рәхим, мөхәррире Ирек Һадиев. Басманың бизәлеш авторы Фәйзрахман Камалов, басма өчен җаваплы кеше Фоат Рәфыйков. Проект авторлары барысы да Илһам Шакировның якын дуслары. Шуңа да истәлекләр китабы әтрафлы, затлы, үзенчәлекле килеп чыккан. Биредә моңарчы киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән фотолар, истәлекләр дә бар.


 “Җыен” фонды  басма өчен  язма материаллар текстларын туплауда зур ярдәм күрсәткән Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерә. Китапта Илһам Шакировның шәхси архивында, аның туганнарында, “Җыен” фондында, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә сакланган һәм Ф.Камалов төшергән фоторәсемнәр файдаланылган.  Укучылар игътибарына җырчының(1935-2019) тәрҗемәи хәле, җыр сәнгате хакында ул үзе язган хатирәләр дә тәкъдим ителә.

Илһам Шакиров татар җыр сәнгатендә иң күренекле, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, яңадан халкына кайтарып бирде. “Кара урман”, “Син сазыңны уйнадың”, “Әллүки”, “Туган тел”, “Сәрвиназ”, “Туган авыл”, “Кораб”, “Бер алманы бишкә бүләек” җырлары – әнә шундыйлардан. И.Шакиров иҗатында, татар халык көйләре белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын алып тора иде. 


“Илаһи Илһам” истәлекләр китабында җырчының замандашлары, сәхнәдәшләре, якыннарының җылы хатирәлрен укырга мөмкин. Биредә күренекле язучылар, сәнгать белгечләре, дин эшлеклеләре, шагыйрьләр, журналистларның да язмалары урын ала. 


Шакировлар нәсел шәҗәрәсе, нәсел тамгасы һәм туграсы белән дә танышырга мөмкин. 

“Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм”, - дип яза истәлекләрендә И.Шакиров.


Илһам Шакиров җырчы буларак беренче гонорарларын бала чакта эшләгән икән. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри. Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән кешеләрнең күп булуы аркасында, Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. “Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә, моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып, каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде”, – дигән олуг шәхесебез.



2000 елда, ягъни И.Шакировка 65 яшь тулганда, ул Мәскәүдә Бөтенроссия “Алтын Аполлон” премиясе белән бүләкләнә. Татар җырчылары арасында ул - моңа лаек булган бердәнбер артист. Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләренә генә шушы зур премия тапшырылган. Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрде. Илһам ага башкарган әсәрләр татар мәдәниятенең “алтын фонды”на керде.


1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы “Татар халык җырлары” дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.


 “Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам” әлеге канатлы гыйбарәгә Илһам Шакировны халык шагыйре Сибгат Хәким өстәгән. Илһам Шакировның радио һәм телевидение фондында 8 сәгатьлек язылган җырлары саклана, диләр. “Мин үзем дә аның хисабын белмим, ди Илһам Шакиров. Ә язылмаган әсәрләре тагын да күбрәк. Алар җилгә очып киткәннәр. Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте” – ди Моң Патшасы.


“Җырчыларның төрлесе бар, -ди  әйтә иде Илһам ага. - Җырчы нинди булырга тиеш? Аңа нинди таләпләр куела? Миңа бу сорауны еш бирәләр. Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш.  Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын,  җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле...”


“Җыен” фонды әзерләгән “Илаһи Илһам” китабының тиражы 2500 экз. Китапның тышлыгында Илһам Шакировның яшь чагында төшкән фотопортреты. Әле фото күптән түгел генә табылган һәм матбугатта беренче тапкыр басыла.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев