Логотип Идель
Эксклюзив

Илдар Гыйльметдинов: "ТӨЗӘТМӘЛӘР ТЕЛНЕ САКЛАУНЫ ГАРАНТИЯЛИ"

РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга кагыла: гражданнарның социаль хокукларын яклау, дәүләт идарәсен камилләштерү.

    РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга кагыла: гражданнарның социаль хокукларын яклау, дәүләт идарәсен камилләштерү. Бүген тавыш бирүдә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

    "Төзәтмәләр кабул итү күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне саклауны гарантияли", — диде Гыйльметдинов.

    Ул билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак.

    "Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50гә якын Федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу-декларатив нормалар гына түгел», - дип ассызыклады депутат. 

Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Шулай ук тавыш бирү коронавируслы хастаханәләрдә дә бара. Ә яшьләрнең 60 проценты тавыш бирергә инде әзер

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев